Биектау хәбәрләре



жүктеу 51.37 Kb.
Дата25.04.2016
өлшемі51.37 Kb.
: download -> version -> 1438021257 -> module
version -> Дома на окне пылился светильник со сломанным абажуром
version -> Қыс Қыстың ақ бояуы Көрпеге жер оранды Балалар ойнап далада Сырғанаққа тояды Ақ мамық қарды жер Балалар ойнап күлуде Мұзайдында сырғанап Астана
version -> Абай Құнанбайұлы
version -> Mұхтар Омарханұлы Әуезов
version -> Сабақ Қазақтың ұлттық ою түрімен құрлық суын бейнелеу
version -> Қазақ әдебиеті пәнінің негізгі мектепте оқытылу нысаны қазақ әдебиетінің үлгілері Басқа ұлт өкілдерінің қазақ халқының мәдениетін, әдебиетін, өнерін, тілін т б
module -> Биектау хәбәрләре
module -> Биектау хәбәрләре
Исәнмесез, хөрмәтле “Биектау хәбәрләре” газетасы редакциясе! Сезгә Айбаш гомуми урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Низамиева Әлфинур яза. Мин Сезгә мәктәбебездә узган кече Сабантуй турында язып үтәм.

“Үзенең көрәшчеләре, чабыш атлары, колга башындагы кызыл башлы сөлге-тастымаллары, канәфер, бадъян, дарчиннары, эрбет чикләвекләре, төрле төскә буялган күкәйләре, чуклы конфетлары һәм гомергә онытылмаслык гармун көйләре, уен-җырлары – кыскасы, бөтен шау-шуы һәм бизәкле чуп-чуар куанычлары белән дәү-дәү булып шаулап, ыгы-зыгы кубарып, безнең авылга сабан туе әнә шулай килә...”, – дип язды халык язучысы Г.Бәширов милли бәйрәмебез Сабантуй турында.

Татар халкының милли бәйрәме Сабантуй – барыбызның да көтеп алган изге бәйрәме, хезмәт һәм спорт, дуслык һәм гаделлек бәйрәме.

Сабан туе – хезмәт туе,

Шатлык һәм бәхет туе шул.

Уйнап-көлеп, җырлап-биеп

Бәйрәм итик көн буе.

18 нче май көнне Айбаш урта мәктәбенең яшел чирәмгә күмелгән иркен спорт мәйданчыгында якташыбыз, Россия чемпионы Гыйлаҗев Әнвәр Әбрар улы истәлегенә үткәрелгән кече Сабантуй милли бәйрәмебезнең кайбер төсмерләрен чагылдырган иде. Сабантуйның сөлгеләр белән бизәлгән, кыңгыраулы аты (хуҗасы – Зур Көек авылыннан Хәйруллин Наил ) мәйданга керә. Гармунчы Ганиев Әмир “Сабантуй” көен сыздырып җибәрә, милли киемнәр кигән җырчылар, гармунга кушылып, җыр сузалар. Мәктәп Сабантуеның тантаналы өлешен укытучы, район күләмендәге концертларда да конферансье булган Лотфуллина Алсу йөрәкләргә үткәреп, күңелләрне дәртләндереп алып бара. Лотфуллина Нәзирә (җитәкчесе – Л.Алсу) татар кызлары биюен башкара. Айбаш урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Хәмитова Нәзилә Сабантуй кунакларын, көрәшчеләрне үзенең дәртле-моңлы җырлары белән сәламли. 1 нче сыйныф укучылары Гайнуллин Салават, Сабирова Илзинә бабай белән кыз биюен башкаралар. Мәйданда егетләр-кызлар Сабантуй бизәге булган татар халык уеннарын, ярышларын күрсәтәләр: 9 нчы сыйныф кызлары Сираҗиева Фәнүзә, Фатхуллина Гөлнар, Насыйрова Әлфинә чиләк-көянтә белән су ташып ярышалар, 7 нче сыйныф егетләре Зиннәтуллин Зөлфәт, Ганиев Булат................кашыкка йомырка куеп йөгерәләр, ә 8 нче сыйныфтан Хәйруллин Рәзил, Гарипов Инсаф, Зарипов Фирзәр капчык киеп узышалар. Сабантуйның күҗелле мизгелләрен көрәшче егетләр дәвам итә. С.Сәйдәшевнең атаклы Кызыл Армия маршына атлап, мәйданга яшь көрәшчеләр керә. Россия, Татарстан, Биектау флагларын көрәшче Шәяхмәтовлар династиясен дәвам итүчеләр: 8 нче сыйныфтан – Илнур, 4 нче сыйныфтан Айнур күтәрә.

Сабантуй мәйданында Айбаш җирлеге ветеран көрәшчеләрнең исемнәре яңгырый:

  1. Садриев Мансур (Каракүл)

  2. Гатауллин Һадиулла (Кодаш)

  3. Габитов Әнвәр (Зур Көек)

  4. Валиев Габдерәзак (Каракүл)

  5. Җамалиев Нуртдин (Яңавыл)

  6. Гыйлаҗев Әнвәр (Каракүл)

  7. Василов Әнвәр (Кодаш) һ.б.

Мәйданга үзенең шәкерте, Россиянең спорт мастеры Зарипов Рәфыйк белән мәктәпнең элеккеге директоры, физкультура укытучысы Гыймадиев Наил Гомәр улы чакырыла. Үз чиратында Наил абый бераз тарихка мөрәҗәгать итә. “Без көрәш түгәрәген бер мата белән башлап җибәрдек, бәрәңге сатып, дүрткә җиткердек. Ә 1980 нче елда яңа мәктәп ачылгач, районда беренче Айбаш мәктәбенә көрәш маталары алынды”, – диде ул, горурланып. Алып баручы ул тәрбияләгән көрәшче егетләрнең исемнәрен әйтә.

  1. Фәткрахманов Солтан (Айбаш)

  2. Зарипов Рәфыйк (Айбаш)

  3. Насыйбуллин Наил (Кодаш)

  4. Мифтахов Айрат (Каракүл)

  5. Абдуллин Рәис (Айбаш)

  6. Сабиров Илдус (Каракүл)

  7. Лотфуллин Айрат (Каракүл)

  8. Валиев Фәнис (Каракүл)

  9. Насыйров Илфат (Яңавыл)

Хәзерге вакытта Айбаш урта мәктәбендә көрәш секциясен мәктәп директоры, Татарстан Республикасы физкультура һәм спорт алдынгысы Лотфуллин Н.В. җитәкли. Аның шәкертләре арасында да чын батырлар бар:

  1. Шәяхмәтов Илнар (Яңавыл)

  2. Шәяхмәтов Ленар (Яңавыл)

  3. Шәяхмәтов Илнур (Яңавыл)

  4. Гарипов Илшат (Каракүл)

  5. Ганиев Раил (Айбаш)

  6. Хәкимҗанов Дамир (Яңавыл) һ.б.

Тантананы җитәкчеләребез, иганәчеләребез үзләренең матур теләкләре белән дәвам иттеләр. Спонсорлар: ООО “Татмелиорация-Агро” (җитәкчесе – А.Х.Рамазанов), ООО “Биектау сервис”ның генераль директоры Гибадуллин Ренат Вилдан улы, ООО “822” кибетләр челтәре директоры, эшмәкәр Усманов Әнис Гомәр улы киләчәктә дә мондый бәйгеләрне оештыруда ярдәм итәчәкләрен ышандырдылар. Алар моңа кадәр дә туган мәктәпләренә бик күп игелек күрсәттеләр. Рәхмәт сезгә, олы йөрәкле, киң күңелле якташларыбыз, сез – безнең горурлыгыбыз!

Якташыбыз, Апсабаш авылы егете, республикабызның баш умартачысы Сафиуллин Рәшит Рәкыйп улы да күчтәнәчләр белән кайткан иде. Аның бертуган энесе, Айбаш авыл җирлеге башлыгы Сафиуллин Равил Рәкыйп улы да ярдәменнән ташламады кече Сабантуй оештыручыларны. Үзенең чыгышында ул хезмәт һәм спортның бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә булуын ассызыклады.

Безнең мәктәп турында даими кайгыртып торучы, бәйрәмнәребезгә һәркайчан бүләк белән килүче Биектау ветстанциясе башлыгы, районның баш ветврачы Хисамов Ренат Рөстәм улы көрәшне үткәргән Айбаш урта мәктәбенә магнитофон бүләк итте. Көрәшче батырларның әтисе, Биектау районы аучылык хуҗалыгы җитәкчесе Шәяхмәтов Әсхәт Әхәт улы да буш кул белән килмәгән иде.

Әнвәр Гыйлаҗев исемендәге көрәшләрне беренчеләрдән булып оештырып җибәргән, көрәш ветераны, чемпионның авылдашы Мифтахов Айрат Гыйлаҗ улы да көрәшче егетләргә бүләккә куяннар үстергән.



Атаклы көрәшче якташыбыз истәлегенә уздырылган бу турнирга аның хатыны Сәлимә ханым да килгән иде. Ул, ирен онытмаулары өчен, баш иеп, рәхмәтен җиткерде, матур теләкләр теләде. Соңыннан, көрәш тәмамлангач, көрәшчеләргә алып килгән бүләкләрен өләште.

Татар халкы беркайчан да җиңел юл сайламаган, көрәшне сайлаган ул. Әле көрәшнең дә ниндие: бил алышу. Авыр да, хәтәр дә бу татарча көрәш. Шуңа күрә көрәшчеләрнең сәламәтлекләрен саклаучы, беренче ярдәм күрсәтүче Айбаш авылы ФАП мөдире Зиннәтуллина Инсөя мәйданнан бер минутка да читкә китмәде. Намуслы, тырыш, эшен җиренә җиткереп башкаручы медигыбыз ул безнең, рәхмәт аңа.

Табигать тә сыйлады көне белән: кояшлы, аяз, җылы булды 14 нче май. Айбаш мәктәбенең спорт мәйданчыгына җәелгән келәмнәрдә барды милли көрәш.

Көрәшне хөкемдарлар гадел хөкем иттеләр. Алар арасында күрше Мари Эль Республикасының Бәрәңге районыннан килгән өлкән тренер Асапов Нурислам Нургаян улы да бар иде. Ул үзе шәхси эшмәкәр, җитәкчеләр соравы буенча райондагы спорт мәктәбендә балалар һәм яшьләрне татарча көрәш серләренә өйрәтә. Аның көрәшчеләре яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр, матур көрәш алымнары күрсәттеләр. Мари Эль Республикасының Морки районыннан икенче тренер, милләте буенча мари Веденеев Владимир Григорьевич көрәшчеләре дә сынатмадылар, татар дусларының милли көрәш серләренә өйрәнгәнлекләрен расладылар.



Россия чемпионы Гыйлаҗев Әнвәр Әбрар улы истәлегенә татарча көрәш ярышлары Айбаш урта мәктәбендә берничә елдан бирле уздырыла. Моннан биш ел элек ярышлар көрәшченең 50 еллыгына багышланса, кече Сабантуй аның 55 еллыгына атап үткәрелде. Нигезләмәдә күрсәтелгәнчә, бәйгедә 28, 32, 36, 40, 43, 46, 50, 55, 60 кг лы үлчәүдә 1995 нче елгы һәм аннан да яшьрәкләр, 55, 60, 65, 70, 75 кг һәм аннан да авыррак үлчәүдә 1993 – 1994 нче елгы малайлар һәм үсмер егетләр көрәште. ТР ның ике – Биектау (Айбаш, Мүлмә, Ямаширмә, Суыксу, Дөбъяз, Битаман, Мәмдәл, Биектау №1) һәм Яшел Үзән (Карауҗа), МР ның шулай ук ике – Бәрәңге һәм Морки районы көрәшчеләре, үзара көч сынашып, түбәндәге нәтиҗәләргә ирештеләр.

Командалар арасында беренче урын – Ямаширмә көрәшчеләренә, икенче урын – Мүлмәгә, өченче урын Суыксу командасына бирелде. Айбаш көрәшчеләре дә сынатмады. 36 кг лы үлчәүдә Шәяхмәтов Илнур – беренче урынга, 60 кг лы үлчәүдә Низамиев Илшат – өченче урынга, 55 кг лы үлчәүдә Гыймадиев Ильяс – икенчегә, авыр үлчәүдә Шәяхмәтов Ленар беренче урынга чыкты. Җиңүчеләрнең һәрберсенә Мактау кәгазьләре, акчалата һәм әйберләтә бүләкләр тапшырылды. Көрәшчеләр дә, тамаша кылучылар да бәйгедән канәгать булдылар.



©netref.ru 2017
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет