Қазақстан Республикасы Білім және ғылым министрлігі



жүктеу 7.3 Mb.
бет25/37
Дата03.04.2016
өлшемі7.3 Mb.
1   ...   21   22   23   24   25   26   27   28   ...   37
: repository -> repository2014
repository2014 -> Сақ Қайрат Өмірбайұлы
repository2014 -> Мірдің ОҒындай публицист алғашқы нөмірінен бастап соңғы санына шейін
repository2014 -> Н. У. Шаяхметов, тарих ғылымдарының докторы
repository2014 -> Мырзантай жақып баспасөз тарихын зерттеудiң Ғылыми-методологиялық негiздерi
repository2014 -> «ҚАзақ» газетіндегі қОҒамдық Әлеуметтік кейбір мәселелер «Айқап» пен «Қазақ» неге айтысқан?
repository2014 -> Бас редактор Қаржаубаев Е.Қ
repository2014 -> Н. О. Байғабылов Әлемдегі қазақ қауымдастығының даму көкжиектері
repository2014 -> Қазақ тіліндегі қос қызметті тұлғалардың тілдік табиғаты

Культурологик аспектта символларның активлашуы өчен ХХ йөз башы әдәбияты уңай җирлек хасил итә. Рус символизмын әдәби һәм культурологик яссылыкларда өйрәнгән Л.А.Колобаева һәм И.Искрижицкая аның бер үзенчәлеге төсендә «эстетик бөтенлекне һәм образлар ярдәмендә бербөтен дөньяны аңлау, сурәтләү омтылышын» [7, 290] билгели. Яшәешнең бөтенлеге хакындагы идея В.Соловьевның «бербөтенлек» концепциясенә тоташа. Әлеге бөтенлекне чагылдыруга символистлар төрле юллар аша ирешә, шулар арасында иң киң таралганы булып синтез идеясе тора. Нәкъ менә әлеге үзенчәлекне Л.Колобаева башка милли әдәбиятларда бөтен тулылы­гында чагылыш тапкан сыйфат буларак аерып чыгара. Теоретик планда сәнгатьтәге акыл һәм интуициянең, лирикадагы «дионисий» һәм «аполлон» башлангычларының бер­леге, кешелек үсешендә мәдәни­ятләр берлеге кебек аңланган синтез идеясе, милли нигезгә утыртылган хәлдә, татар җирлегендәге символларда да күзәтелә. Күпкатламлы, киң эчтәлекле символлар шушы чор татар мәдәниятендәге эзләнүләргә аваздаш яңгырый.


Әдәби-эстетик яссылыкта да җирлек ныклы була. Бер яктан, татар әдипләре өчен символлардан файдалану тәҗрибәсе якын, үз тоела. Урта гасырлардан алып татар поэзиясе Шәрык әдәбияты йогынтысында үсә-үзгәрә, байый. Бер яктан, шәрык романтизмы йогынтысында язылган урта гасыр әдәби истәлекләрендә үк (Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф», С.Сараиның «Сөһәйл вә Гөлдерсен», Котбның «Хөсрәү вә Ширин» һ.б.) көнчыгыш сүз сәнгатендәге «кешенең йөз гүзәллеген, эчке матурлыгын ачарга, илаһи гыйшык концепциясен җиткерергә ярдәм итә торган» [8, 166-167] символларга яратып мөрәҗәгать ителә. Икенчедән, татар шигъриятендә суфичылык традицияләре көчле саклана, ХХ йөз башы татар әдипләре иҗатында суфичыл символика гаҗәп актив. Илаһи гыйшык фәлсәфәсен өйрәнгән галимнәр фикеренчә, суфичылык шигърияте көнчыгыш кына түгел, хәтта көнбатыш сүз сәнгатьләрендә дә Яңарыш чорының дөньяви әдәбияты формалашуга көчле йогынты ясый [10, 5]. Әлеге фикерне ХХ йөз башы милли сүз сәнгатенә карата да кабатларга мөмкин булыр иде. Мәсәлән, Дәрдемәнд иҗатын символизм яссылыгыннан өйрәнгән А.М.Саяпова шагыйрь иҗатында нәкъ менә суфичыл символларның «фикерләүдәге башлангыч ноктага» әверелүе турындагы нәтиҗәгә килә [9, 74-75].

Икенче яктан, татар әдәбиятында барган яңа эзләнүләр символларның яңа дәрәҗәдә, статуста кулланыла башлавына китерә. Символизмның әдәби барышка үтеп керүе, агым булып формалашуы милли әдәбиятта дөньявилыкка борылу белән янәшә бара. Дөнья мәдәниятендә символизмның барлыкка килүе ХХ гасыр чигендә күзәтелгән «аң торгынлыгы» (дөньяны гакълый танып белүгә ышаныч югалу) һәм мәдәни торгынлык (күнегелгән чикләрдә мәдәниятнең үсеше акрынаю) белән бәйләп карала. Шушы чорда традицион дини кыйммәтләргә ышаныч какшау, рационалистик аң, фән ярдәмендә хакыйкатькә төшенүнең шик астына алынуы әлеге торгынлыкны китереп чыгара [7, 4]. Шушы шартларда символлар яңа кыйммәтләр җыелмасы, «мәдәни яңарыш» чарасы буларак мәйданга чыга. А.Шопенгауэр, Вл.Соловьев, Н.Бердяев, Л.Шестов фәлсәфи тәгълиматларына нигезләнеп, символистлар, яшәп килгән тотрыклы кыйммәтләр белән канәгатьләнмичә, җәмгыятьне үзгә нигездә үзгәртергә омтылалар, моңа исә яңа, идеаль Яшәеш моделе төзеп карау аша ирешергә телиләр. Ул идеаль дөньяны символизмның үзәк төшенчәсе – мәгънәне мәгънә аша җиткерүче символлар ярдәмендә тергезәләр. Шул дөнья сурәтенең ахыр максаты итеп «азат, хөр шәхес» концепциясен булдыру омтылышы куела [3, 244]. Әлеге фәлсәфи концепцияләр милләт азатлыгына омтылган, шул нигездә яңа яшәеш моделен, җәмгыятен төзергә теләгән татар зыялылары өчен мөһим тоела һәм милли эчтәлеккә утыртылып сүз сәнгатенә «күчә». Бу чорда символлар, фәлсәфи күзаллауны булдыруда гына түгел, милләт тормышына бәя бирүдә, мөнәсәбәт белдерүдә дә ярдәмгә килә.


1892 нче елны укыган «Хәзерге рус әдәбиятындагы яңа агымнар һәм төшенкелекнең сәбәпләре» дигән лекциясендә үк Мережковский рус әдәбиятын яңарту юлын әдәби тәэсирлелекне арттыруда, символларны төп шигъри алым итеп карауда күрә. Охшаш күренеш татар әдәби җирлегендә дә күзәтелә. Д.Заһидуллина фикеренчә, символизмның активлашуына «әдәби җәмәгатьчелекнең Көнбатыш Европа әдәбиятында киң таралган психологизм белән мавыгып китүе» зур йогынты ясый [3, 246]. «Психологизмның бер чагылышы булган символлар» әдәбияттагы тәэсир көчен арттыру юлында әдипләр алып барган эзләнүләргә җавап бирә. Шул рәвешле татар җирлегендә символлар ХХ йөз башында көнчыгыш һәм көнбатыш традицияләрен тоташтыручы үзәк буларак мәйданга чыга.


1920-30 нчы елларда символлар кулланылышының дәвам итүе татар әдәбиятында традицияләрнең көчле булуыннан килеп чыга. Бу күренеш социологик ноктадан да аңлатыла ала. Л.А.Колобаева фикеренчә, символ иң беренче чиратта җәмгыять, дөнья һәм милләтнең торышына, киләчәгенә прогноз буларак чыгыш ясый, мондый төр символлар аеруча әдәбиятның, иҗтимагый-фәлсәфи, сәяси фикернең борылышы чорында, рухи һәм сәяси баскынчылык вакытында көчәяләр [6, 216], чөнки бу вакытта яшерен тел, табу – тыю принциплары эшли башлый. Әлеге фикерләр 1920-30 нчы еллар татар шигърияте мисалында аеруча дәлилле яңгырый, чор поэзиясендә символларның функциясен, кулланылыш мөмкинлекләрен ачып бирә.

Гасыр башы татар әдәбиятында мәйдан яулаган символизм 1920-30 нчы елларда Һ.Такташның романтик шигъриятендә дәвам итә, шагыйрьнең «Таң кызы» (1921), «Урман кызы» (1922), «Зәңгәр күзләр» (1923), «Кояш күктә шулай мәңге йөзәр» (1923) кебек әсәрләре шул хакта хәбәр итеп мәйданга чыга. «Символизм көчәергә, тирәнәергә уйлый. «Җир уллары» мәҗмугасендә моның беренче тәҗрибәсе бирелде. Гәзитләрдә, журналларда бу дәвам итә, бу агымның көчле, үткен талантлы шагыйре Такташев безнең шигъри дөньябызда аерым ялгыз бер урында торадыр» [5, 412], – дип яза Г.Ибраһимов 1924 нче елда. Символистик һәм романтик әсәрләрдә мифларга мөрәҗәгать итү, мифологик символлар актив кулланыла (Һ.Такташ «Күктән сөрелгәннәр», 1918, «Җир уллары трагедиясе», 1923; М.Җәлил «Кабил һәм Һабил», 1923, «Яңа тарихы әнбия», 1923; М.Гафури «Күк җырлары», 1923 һ.б.). Нәкъ менә шушы юнәлештә эчтәлек ягыннан тирән, төрлечә укылу вариантына ия, символлар бирелеше ягыннан катлаулы әсәрләр языла, күпмедер күләмдә алар гасыр башы фәлсәфи әдәбияты традицияләренә таяналар. Дөрес, ХХ йөзнең егерменче, бигрәк тә утызынчы елларыннан соң әдәбиятта халык иҗатына, мәҗүси һәм аеруча мөселман мифологиясенә игътибар нык кими. Ул мәҗүси мифологик карашлар белән турыдан-туры бәйләнгән вакыт, заман, үлем һәм үлемсезлек, ай, кояш, йолдызлар, төрле кошлар, агачлар, һ.б.ның шигъри-символик образларына мөрәҗәгать итүдә генә чагыла, миф-легенда сюжетлары арткы планга күчә.

Бер яктан, 1930 нчы еллардан башлап, хаким идеология ислам тәгълиматын, беррәттән башка дини системаларны да, халык тормышының һәр өлкәсеннән кысрыклап чыгару сәясәте үткәрә. Шуның нәтиҗәсе буларак, ислам диненең язма әдәбиятка йогынтысы да күзгә күренеп кими: язучы-шагыйрьләр ислам идеяләреннән баш тартырга мәҗбүр булалар. Икенче яктан мифология – әдәбият багланышларында да билгеле бер бушлык хасил була һәм ул, традицион мифлар арткы планга күчеп, «идеологик» яисә «сәяси миф»лар тууга китерә [1, 750]. Илдә җәмгыятьнең мәдәни барышын үзгәрткән социаль-сәяси реформалар башлану сүз сәнгатенең аңлы рәвештә идеологик мифологиягә, мифопоэтик категорияләр, архетипларга якынлашуы белән эзлекле үрелеп бара. Шуның нәтиҗәсендә 1930 нчы еллардагы иҗтимагый-сәяси реформалар яңа идеологема һәм мифологемалар өчен нигез ролен үти. Әлбәттә, татар әдәбияты, татар сүз сәнгате бу процесстан читтә калмый. Идеологик эчтәлекле миф 1920-30 нчы еллар поэзиясендә үз эзен калдыра, бу чорда язылган әсәрләрдә совет чоры мәдәниятенең идеологик мотивлары һәм архетиплары алгы планга чыга.

Шуларга мөнәсәбәттә совет чоры моңа кадәр яшәп килгән, киң кулланылышка ия суфичыл символларны «читләштерә», мифологик символларның кайсыларын әдәби мәйданнан «төшереп калдыра», аерым берләрен сәяси эчтәлек белән баета, субъектив эчтәлектә яшәп килүче идеологиягә, яңа тәртипләргә бәя бирүгә юнәлтә. Әдипләр үзләре әйтергә теләп тә әйтә алмаган уй-фикерләрне астраль, космогоник образ-символлар аша үткәрәләр.

ХХ гасыр татар поэзиясендә символларның активлашуында «икенче дулкын» 1960 нчы елларның уртасында күзәтелә, моңа иҗтимагый-фәлсәфи һәм әдәби җирлек әзерләнгән була. 1960 нчы елларда символик образлар әйтергә мөмкин булмаган фикерләрне эзоп теле аша укучыга ирештерә, яшерен эчтәлекне шәрехли. Әдәби аспектта символларның көчәю тенденциясе әдәбиятның үз үсеш закончалыкларына тоташа, поэзиянең сәнгати яңарышка омтылышына бәйләнә. Шагыйрьләр сүз сәнгатендәге традицион фикерләү чикләрен тарсынып, символик образлар, үзенчәлекле сурәтләү алымнары, чараларына мөрәҗәгать итәләр.

Реалистик әсәрләрдә җәмгыятьне, рәсми идеологияне кискен тәнкыйть боҗрасына алган символлар, романтик шигырь-поэмаларда фәлсәфи эчтәлеккә төрелгән символик образлар шигъриятнең сәнгати яктан камилләшүенә – образлылыкның, шартлылыкның көчәюенә сизелерлек йогынты ясый. Х.Туфан, Р.Фәйзуллин, К.Сибгатуллин, Зөлфәт иҗатлары шул хакта сөйли, аларның әсәрләрендә символлар еш кына иҗтимагый мотивлаша, сәяси яссылыкка күчерелеп, идеологиягә, хакимияткә бәя бирүгә юнәлтелә, шуңа бәйләп лирик герой тормыш-яшәеш, яшәү кануннарының камил түгеллеге, кеше гомеренең кыйммәте турында сүз башлый, романтик әсәрләр фәлсәфи уйланулар белән баетыла. Әмма генетик яктан борынгы мәҗүси ышануларга бәйле сюжет, образлар, суфичыл образлар үз асыл мәгънәсеннән читләштерелгән – трансформацияләнгән хәлдә генә кулланыла яки дөнья мифологиясенә хас сюжет-образларны тергезү күзәтелә.

Сиксәненче елларның икенче яртысыннан милли мираска мөнәсәбәтнең үзгәрүе образ-символларның алга чыгуына – әлеге әдәби күренешнең «өченче дулкыны»на юл ача. Милли шигърияттә образ-символлар көчәю тенденциясе туксанынчы елларда яңадан калкып чыга. Суфичыл һәм мифологик символларның көчәю вакыты да шушы.

Д.Заһидуллина фикеренчә, мифология белән татар әдәбияты арасындагы бәйләнешләрнең яңа этабы 1980 нче еллардан башлана, әдәбиятта «яңа дулкын» [4, 5] уяна. Гомумән, дөньядагы, илдәге иҗтимагый үзгәрешләр белән бергә гасырлар чигендә шагыйрьләр, язучылар арасында борынгы һәм бик борынгы дини карашларга, мифологиягә, дастаннарга, әкиятләргә мөрәҗәгать итү арта. Аңа нигезләнеп иҗат ителгән әсәрләр, бер яктан, ХХ гасыр башы татар әдәбиятындагы эзләнүләргә аваздаш булып, фәлсәфилек, һәм гареп, һәм шәрык мәдәнияте булдырган алымнарны бик теләп милли җирлеккә күчерү ягыннан алтын чор традицияләрен үстерүчегә әверелә. Кайбер символлар үзләренең гасыр башында урнашкан доминанта мәгънәләрен дәвам итә, аерым бер символлар яңа мәгънә, эчтәлек белән баетыла.

Реалистик әсәрләрдә символлар еш кына татар милләтенең хәленә бәя бирүгә хезмәт итә. Романтик юнәлештәге шигырьләрдә суфичыл символик образ-сурәтләр, мифологик символлар чагылыш таба, ләкин алар укучыга, нигездә, дөньяви эчтәлеккә төреп тәкъдим ителә, кешелек, яшәеш кыйммәтләрен аңлату-анализлауга йөз тота, фәлсәфи гомумиләштерүләрне үз итә, яшәү мәгънәсен югалтуның ачылыгы, шуңа бәйле битарафлыкка, ваемсызлыкка чуму кебек экзистенциаль эчтәлеккә «әйләнеп кайта». Мәсәлән, Зөлфәт, Р.Гаташ, З.Мансуров, Л.Шагыйрьҗан, Х.Әюпов кебек шагыйрьләр тарафыннан яшәешне дөньяви танып-белү барышында отышлы файдаланыла.

Ике гасыр чигендә модернистик билгеләрне үзенә сеңдергән шигъри әсәрләрнең иҗат ителүе күзәтелә, символистик шигъри әсәрләр дә – символлар ярдәмендә яңа әдәби дөнья моделен тәкъдим иткән иҗат җимешләре дә пәйда була. Зөлфәт, Р.Зәйдулла, Р.Харисның аерым әсәрләре шул хакта сөйли. Габделнур Сәлим поэзиясе исә тулысынча диярлек суфичыл укылышка урын калдырган мистик образ-символларга корылуы белән үзенчәлекле, суфичылык әдәбиятындагы кебек үк, аның әсәрләрендә символларның Илаһи гыйшык, тасаувыф юлындагы лирик герой халәтен, аның иң нечкә, яшерен кичерешләрен җиткерүе күзгә ташлана.

Шулай итеп, ХХ гасыр татар шигъриятен символлар бирелеше ягыннан күзәтеп чыгу гына да аның үсеш-үзгәреш юлындагы тирбәлешләрне, яңарыш нокталарын билгеләргә мөмкинлек бирә. Бу чор сүз сәнгатенең үз милли традицияләрен көнчыгыш һәм көнбатыш әдәби үзенчәлекләре белән үреп баруын, баетуын дәлилли.

Әдәбият
1. Гюнтер Х. Архетипы советской культуры / Х.Гюнтер // Соцреалистический канон: Сб. статей под общей ред. Х.Гюнтера и Е.Добренко. – СПб: Академический проект, 2000. – С. 743-785.

2. Заһидуллина Д. Модернизм һәм XX йөз башы татар прозасы / Д.Заһидуллина. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 255 б.

3. Заһидуллина Д. Әдәбият кануннары һәм заман / Д.Заһидуллина. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2000. – 271 б.

4. Заһидуллина Д.Ф. Яңа дулкында (1980-2000 еллар татар прозасында традицияләр һәм яңачалык) / Д.Заһидуллина. – Казан: Мәгариф, 2006. – 255 б.

5. Ибраһимов Г. Әдәбият мәсьәләләре / Г.Ибраһимов // Әсәрләр: 8 томда. 5 т. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1978. – Б. 404-419.

6. Колобаева Л.А. Символ как хранитель и возмутитель классических традиций / Л.А.Колобаева // Классика и современность. – М.: Изд-во МГУ, 1991. – С. 207-216.

7. Колобаева Л.А. Русский символизм / Л.А.Колобаева. – М.: Изд-во Моск. ун-та, 2000. – 296 с.

8. Памятники литературной мысли Востока. – М.: ИМЛИ РАН, 2004. – 464 с.

9. Саяпова А.М. Дардменд и проблема символизма в татарской литературе / А.М.Саяпова. – Казань: “Алма-Лит”, 2006. – 246 с.

10. Шах И. Суфизм / И.Шах. – М.: Клышников, Комаров и К, 1994. – 446 с.




«История татарской литературы» Габдрахмана Сагди
Ч.М.Куракова,

к.ф.н., доцент

Россия, Казань
В татарском литературоведении по сравнению с другими дисциплинами (теория литературы, литературная критика) история литературы как наука формировалась позднее. Хотя содержание, цели и задачи истории литературы были определены уже к 1910-1915 гг., до Октябрьской революции не были написаны учебники или монографии по истории татарской литературы. Осознание истории литературы не как простой смены событий, не как вариаций и перипетий одного и того же состояния, а как процесса, имеющего свои этапы, возникло в 1920–е гг. Характерны в этом плане исследования Гаты Исхаки «Пути литературы» (1920), Г.Рахима и Г.Газиза «История татарской литературы» (1922-1927), Дж.Валиди «Очерки истории образованности и литературы татар (до революции 1917 года)» (на русском языке, 1923), Г.Баттала «Казанские тюрки» (1926), Г.Сагди « История татарской литературы» (1926). К ним можно добавить статьи Г.Ибрагимова, напечатанные на страницах периодической печати. Хронологически первыми исследователями считаются Г.Ибрагимов, Г.Рахим, Г.Газиз, Дж.Валиди, но создателем целостной системы изучения истории татарской литературы на научной основе является Габдахман Сагди.

Г.Сагди – явление в татарском литературоведении уникальное. Он был филологом–литературоведом высокой квалификации, опытным педагогом, эрудированным лингвистом, всесторонне подготовленным методистом и теоретиком литературы, принципиальным критиком, хорошим лектором, организатором, личностью с разносторонними интересами. Его научная и общественная деятельность дополняли друг-друга. Ученый оставил огромное научное наследие, число опубликованных работ на татарском (87), узбекском (61), русском (22), казахском (2) и туркменском (7) языках – 180 (около 400 печатных листов). 34 труда ученого еще остаются в рукописном варианте. Закономерным представляется, что именно Г.Сагди стал среди татар первым профессором и первым доктором наук по филологии [1, 181].

Первыми исследованиями Сагди, где проявляется понимание истории литературы как науки со своими целями и задачами, предметом изучения, методами и методологией, были критические заметки, напечатанные в журнале «Безнең юл» под названием «История литературы или история текстов?»(1923). В них ученый четко определяет функции историка литературы: «Историк литературы должен изучать проблемы, связанные с источниками и генезисом литературы, взаимосвязи искусства и литературы, пути совершенствования стилей и форм, школ и течений, проблемы влияния на национальную литературу общественных, политических, религиозных, нравственных тенденций [2, 41]». В этой концепции схватывается действительный процесс исторического изменения эстетических свойств в литературе.

«История татарской литературы» Г.Сагди была закончена в августе и опубликована в ноябре 1926 г. Работа осуществлялась согласно плану Татарского Академического центра, но опиралась на опыт многолетней преподавательской деятельности ученого. Автор обращается к разноплановым материалам, и можно констатировать высокую культуру работы с источниками и документами. В научном труде доминирует критический и аналитический подход к литературному наследию.

«История татарской литературы» состоит из двух частей. Первая – вступительная – часть посвящена общей характеристике (5–26 стр.) татарского общества с ХVII–до второй половины Х1Х вв. в экономическом, общественном, политическом аспектах. Она интерпретирует условия и причины возникновения просветительского, джадидистского движения у татар.

Вторая часть является основной (26-297 стр.) и охватывает историю литературы второй половины Х1Х–начала ХХ вв., до Октябрьской революции. Автор называет ее периодом «Джадидизма» и разделяет на два этапа: со второй половины Х1Х в. до революции 1905 г., а затем – до 1917 г.

Книга Г.Сагди представляет собой не обособленную «историю художественной литературы», а историю общекультурно–исторических факторов, повлиявших на состояние, развитие литературы. Литературный процесс рассматривается им во взаимосвязи с эволюцией общественной мысли, языка, науки, просвещения и религии, как часть общекультурного движения.

Исторический обзор Сагди не опирается на типологию литературных видов и жанров (хотя поэзии посвящен специальный параграф «Лирика и поэты») и не является моноисторией типа «Творчество Загира Бигиева». Им выделяется новизна или основной мотив литературного явления и на этой основе происходит знакомство с творчеством художника. Например, в разделе «Европеизация в художественной литературе» рассматриваются «Первый татарский роман» (С.76-82), «Первая татарская драма» (С.82-88), «Первая татарская комедия» (С.88-92) и пр. «Хисаметдин менла» М.Акъегетзаде, «Бичара кыз» Г.Ильяси, «Чистай комедиясе», в первую очередь, оцениваются как первые опыты на литературном поприще. Это свидетельствует о диахронном подходе ученого к истории национальной литературы.

По мнению Г.Сагди, новизна определяется, прежде всего, в языке и стиле произведения. Он считает, что каждый художник по своему усмотрению отбирает и применяет языковые средства. Ученый проводит параллели между творчеством разных художников, ищет взаимосвязи и пытается определить особенностей творчества, новаторства авторов. Сравнительно–типологический анализ языка и стиля писателей приводит его к мысли об исторической подвижности эстетической доминанты творчества художника.

Особое внимание уделяется процессу формирования драмы, анализу первых драматических произведений («Бичара кыз» Г.Ильяси, «Рэдде бичара кыз» Ф.Халиди, «Комедия Чистайда»). Указываются недостатки пьес, историко–функциональное и общественно–культурное значения становления драмы как литературного рода. По мнению ученого, авторы указанных выше произведений – зачинатели татарской драмы, пропагандисты джадидистских идей, вследствие чего татарская драма развивается в реалистической канве. Они – основатели национального литературного языка, учителя драматургов последующих поколений (Г.Камал, Г.Исхаки и др.).

В отличии от искусствоведов, Г.Сагди рассматривает эволюцию драмы в рамках истории татарской литературы. Поэтому этапы развития национальной драматургии остаются вне поля зрения ученого и театральная литература 1905-1917 гг. изучается как единое целое. Сагди подробно рассматривает творчество самых видных авторов и выделяет 5 направлений в татарской драматургии 1905–1917 гг., во главе которых находятся Г.Камал, Г.Исхаки, Ф.Амирхан, Г.Кулахметов и М.Файзи. Их творчество рассматривается подробно, с разных аспектов. При анализе на первый план выдвигается биографический метод, вследствие чего чувствуется субъективное отношение литературоведа к драмам Г.Исхаки, Ф.Амирхана. Интерпретацию взглядов литературных критиков на отдельные драмы следует признать несомненной заслугой Сагди.

Высокую оценку получило творчество Г.Камала. На этом материале можно проследить методику анализа драматических произведений. Первые пьесы драматурга оцениваются через призму содержания, как критикующие недостатки татарского общества. Так Сагди выделяет основную черту драматических произведений: наличие драматического конфликта.

В «Истории татарской литературы» наследие Г.Камала рассматривается как составная часть «народного движения татаризма». Ученому импонирует такое качество данного творчества, как популяризация через театр национального литературного языка. Он стремится выделить специфику речи в драме, считает, что она должна быть адекватной изображаемой ситуации, ставит своей целью определение мастерства драматурга, его индивидуальности исходя из полифункциональности речи.

Сращенность слова и сюжета рассматривается на материале комедий. Сагди называет Г.Камала основоположником комедиографии, а комедию «Беренче театр» – бессмертным произведением. Популярность комедий Камала объясняется, как и в прозе, хорошим знанием описываемой жизни, детальным воссозданием ее, соотнесенностью речи с ситуацией [3, 117-118].

Г.Сагди акцентирует внимание на таком качестве драмы как спос обность к воссозданию характеров. Многосторонность характера в драме, его способность превращать ситуацию в конфликт также интерпретируются ученым в числе основных признаков литературного рода.

В «Истории татарской литературы» Г.Сагди определенное место уделяется изучению лирических произведений. Ученый стремится обозначить стилевые и художественные особенности творчества татарских поэтов начала ХХ века. Его заявление о том, что единая методика изучения лирических произведений не подходит к татарской поэзии, что творчество поэтов, прибегавших к различным художественным методам, требует дифференцированного подхода и что только в этом случае можно добиться объективных и конкретных результатов [4, 20], заслуживает особого внимания. Концепция Сагди созвучна теории интериоризации Гегеля, где главную роль в определении формы и содержания лирики играет субъект.

Идея субъективности лирики у Сагди сочетается со стремлением к выявлению творческой индивидуальности, мастерства поэтов – крупных художников слова. Он постулирует, что каждый пишущий, достойный звания поэта, должен найти свою тропинку, свой стиль письма, т.к. творец воплощается в произведении во всей неповторимой целостности. Творчество М.Гафури, З.Башири, Г.Тукая, Дардеменда, С.Рамиева, Н.Думави, Ш.Бабича, С.Сунчелея, Ф.Бурнаша, Н.Исенбет оцениваются им с точки зрения оригинальности, уникальности поэтического мира.

Необходимо отметить, что при изучении поэзии начала ХХ в. ученый вводит в научный оборот имена многих малоизвестных, молодых поэтов. Среди них есть и рано ушедшие из жизни, напечатавшие или оставившие в рукописном варианте всего несколько стихотворений. Миргазиза Укмаси, Зыю Ярмаки, Ахнафа Тангатара, Ибрагима Башмакова, Вакыйфа Джаляла, Карима Амири, Гыйффат Туташ (Захиду Бурнашеву) он называет творцами, внесшими определенный вклад в литературный процесс. И замечает, что на страницах истории татарской литературы их место должно быть определено четко и ясно, в соответствии с талантом и литературным наследием.

Сагди пытается выявить общие принципы, свойственные более сложным системам, и определить «большие стили», или «стили эпохи» на материале поэзии начала ХХ в. Еще при изучении творчества видных поэтов он пытается определить характерные для творческой индивидуальности поэта стилевые пристрастия, свойственную только ей систему выразительности, или ту стилевую систему, к которой он наиболее тяготеет. Вследствие чего приходит к выводу, что Г.Тукай, Дардеменд, Н.Думави, Ш.Бабич, С.Рамиев и М.Гафури стали создателями «больших стилей».

Кроме того, он обращается к терминам «классическая литература» и «литературная школа». По мнению ученого, классиками татарской поэзии начала ХХ века являются Тукай, Дардеменд, С.Рамиев. Свои литературные школы сумели создать Тукай и Дардеменд. Его эстетическому вкусу, эстетическим требованиям отвечают также творчества Дардеменда и Тукая. Наряду с ними он называет имя молодого А.Тангатара.

Проблема творческих методов в «Истории татарской литературы» Сагди еще не систематизирована, что объясняется малоизученностью явления. Останавливаясь на творческом методе татарской поэзии в 1905–1917 гг., он связывает метод с тематикой произведений. Так, по его мнению, татарские поэты начала ХХ в. прибегают к трем методам: а) романтизму, просветительскому реализму с элементами сентиментализма (рационализм); б) чистому романтизму; в) символизму (синтез модернистских течений). Под термином рационализм Сагди подразумевает просветительский реализм. Обращение к философским терминам объясняется пониманием художественного метода в тесной связи с мировоззрением художника. Рассмотрение произведений просветительского реализма в рамках рационализма вызвано стремлением доводить анализ до выявления основной идеи. По мнению Сагди, данное течение вобрало в себе элементы сентиментализма и романтизма. Вследствие чего ученый отрицает присутствие реализма в поэзии (хотя и допускает наличие элементов реализма в творчестве М.Гафури, Г.Тукая), объясняя это природой лирического рода.

Наши наблюдения показывают, что лирика воспринимается Г.Сагди как наивысший род литературы, где эстетические и эмоциональные функции выдвигаются на первый план. Воспитание эстетического вкуса признается главной заслугой лирики. Поэтому, по его мнению, лирика должна быть свободна от назидательности, публицистичности.

Книга Г.Сагди представляет собой пример единства исторического и культурного подходов. Автор раскрывает природу и специфические свойства литературы в их динамике и статике. Между тем, биографии авторов оттеснены на второй план.

Таким образом, используя синхронный и диахронный подходы в изучении литературного процесса второй половины ХIХ – начала ХХ вв., в «Истории татарской литературы» Г.Сагди рассматривает татарскую литературу как сложный и оригинальный процесс, эволюцию которого можно проследить в рамках татарской социокультурной жизни. Представление о том, что татарская литература данного времени была подлинно народной и самобытной по форме и содержанию, национальной по своему характеру, стало доминантой в историко–литературной концепции ученого. Требование национальной самобытности и изображения родного, знакомого осознается им в качестве первого и важнейшего свойства в оценке творчества художника.

Оценивая его фундаментальный труд «История татарской литературы», мы можем констатировать, что Г.Сагди создал национальное учение о самобытном развитии татарской литературы, где литературный процесс рассматривается в связи с эволюцией общественной мысли, языка, просвещения, религии и науки.



1   ...   21   22   23   24   25   26   27   28   ...   37


©netref.ru 2017
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет