Авыл фольклоры. Эчтәлек



бет1/3
Дата27.04.2020
өлшемі340.5 Kb.
  1   2   3
Авыл фольклоры.

Эчтәлек

Кучаш авылының тарихы......................................................................2

Йола фольклоры, сабан туе...................................................................3

Туй йоласы..............................................................................................4

Балалар фольклоры................................................................................5

Мәкальләр..............................................................................................11

Теләкләр.................................................................................................13

Җырлар..................................................................................................15

Сания әбинең шигырьләре, бәетләре, мөнәҗәтләре..........................17

Залия әбинең бәетләре..........................................................................41

Лиза әбинең шигырьләре, мөнәҗәтләре..............................................48

Рәсимә әбинең шигырьләре..................................................................60

Рәзинә әбинең шигырьләре...................................................................67

Зәкия әбинең бәете.................................................................................71


Кучаш авылының тарихы.
Кучаш сүзе “күчеш” сүзеннән килеп чыккан. Авылга 1695 нче елны нигез салынган. Нигез салучылар Уфадан күчеп килгән кешеләр булган.Авыл урнашкан җир куе урман белән әйләндереп алынган. Якында гына Гәрә елгасы бар. Башта монда ике карт килгәннәр, урынны караганнар, суны һәм туфракны тикшерергә алып киткәннәр. Берничә вакыттан соң, үзләренең гаиләләрен,туганнарын алып күчеп килгәннәр. Кырчылык, терлекчелек һәм сату иткәннәр. Күршеләре – русслар, мари, удмуртлар белән дус могамәләдә яшәгәннәр.

Утызынчы елларда авылда коллективлаштыру чоры узган. Татар-Бикшик һәм Кучаш авылында берничә генә кешедән торган “Жиндек” колхозы оештырыла. Колхоз рәисе итеп Арсланов Хәбибжан тәгаенләнә. Элек авылда мәдәниәт йорты да, китапханә дә булмаган, телевизор һәм радио турында сүз дә юк. Иртәннән төнгә кадәр эшләгәннәр, туйганчы ашарга булмаган, белем алырга да мөмкинчелек булмаган, авылда мәктәп булса да. Бик фәкыйр яшәгәннәр, шулай да таза булганнар. Кул эшләре белән шөгелләнгәннәр,йөн эрләгәннәр, кызыклы әкиәтләр, хикәяләр сөйләгәннәр, төрле уеннар уйнаганнар, алмаш-тилмәш һәрбересенең өендә аулак-өй оештырганнар. Җырлап, биеп, кул эшләре эшләп күңелле итеп вакыт үткәргәннәр. Авыл китапханәсендә музей почмагы бар, элеке предметлар, лента, палас суга торган җайланмалар, ашлык ваклый торган савытлар, күмер үтүкләр һ.б.Мәдәният йорты эшли.

Халыкларның тормышы яхшыра, авыл яңара, юлларны карыйлар, мәктәпкә һәм мәдәниәт йортына 2007 елда ремонт үткәрелде. Кызганычка каршы мәктәпне 2011 елда яптылар. 2014 елда авылның бөтен өйләренә табигый газ кертелде, Актуган шишмәсеннән су торбасы сузылды..

Йола фольклоры.

Сабан туй.
Сабан туе халкыбызның иң яраткан, ел саен зарыгып көтеп алына торган иң борынгы милли бәйрәмнәреннән берсе.

Элек-электән килгән гадәт буенча,бу көнге әзерлек алдан ук башлана. Кунаклар каршылау өчен авылларыбыз чистамы, юлларыбыз төзекме – һәммәседә күздән кичерелә. Кызлар тегенә-чигенә, батырларга бүләккә дип, җылы кулдан бүләген хәстәрли.

Сабан туе ямь-яшел болында, ямьле елга тугаенда үткәрелә. Анда йөзләрчә кеше җыйнала. Елга буенда җигүле атлар тора. Сабан туеның иң кызыгы – көрәш. Аннан атлар чабышы...

Сабан туе бәйрәме кешеләр игенчеләр хезмәте белән шөгыльләнә башлагач барлыкка килгән. Безнең бик борыңгы бабаларабыз, эшне, җирне сөюче уңган кешеләр, язны кыр эшләренең башлануын һәм төгәлләнүен бөтен халык бәйрәме итеп билгеләнеп үтә торган булганнар, шатланып, куанып күңел ачканнар.

Безнең чорда да бу бәйрәм олы мәгънә алды, эчтәлеккә баеды. Хәзер инде мәйдан уртасына, беренче булып, кырларда алдынгылыкны бирмәгән хезмәт батырлары чыгып баса. Борынгыдан килгән ярышлар – ат чабышлары, көрәш, колгага менү һ.б. белән бергә биючеләр, җырчылар да ярыша.

Сабан туе сөрән сугудан башлана. Яшьләр, иртәгә Сабан туе дигән көнне матур бизәлгән атларга утырып, гармун тартып, җырлап, өйдән-өйгә кереп, бүләкләр җыеп йөриләр. Бу йола җыр, бию белән аралашып бара.



Туй йоласы

Килен каршылау
Язылышыу белән бәйләнгән барлык тантаналардан соң, егетнең әти-әниләре туй үткәреләсе йортта киленне каршы алалар. Алар ипи-тоз тотып капка янына ук чыгалар: “ Рәхим итегез! Бәрәкәтең белән кил, килен! Төкле аягың белән!” Өйалдына кергәндә киленнең аягы астына мендәр салалар. Килен, туфлиләрен салып, мендәргә баса. Шул вакыт кияү белән киленгә кияүнең әнисе бал-май каптыра: “ Күңелегез майдан йомшак, телегез балдай татлы булсын! – ди. Бал-май капканнан соң килен аякларына киенә һәм мендәрне үзе белән алып керә.

Гадәттә, килен егетнең ата-анасына һәм, шулай ук, кияү кызның ата-анасына “әти, әни” дип дәшә башлайлар. Бер гаилә булып оешкан туганнар арасында бу бик күркәм, тәүфиклы күренеш. Ләкин, кайвакыт, яңа туганнарга беренче тапкыр “Әти, әни” дип әйтү башта бераз читенсендерә.



Балалар фольклоры
Уеннар

Самавар
“Самавар” белән “әби” сайланып куела. Калганнары читкәрәк тезелешеп утыралар. Әби балаларга шикәр исемнәре әйтеп чыга, аларны “самавар” ишетмәскә тиеш. “Әби” “самавар”ның колагын тотоп: “Чәй эчергә килә-килә... шикәр!” – ди.

Шикәр әкрен генә килеп “самавар”ның аркасына төртә дә үз урынына барып утыра. Самавар карай, балаларның барысы да баш бармакларын өскә каратып утыра. Самавар кем төрткәнен әйтергә тиеш. Әгәр белсә, төрткән бала самавар була. Белмәсә,”шикәр”гә икенче исем кушылып, уен давам итә өч мәртәбә әйтә алмаган “самавар”га яза бирелә.




Буяу сатыш

Бу уен урамда,ишек алларында,болоннарда уйнала.

Балалар арасында “буяу сатучы” белән “буяу алучы” билдәләнеп куела. Калганнары –“буяулар” булып тезелешеп торалар, аларга “сатучы” һәр бересенә буяу төсләре әйтеп чыга.

Бер аззан “буяу алучы” килә , “сатучы” белән булай сөйләшәләр:



  • Дөбөр-дөбөр...

  • Кем бар?

  • Миңа буяу кирәк иде.

  • Нинди?

  • Ак.

Үзенең төсе әйтелгән “буяу” югереп китә. “Буяу алучы” аны куып китә. Әгәр тотса, ул “черек бәрәңге” була һәм уеннан чыгарыла. Шулай барлык буяулар да алынып беткәч, “буяу сатучы” “алучы”га килә:



  • Син минем буяуларымны бир!

  • Мә, бирәм буяуларыңны,тик шарт белән: син аларның төймә төсен белергә тиешсең...

Шул вакыт барлык “черек бәрәңге – буяулар” төймәләрен яшерәләр. Буяу сатучы, “буяу”ларны төймә төсләрен искә төшереп аларны биреп җибәрә.
Күз бәйләш
Уенга катнашыучылардан бер кешенең күзен бәйлиләр. Моңа берсе дә риза булмаса, сөлге алып тотышалар. Кемнең кулы өскә чыкса, шул кешенең күзе бәйләнә. Күзе бәйләнгән кешенең каршына берәүне чыгарып бастыралар да җырлый башлыйлар:
Чибәр егет, ныклап уйла

Алдыңда кем торганын;

Ялгышмыйча әйтеп кара

Исеме кем булганын.


Җырдан соң, егет үзе уйлаган кызның исемен әйтә. Әгәр дөрес әйтсә, шул исеме әйтелгән кызның күзен бәйлиләр. Дөрес әйтмәсә, яңа җыр башлап, белгәнче кешеләрне алмаштыра баралар.
Өч тәрәзә
Уен башлануга, бер егетне яки кызны өйдән чыгарып торалар. Өйдәгеләр тарафыннан өч тәрәзәгә өч исем кушыла. Тышта кыз булса, тәрәзәләргә шул кызга күзен төшереп йөрүче егетләр исемен, яки киресенчә, тышта егет булса, тәрәзәгә кызлар исеме кушалар. Өйалдына чыккан егет яки кыз керә дә өч тәрәзәнең берсе янына туктап җыр җырлый:

Мәсәлән, егет җыры:


Алмагачлар арасында

Сандугач юллары бар;

Дускаемның йөзләрендә

Ай-кояш нурлары бар.


Ахырдан әлеге тәрәзәгә кушылган исемне әйтәләр. Егет ( яки кыз ) ул исем янына барып утыра. Шуннан соң өйалдына яңа кеше чыгарыла:

Кызлар җырыннан бер мисал:

Станцада исем китте

Казан чияләренә;

Кирәкми кеше ярлары,

Булсын ияләренә.


Челтәр элдем читәнгә
Егетләр, кызлар, аерым-аерым кара-каршы сафка тезелеп, башта бер җыр җырлыйлар. Такмак җырлаганда егетләр, кызларга каршы барып, үзләренә охшаган бер кызны алып кайта, икенче җырдан соң кызлар егетләрдән берәүне саклый. Шулай итеп ике саф та аралаша.
Башлап җырлаучы:

Ак алъяпкыч челтәрле,

Илдә матур бетәрме?
Егетләр:

Илдә матур бетәрме

Бергә:

Җан сәйгәнгә җитәрме?


Кушымта:
Кызлар:

Челтәр элдем читәнгә,

Җилфер-җилфер итәргә.
Егетләр:

Без килмәдек буш китәргә,

Килдек алып китәргә.
Кызлар:

Алын алырсың микән?

Гөлен алырсың микән?

Урталарга чыгып, сайлап,

Кемне алырсыз икән?
Егетләр:

Алларын да алырбыз,

Гөлләрен дә алырбыз.

Күңелебезгә кем ошаса,

Шуны сайлап алырбыз.
Башлап җырлаучы:

Урамнан узып бара,

Кашыннан күзе кара.

Егетләр:


Керфегеннән гөлләр тама,

Бергә:


Күрсәм, йөрәгем яна.

Башлап җырлаучы:

Аклы ситса күлмәк кияр,

Итәге җиргә тияр.

Егетләр:

Үзе сөйләр, үзе көләр,

Бергә:

Ул ярлар кемгә тияр?


Кушымта:
Безгә кирәк бер иптәш
Яшьләр кара-каршы ике рәткә тезеләләр. Җырлый-җырлый бер-беренә якынаялар:
Беренчн рәт:

Безгә кирәк Нәфисә,

Безгә кирәк Нәфисә.
Икенче рәт:

Биесәгез бирәбез,

Биесәгез бирәбез.
Шуннан соң беренче рәттәгеләр күмәк биергә тиешләр. Бию беткәч исеме аталган кыз ( егет ) икенче рәткә күчә.
Икенче рәт:

Безгә кирәк Фәрит,

Безгә кирәк Фәрит.
Беренче рәт:

Җырласагыз бирәбез,

Җырласагыз бирәбез.
Икенче рәттәгеләр берәр җыр башкаралар. Исеме аталган кеше алар ягына күчә.

Мәкальләр


  1. Ай гел болыт артында гына тормый.

  2. Ай нурны кояштан ала.

  3. Ай якты да, җылытмай.

  4. Айны итәк белән каплап булмай.

  5. Бер күктә ике ай булмай.

  6. Кояш барда йолдыз күренми.

  7. Кояшның кадере баегач сизелә.

  8. Күккә карап, җирне уйла.

  9. Чыкмаган кояшка кызынма.

  10. Җирнең чиге бар, күкнең чиге юк.

  11. Ай кебек калкыды, кояш кебек балкыды.

  12. Күктән көткән, җирдән тапкан.

  13. Агымга каршы йөзеп булмый.

  14. Батсаң таза суга бат.

  15. Идел суыда барып алмыйча килми.

  16. Кайда диңгез – шунда яңгыр.

  17. Кечкенә чишмәләрдән зур елгалар була.

  18. Су утны үтерер.

  19. Сусыз бакча – анасыз бала.

  20. Томырык күлдә корт уйнар.

  21. Уй бар җирдә су бар.

  22. Түгәрәк күлдә балык күп.

  23. Буасы булса, балыгы булыр.

  24. Идел бер, чишмәсе мең.

  25. Һава белән туенып торыу.

  26. Җиденче кат күктә хис итү.

  27. Яшь ай кимүдән курыкмас.

  28. Күктән ни яуса да, җир кабул итәр.

  29. Кешегә таш атсаң, үз маңгаена тияр.

  30. Күренгән тау ерак булмас.


Теләкләр

Талдай зифа буйлары,

Бигрәк матур уйлары.

Шаулап торсын, гөрләп торсын,

Җырлап торсын туйлары.
Иңнәренә тормыш авырлыгын

Күтәрмәсен ялгыз аналар.

Ата-ана тигезлеге белән

Пар канатлы үссен балалар.


Чип-чип, чибарук,

Йомыркасы югарук

Ак тавык, күк тавык,

Ходай бирсен күп тавык.

Кодый-кодый ак тавык,

Мая сала карт тавык.

Әби-бабай өйдәме,

Бер йомырка бирәме?


Ачуланма безләргә,

Әйтик чынын сезләргә;

Без килдек кыз күзләргә,

Котлы булсын яз!

Чылтырдап чишмә ага,

Астында комы кала;

Чаршаудан кызлар бага,

Котлы булсын яз!

Сүзем шулдыр сезләргә,

Карап торган кызларга,

Күз тигермә безләргә,

Котлы булсын яз!

Нинди икән атасы,

Чибәр микән анасы?

Бигрәк гүзәл баласы,

Котлы булсын яз!

Бик матур кыз баласы,

Ничек итеп аласы;

Алсаң безгә ярасы,

Котлы булсын яз!

Сабый кызның ястыгы юк,

Шәкертләрнең азыгы юк;

Бер үпкәннең языгы юк,

Котлы булсын яз!



Җырлар.

Мәхәбәтле яр булсын.

Күлмәк кисәң аклыны ки,

Җиң очлары тар булсын;

Күп бәхетле, мәхәбәтле,

Мәңгелек бер яр булсын.
Карлугач кара була ла,

Муены ала була;

Кара кашлы, кара күзле

Бәхетле бала була.


Иртә белән чыгыйк тышка

Ак ишекләрне ачып;

Бәхет телик, гомер телик,

Мәхәббәтне дә кушып.


Кияү егетләре әйдә

Мылтыкларын аттырсын;

Ходай сезнең мәхәббәтне

Көннән-көнгә арттырсын.


Әй, алмалар, алмалар
Урталарга чыгып бастың,

Әйләнмиме башларың?

Карлыгачка мисал икән

Синең кара кашларың.


Кушымта:
Әй, алмалар, алмалар,

Тәлинкәләр эчендә;

Сезгә охшаган гөлләр үсә

Гөлбакчалар эчендә.


Агыйделнең талларына

Таяна торган идем;

Нурлы йөзләренә карап

Юана торган идем.


Кушымта:
Әй, алмалар, алмалар,

Тәлинкәләр эчендә;

Синең белән бергә булган

Һәр минуты исемдә.


Ай яктысы бигрәк якты

Утырып мәрҗән тезәргә;

Үзең киткәч, исемең калды

Үзәгемне өзергә.


Кушымта:
Әй, алмалар, алмалар,

Тәлинкәләр эчендә.

Януларым, көюләрем

Бары синең өчен лә.



Фаррахова Сания Фаррах кызы

Туган елы: 20.11.1931

Туган урыны: Калтасы районы Кучаш авылы

Милләте: татар

Материалны тутыру датасы:15.08.2017.


Азамат бәете.

Сезгә җырлар язам диеп,

Бармакларым талдырам.

Искә алып бер укырсыз,

Җырлар язып калдырам.

Җырлар язам күп итеп.

Мин җырлар язам күп итеп,

Укып еларлык итеп.

Иртән торып тышка чыксам,

Күл буйлары күк томан.

Айлар торсам, еллар торсам

Сагынырсыз мин булмам.

Кулымдагы балдагымның

Исемнәре Һәери.

Уйлап карыйм, юк шат көнем

Кайгылардан гәери.

Ак Иделдә аккош йөзә

Күрегез аклыкларын.

Үзем җырлыйм, үзем елыйм

Шул минем шатлыкларым.

Сандугачлар кунып сайрый

Бакчамдагы каенга.

Күптән түгел алмашынды

Шат көннәрем кайгыга.

Нәнәкәем, дигән булып

Карадың күзләремә.

Азаматым, сагынам сине

Яшьләр түгәм, кан сауды күзләремә.

Әкрен искән җил селкетә

Ак Идел камышларын.

Тышларга чыгып тыңлыймын

Ишетелми тавышларың.

Гәрә буйларына барсам

Җырлыйм дулкын көенә.

Бетте шатлыклы көннәрем

Калдым кайгы көненә.

Җирән атым йөк тарталмый

Кая чапты аткаем.

Әйтеп аңлатырлык түгел

Мөмкин түгел күрергә

Азаматкаем.

Бөдрә иде синең чәчләрең,

Зәңгәр иде синең күзләрең.

Мәңге исләремнән чыкмас

Синең әйткән сүзләрең.

Аклы ситса күлмәгемнең

Җиң очларын каетам.

Кызарып чыккан кояшны

Сине уйлап баетам.

Зәңгәр күзләр чыдам була

Кайгылар күргәндә дә.

Зәңгәр күзем, бөдрә чәчем

Онытмам үлгәндә дә.

Бирскинең үрен менгәч

Пристыне күренә.

Ач кәбереңне, мин дә керим

Синең салкын гүреңә.

Нигә мин кайгырдым микән

Кайгыларым юк чакта.

Төштем кайгы күлләренә

Карый да алмыйм як-якка.

Татарстан пароходы

Ак Иделләрне буйлый.

Армый талмый, төн йөкламый

Күңлем Азаматымны уйлый.

Ак Иделдән сулар эчтем

Яшел упсаулар белән.

Төшләремә дә кермисең

Көндез уйлаулар белән.

Җырлап барам – елап кайтам

Җырлап алам суларны.

Нинди сулар басар микән

Бу ямансылауларны.

Азаматым, беләсеңме

Минем хәлләрем авыр.

Көннәрем нурсыз, кояшсыз

Төннәремдә җил-давыл.

Сандугачлар сайрар өзеп

Кәкүк кычкырыр тезеп.

Кәкүкләр кычкырыр тезеп

Ничек торыйм мин түзеп.

Азаматым, беләсеңме

Үләм инде саташып.

Озакламый кошлар сайрар

Кәбер ташыма басып.

Тәрәз ачып җимнәр сиптем

Бакчадагы тәвискә.

Икәү бергә булсак и, Азаматым,

Я яннәтем Фирдәүйскә.

Түгәрәктәй куак уртасы күп

Тирә ягы томан, асты таш.

Бик бәхетсез булды минем баш.

Күкрәгемдә кайгы, күзем яшь.

Өй кыегына җыелып

Күгәрченнәр гөрләшә.

Кайгысыз Азамат диеп

Алар белән сөйләшәм.

Күгәрченнәр җыелганнар

Ашатыйм әле бодай.

Азаматым, мәңгелеккә

Аерды безне Ходай.

Язлар җиткәч килер инде

Кыр казлары тезелешеп.

Азаматым сагнам сине

Эчкәйләрем өзелеп.

Сандугачым сайрамыйсың

Талды мәллә телләрең.

Азаматым син белмисең

Җылап үтә көннәрем.

Дуслар бәйли ак алъяпкыч

Мин бәйлимен зәңгәр шәл.

Яшәсәм, Азаматым юк.

Суларга аксам, гәүдәм җәл.

Азаматым син булмагач

Дөнъя ямсез – көн кара.

Сагнып сине эзлимен

Күзләремнән яшь ага.

Бакчаларга керәм мин

Адашамын чыгалмыйм.

Азаматым минуткада

Исләремнән чыгармыйм.

Дуслар бәйлиләр ак яулык

Мин бәйлимен караны.

Азаматкаем, сагынам

Күрү мөмкин түгел

Кара туфрак каплый араны.

Алтын балдак бармакка буш

Бармакка буш, кашы куш.

Ташлап киттең Азаматым

Калды куеннарым буш.

Күгәрченнәр җыелышып

Утырганнар чыбыкка.

Эзлим сине Азаматым

Табалмыймын сәхрәләргә чыгып та.


Авылым
Мин туганмын шушы авылда,

Ноябрнең салкын таңында.

Әгәр мөмкин булса һич икеләнмичә,

Кайтыр идем сабый чагыма.

Биек булмаса да таулары ,

Ярларында үсә таллары.

Безнең авыл кебек матур авыл,

Кайдагына икән бар тагы.

Авылымны урталайга бүлеп,

Ага бер елга.

Авылыңны ташлап китеп дускай,

Бәхетсез булма.

Карап тордым язның бер таңында,

Шул елганың бозы киткәнен.

Белсәгезче, дуслар, шул чагында,

Йөрәгемнең ничек типкәнен.

Мин калдым яр буенда,

Кайда барсам,

Кайда йөресәмдә,

Авылым булыр минем уемда.

Язгы ташкын сулар ага,

Артылып ярларыннан.

Якты өмет, теләк белән,

Кайтам авылым сиңа яңадан.

Авылым кырларында ,

Урак урдым учмалап арышларны.

Авырлыкка баш имәдек,

Уйнап-көлеп тараттык сагышларны.

Авылымнан җырак түгел ,

Карагай дигән тау бар.

Күтәрелеп бераз барсаң ,

Салкын чишмәседә бар.

Чишмәсеннән сулар эчеп,

Җиләк җыйдым тауында.

Бала чагым гөрләп үтте,

Авылым куенында, су коенып Гәрәмдә.

Печән чаптым болынында,

Чыңлатып чалгыларны.

Уйнап, көлеп, җырлап, биеп,

Тараттык кайгыларны.

Гәрә буе әрәмәлек, пешә бөрлегәннәре,

Шушылай авылда үскәннәр.

Егетләрнең һәм кызларның

Уңган бер дигәннәре.

Кечерткәнен, балдырганын,

Ашап үстек буш ашын.

Башкаларга ничектер,

Ул минем өчен бигрәк ямле Кучашым.



Бу мөбәрәк җөмга көн

И, мөселман, кыл гибәдәт

Бу мәбәрәк җомга көн.

Телә хактин максатыңны

Бу мөбәрәк җомга көн.

И, мөселман, кыл гибәдәт

Бу мөбәрәк җомга көн.

Зекер илә кәлбең саф кыл

Бу мөбәрәк җомга көн.

Әйт салават ул Мөхәммәт

Мостафаның рухына.

Ничә мең кыйбла савабын

Бу мөбәрәк җомга көн.

Бу мөбәрәк җомга көн

Әйтсәң әгәр салават.

Рәселулла синең өчен

Хактин сорар шәрәфәт.

Хак тәгәләгә саваплы эше

Кыла икән бер бәндә

Бер савабы мең язылыр

Бу мөбәрәк җомга көн.

Садака әйләсәң әгәр

Һәр нәрсәдин бер мигдар.

Ничә мең савап язылыр

Бу мөбәрәк җомга көн.

Аруахлар хакдин теләрләр

Дөнъяга инмәк өчен.

Әһелләре күрмәк өчен

Бу мөбәрәк җомга көн.

Бу мөбәрәк җомга көнне

Арухларыбыз килерләр.

Хәер ихсан теләү белән

Зарланышып торырлар.

Садака бирмәсәң әгәр

Һәр нәрсәдин бер мигдар.

Рухлар китәр мәхрүм булып

Бу мөбәрәк җомга көн.

Аруахларыбыз җомгаларны

Бәйрәм итеп белерләр.

Гаиләләре ишегенә

Ул кичәдә килерләр.

Аруахларыбыз килерләр

Садака, дога теләп.

Без аларны шат итәек

Бу мөбәрәк җомга көн.

Иманы бар ихсан диләр

Шат булыр һәр бабалары.

Кабул булыр догалары

Бу мөбәрәк җомга көн.

Зөлфирә бәете
Бисмиллахи вә билләхи

Җитте корбан гаете.

Мин әйтәем, сез тыңлагыз

Зөлфирәнең бәете.

Тугызынчы майда кайтты

Мостафаның юлыннан.

Үләсем булгандыр инде

Шул кәбәхәт кулыннан.

Карап тордым

Менә алмадым үрләргә.

38 яшемдә кердем

Кара гүрләргә.

Яшел булып үскәннәрдер

Утырткан суганнарым.

Газиз яным чыккан чакта

Булмады туганнарым.

Әнкәй җаным, бик елама

Зинһар өчен сабыр ит.

Кырга чыккач чыклар кипте

Каберемне карап кит.

Миннән калган киемнәрне

Бик чуалтып кимәгез.

Кайтыр җиргә китмәдем мин

Кайтыр диеп көтмәгез.

Әнкәй калган балаларга

Озын гомерләр телә.

Минем сылу гәүдәләрем

Вакытсыз гүргә керә.

Әнкәй мине сагынганда

Төрле көйләр көйләрсең.

Тик сагынган вакытында

Серең кемгә сөйләрсең.

Иртә белән җырламадым,

Чәчемне тарамадым.

Минем салкын йөземне

Әткәем күрә алмадың.

Минем үле гәүдәмне

Табутларга салдылар.

Әнкәем һәм балаларым

Бигерәк ятим калдылар.

Кызарып кояш чыкканда

Теләмәгәнмен бәхет.

Хәзер минем яткан җирем

Тар кәбер, салкын ләхет.

Башыма китереп суккач

Киткән минем ушларым.

Калды минем балаларым

Туганнарым, дусларым.

Соңгы тапкыр үле гәүдәм кайтты

Мостафа юлларыннан.

Агыргаланып кычкырдым

Каерды кулларымнан.

Тугызынчы майда кайттым

Исән чакта яннарым.

Әткәемне,әнкәемне

Кабат күрә алмадым.

Күлдә аккошлар йөзәләр

Кыр казы дип атмагыз.

Миннән калган балаларны

Җәтим диеп какмагыз.

Һаваларда очкан аккошларның

Канат очкайлары каюлы.

Кагарлар да инде, сугарлар да

Кем баласы кемгә аяулы.

Сандугачлар сайрар инде

Кәберем өсләрендә.

Әнкәй, мине бик сагынсаң

Керермен төшләреңә.

Әнкәй ашың пешәр булса

Яргалама бүкәнне.

Дөньяларга мин тумасам

Күрмәс идең бу хәлне.

Әнкәем, ял көннәрдә

Балаларың җыелыр.

Алар булып мин булмагач

Кайнар яшең коелыр.

Парлап теккән күлмәкләрне

Әнкәем син кимәдең.

Ходай сабырлыклар бирсең

Дүрт балаңны җирләдең.


Үләр көнне төшләремдә

Күк атларга атландым.

Ул китереп чәнечкәч

Мин йөз-түбән атландым.

Кулында нәрсә булгандыр

Күренмәде күземә.

Мине үлде дип курыкып

Чәнечкән ул үзенә.

Алсу матур күлмәгемне

Бер тапкыр да кимәдем.

Сабан-туйларында йөрдем

Үләремне белмәдем.

Көзгеләрдән карыймында

Карайтам кашларымны.

Җаның җәһәннәмгә китсен

Ашадың башларымны.

Кычкырма кәккүк каршымда

Кычкыр агач башында.

Син кычкырмасаң да моң күп

Әнкәемнең башында.

Минем кырыгыма кайткач

Кәберемә килми китмәгез.

Таңсылуым яшли җәтим калды

Туганнарым җәтим итмәгез.

Чишмәдән су алган чакта

Төште алтын балдагым.

Таңсылуым җәтим калды

Алла белсен алдагын.

Үткән җәйдә печән җыйдым

Кучаш болыннарында.

Хәзер миңа йөрүләр юк

Мостафа юлларында.

Мөнәҗәт
Кыямәт көн хозурына

Минем сөйгән колым дигел

Иманлы бәндәләр булып

Хозурына килгел дигел.

Илаһым сораем синнән

Дидарымны күрмәкемне

Синең дидарыңны күреп

Җәннәтеңә кермәкемне.

Илаһым сораем синдин

Күргәзмәче тамугыңны

Җәннәт эченә керергә

Ачык кылгыл капугыңны.

Илаһым сораем синнән

Зарилыклар кылам сәңә

Рәхмәтеңнән өмет итәм

Рәхим әйләгел сән бәнә.

Илаһым сораем синнән

Кабул иткел сораумны

Җан бугазга килгән чакта

Сусатмагыл гәзиз җанны.

Каберемне бик тар кылма

Яуызларга ярлар кылма

Рәсүлемнән аермагыл

Тәннәремне тамугларда яндырмагыл.

Раббым Аллаһ диде Муса

Миңа җәннәт булырмы соң

Сиңа җәннәт булыр Муса

Кылган гәмәлләрең булса.

Раббым Аллаһ диде Муса

Миңа җәннәт булырмы соң

Сиңа җәннәт булыр Муса

Хәләл җифетең риза булса.

Раббым Аллаһ диде Муса

Миңа җәннәт булырмы соң

Сиңа җәннәт булыр Муса

Атаң-анаң риза булса.

Раббым Аллаһ диде Муса

Миңа җәннәт диде Муса

Сиңа җәннәт булыр Муса

Гоалаларың риза булса.

Раббым Аллаһ диде Муса

Миңа җәннәт булырмы соң

Сиңа җәннәт булыр Муса

Туганнарың риза булса.

Раббым Аллаһ диде Муса

Миңа җәннәт булырмы соң

Сиңа җәннәт булыр Муса

Бер Ходаем риза булса.

Раббым Аллаһ диде Муса

Миңа җәннәт диде Муса

Сиңа җәннәт булыр Муса

Күршеләрең риза булса.


Раббым Аллаһ диде Муса

Миңа җәннәт булырмы соң

Сиңа җәннәт булыр Муса

Җәннәт ташың риза булса.

Раббым Аллаһ диде Муса

Миңа җәннәт булырмы соң

Сиңа җәннәт булыр Муса

Кәбер ташың риза булса.

Үлем ширбәтең эчәбез без бер көн

Якты дөнъядан китәбез бер көн

Үлемнәр килер телләр тыелыр

Йөзләр саргаер күчәбез бер көн.

И дусларым орышмыйк бер дә

Ялгыз башыбыз керә бит гүргә

Гүргә кергәчтән күрмәс күзләрем

Сүзем сөйләргә булмас дусларым.

Күнелем боек үлемнәр көтәм

Караңгы гүргә ялгызым китәм

Үлемне уйласам китә исләрем

Тәһлил әйтегез азак кичләрем.

Үтенәм сездән ярдәмегезне

Гафу ит Ходай гонахыбызны

Караңгы гүргә китә бер башым

Тулы иманым булсын юлдашым.

Үлемне уйласам китә уйларым

Гүрләргә кергәч булмас дусларым

Бу дөнъяларда йөрик сөйләшеп

Гүрләргә кергәч булмас гөрләшеп.

Ялгыз бер башым

Керә бит гүргә

Кире кайталмам

Китәм мәңгегә.

Ялгыз бер башым

Керә бит гүргә

Күңелем курка

Җавап бирергә.

Ни хәл итәрмен

Гүрләргә кергәч

Күңелем курка

Соаллар килгәч.

Гүрнең балчыгын

Ачалмам инде

Дусларым сау булыгыз

Кайталмам инде.
Туфраклар авыр

Күтәреп булмас

Ялгыз төннәрне

Үткәреп булмас.

Озын көннәрдә

Караңгы төннәрдә

Гүрләрдә ятыр

Ялгыз бер башым.

Якты дөнъяда

Укыйк иманны

Үлгәч сорарлар

Ниләр кылганны.

Рәсүл Мөхәммәт

Сыгынам үзеңә

Баргач карарбыз

Синең йөзенә.

Якты дөнъяда бергә тораек

Рәсүлебезгә дога кылаек

Рәсүл сөенер догалар кылсак

Рәхмәтен кылыр изгедән булсак.

Әҗәл вакытлары җитәр

Шул вакытта

Шайтан малгун

Баш очына килеп җитәр.

И Ходаем сакласана

Шул шайтаннан

Шәрәфетдин зекер тәсбих тәһлилләрне

Алмасана күңелемдин.

Ахирәттә баскычлар бар

Баскычларда сакчылар бар

Баскычлардан котылырга

Шәрәф булган тәсбихләр бар.

Аллаһның чиксез рәхмәте

Ни кылсада үз көдрәте

Өметем зур рәхмәтеңнән

Мәхрүм итмә җәннәтеңнән.

Аятел-көрси зур аят

Аны һәр кем зурласын

Аны зурлаган әдәмнәр

Оҗмахларга туры барсын.

Аятел-көрси укыган

Оҗмахларга керми калмас

Җәннәттә урынын күрми

Газраил җанын алмас.


Аятел-көрси укыгыз

Дөнъя ахирәт юлдаш булсын

Аятел-көрси белмәгән

Бәндәләр бик яман булыр.

Укыйк Аятел-көрсине

Хифзуһумә дигән сүзне

Шәрәфәтле иманымнан

Мәхрүм итмәсәнә безне.

Укыйк Аятел-көрсине

Хифзуһумә дигән сүзне

Мизаннарда үлчәгәндә

Мәхрүм итмәсәнә безне.

Аятел-көрсине укыйк

Кич урыннарга ятканда

Безгә шунда ярдәм кылыр

Безне тамугка атканда.

Аятел-көрси белсәгез

Һич укымыйча ятмагыз

Аятел-көрси укысак

Тамугларга ятмабыз.

Ходай безгә ярдәм кылып

Аятел-көрси яраткан

Бөтен мөэмин мосолманга

Аятөл көрси тараткан.




Достарыңызбен бөлісу:
  1   2   3


©netref.ru 2019
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет