Биектау хәбәрләре



жүктеу 58.65 Kb.
Дата25.04.2016
өлшемі58.65 Kb.
: download -> version -> 1438021257 -> module
version -> Дома на окне пылился светильник со сломанным абажуром
version -> Қыс Қыстың ақ бояуы Көрпеге жер оранды Балалар ойнап далада Сырғанаққа тояды Ақ мамық қарды жер Балалар ойнап күлуде Мұзайдында сырғанап Астана
version -> Абай Құнанбайұлы
version -> Mұхтар Омарханұлы Әуезов
version -> Сабақ Қазақтың ұлттық ою түрімен құрлық суын бейнелеу
version -> Қазақ әдебиеті пәнінің негізгі мектепте оқытылу нысаны қазақ әдебиетінің үлгілері Басқа ұлт өкілдерінің қазақ халқының мәдениетін, әдебиетін, өнерін, тілін т б
module -> Биектау хәбәрләре
module -> Биектау хәбәрләре
Хөрмәтле “Биектау хәбәрләре” газетасы редакциясе, хөрмәтле Сания Хәбриевна! 20 нче гыйнварда олы шәхес Зыятдинов Азат Шәймулла улына 75 яшь тула икән. Мин Сезгә Азат абый турында язма тәкъдим итәм, чөнки ул безнең Айбаш мәктәбендә булып, бездә искиткеч тәэсирләр калдырып китте.

Зыятдинов Азат Шәймулла улы 1939 елның 20 гыйнварында Татарстанның Балтач районы Таузар авылында туа. Карадуган җидееллык мәктәбен тәмамлый. 1955 елда Казан технология техникумына укырга керә һәм аны 1959 елда тәмамлый. Казанга килеп укый башлавы турында Азат абый укучыларга менә болайрак сөйләде: “Киемем авылча, телем татарча, укый башладым, рус теленнән билгеләрем бик яхшы түгел, ләкин математика белән физикадан алда барам. Физика укытучысының иң авыр соравына да җавап биргәч, абруем тагын да артты, рус теле укытучысы да билгене күтәреп куйды, һәм мин беркайчан да стипендиясез укымадым.” 1959-1962 елларда Совет Армиясе сафларында була.

1962-1968 елларда Казан авиация институтында укый, инженер-электромеханик белгечлеге ала. Бер үк вакытта ул Казан дәүләт педагогия институтында да укый, ике югары белемгә ирешә. Шушыннан соң аның бөтен тормыш юлы республикабызның яшь химиклар шәһәре Түбән Кама белән бәйле. Монда ул 1968 елда килә. 1968-1981 елларда – «Нефтехим» берләшмәсендә мастер, смена начальнигы, цех начальнигы урынбасары. Азат абый – яңа шәһәргә нигез салучыларның берсе. Кала төзелешендә генә түгел, аның мәдәни тормышында да зур роль уйный милләттәшебез. Ул – Татарстан комсомолының М.Җәлил исемендәге премиясен алган «Җидегән чишмә» әдәби-музыкаль берләшмәсен оештыручы, аның җитәкчесе. Түбән Камадагы актив тормышы турында Азат абый бик горурланып сөйли. Шәһәр халкы өчен алар бик күп төрле мәдәни чаралар: артистлар чакырып, концертлар, спектакльләр оештыру дисеңме, үзешчәннәрнең осталыгын үстерү, яшь иҗатчылар белән эшләү һ.б.

1975 нче елда Д.М. Менделеев исемендәге Мәскәү химия-технология институтының аспирантурасына керә, аны тәмамлап, кандидатлык диссертациясе яклый. 1981-1997 елларда Түбән Кама «Нефтехим» берләшмәсенең фәнни идарәсендә өлкән инженер, фәнни-тикшеренү лабораториясе директоры була. 1991 елда Мәскәүнең М.В.Ломоносов исемендәге махсус химия-технология институты гыйльми советында «Математик модельләштерү ысуллары нигезендә нефтехимия каталитик процессларын интенсивлаштыру» дигән темага диссертация яклап, техник фәннәр докторы гыйльми дәрәҗәсе ала. Бүгенге көндә галим 150 гә якын фәнни хезмәт һәм ачышлар авторы. Аларның төп юнәлеше — нефтехимия, органик химия, модельләштерү, каталитик процесслар, реакторлар, катализаторлар һ.б. Фәнни эшләре Түбән КамаСалаватУфаПермьОмск шәһәрләрендәге нефтехимия предприятиеләрендә гамәлгә ашырыла.

А.Зыятдинов 1997 елдан Түбән Кама «Нефтехим» акционерлык җәмгыятенең фәнни-технологик үзәге директоры. 1996 елда аңа Татарстан Республикасының атказанган химигы дигән мактаулы исем бирелә. 2001 елда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты итеп сайлана. Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы дәүләт премиясенә лаек була, “Тармак фәннәре һәм компьютер технологияләре предприятиесенең иң яхшы җитәкчесе” номинациясендә “2004 нче ел җитәкчесе” конкурсында җиңүче. Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнә.

Милләт җанлы якташыбыз беренче һәм икенче Бөтендөнья татар конгресслары делегаты. 1990-1995 елларда Татарстан Республикасы Югары Советының уникенче чакырылышы депутаты булып,Татарстан Республикасының дәүләт суверенитеты турындагы Декларацияне, республикабызның дәүләт символларын хәзерләү һәм кабул итүдә актив катнашкан кеше. 2009 елдан – ТР Дәүләт советының дүртенче чакырылыш депутаты. Халкыбызның милли мәнфәгатьләрен яклау һәм үткәрү юнәлешендә киң күләмле эш алып бара. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының мәгариф һәм фән комиссиясе рәисе урынбасары да әле ул.

Якташыбыз – актив публицист та. Аның туган телебез, милли мәдәниятебез, халкыбыз язмышына, аның күркәм шәхесләренә багышланган өч дистәдән артык мәкаләсе республикабызның абруйлы газета-журналларында басыла. Хәзерге вакытта Казан шәһәрендә яши, актив фәнни һәм җәмәгать эшчәнлеген дәвам итә. Педагогик эшчәнлек белән дә шөгыльләнә икән әле Азат абый. Укучылар каршына басты да, чын артистларча сәнгатьле итеп, Г.Тукайның “Таян аллага” шигырен яттан сөйләп бирде һәм шул минуттан укучыларны гына түгел, укытучыларны да үзенә җәлеп итте. Шәхсән үземнең депутатыбыз Азат абый белән эш буенча очрашканым бар иде, ТНВ каналындагы “Канун. Парламент. Җәмгыять” тапшыруыннан, “Сөембикә” журналындагы мәкаләләре аша һәм башка чыганаклардан мин аның эрудицияле шәхес, кешелекле, ярдәмчел кеше икәнен белә идем. Ә менә озак итеп бөек шагыйрьләребез Г.Тукай, С.Хәким, Һ.Такташ әсәрләрен яттан сөйләве белән тәмам гаҗәпләндерде ул безне. Мәгърифәтле Таузар иленнән чыккан шәхес шул ул, атаклы Казан артыннан. Очрашу вакытында без аның үзенең дә шагыйрь икәнен белдек. Тирән горурлык белән, “И Казан арты!” шигырен сөйләп бетергәч, без озак итеп кул чаптык авторга. Күркәм милли тәрбия бирде, туган якның данлыклы шәхесләрен белергә, алар белән горурланырга кирәклекне искәртте Азат абый. Һәрнәрсәдән хәбәрдар, атаклы кешеләр турында тирән мәгълүматлы оратор да икән татар галиме. Зыялы, затлы шәхеснең тормыш тәҗрибәләре турындагы язмаларыннан өзекләр укучылар өчен имтиханга әзерләнү ярдәмлекләрендә дә урын алган.

Халкы өчен яшәгән, эшләгән Азат абый турында әле бик күп яза алам. Ләкин шушы урында туктап, барлык сайлаучылары һәм укучылар исеменнән аны юбилее белән тәбрик итәсем, аңа нык саулык, озын гомер, яңадан-яңа ачышлар, бәхетле, кадерле тормыш телисем килә. Һәрвакыт шулай ихтирамлы, хөрмәтле булып калсын, зирәк фикер, тирән акыл юлдаш булсын, якыннарының мәхәббәтен, игътибарын тоеп яшәсен. Рәхмәт Сезгә, Азат абый, булганыгыз өчен!

И Казан арты!

“Нәселең кем? – дип сорыйлар миннән. –

Нинди милләт, кайсы яклардан?”

Һәрчак горурланып җавап бирәм:

“Татармын! – дим, – Казан артыннан!”

Без Татарлар. Нәсел тамырыбыз

Кыпчаклардан килә, болгардан.

Азияне, Европаны гизгән

Төркиләрдән килә, һуннардан.

Бөек Болгар иле, Алтын Урда –

Шанлы дәверләре халкымның.

Хаҗи Тархан, Себер, Кырым иле...

Казан иде данлы ханлыгың.

Казан ханлыгының варислары –

Шуңа да без Казан татары.

Үз дәүләтен, мал-мөлкәтен җуеп,

Рухын саклап калган татары.

Мин дә шул татарның бер баласы,

Казан арты дигән төбәктән.

Халкым өчен рухи бишек булып,

Әдәби тел биргән төбәктән.

Шул яклардан уза Себер юлы,

Казансуы ага тын гына.

Тезелешкән татар авыллары

Ашыт яры, Шушма буена.

Шул якларда Әтнә, Арча, Балтач,

Кенәр, Мәңгәр, Дөбъяз, Кушлавыч...

Шул якларда халкым горурлыгы –

Бөек Тукаебыз туган ич!

Мәрҗәннәре биргән Мәрҗанине,

Курсаларда туган Курсави.

Һәр авылда шәхесләре калка,

Эзлисе дә түгел әллә ни.

Шәхесләре үскән мәдрәсәдә –

Ташкичүдә, Түнтәр, Кышкарда...

Гади, мәгърифәтле авылларда

Иң караңгы, авыр елларда.

Сәйдәш токымнары шул яклардан,

Габәшиләр шуннан, Садрилар...

Иске Казан чишмәләре изге –

Суларында, ахры, нидер бар.

Мәгърифәтлек бардыр һәм дә инде

Бардыр матурлыкка мәхәббәт.

Шул булмаса, туар идемени

Гомәр, Сибгат, Гариф, Мөхәммәт?!

Игенчеләр, һөнәрчеләр ягы –

Иҗат тәмен анда беләләр.

Йортлар балкый иман нуры белән,

Челтәрләрдән чәчкә үрәләр.

Нәкъ шул якта, Шушма буйларында

Нәсел башым – авылым Таузар да.

Ун бабам да шунда гомер сөргән,

Мәгърифәтле булган алар да.

“Нәселең кем? – дип сорыйлар миннән. –

Нинди милләт, кайсы яклардан?”

Һәрчак горурланып җавап бирәм:



“Татармын! – дим, – Казан артыннан!”

Азат Зыятдинов



©netref.ru 2017
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет