Әйләнә – тирә дөнья фәне буенча дәрестән тыш эшчәнлек программасы



жүктеу 463.05 Kb.
бет1/3
Дата27.04.2016
өлшемі463.05 Kb.
  1   2   3

Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Олы Салтык урта гомуми белем мәктәбе





Әйләнә – тирә дөнья фәне буенча дәрестән тыш эшчәнлек программасы.





Укытучы: Загрутдинова Г.Х.


Аңлатма язуы.

Кеше – табигатьнең аерылгысыз бер өлеше. Ул табигатьтән башка бер генә көн дә, бер генә сәгать тә, бер генә минут та яши алмый, аңа су, һава, азык –төлек, җылылык һәм яктылык кирәк. Шуңа күрә табигатькә мөнәсәбәт, кешеләргә мөнәсәбәт кебек үк, гуманлы, шәфкатьле булырга тиеш.Балаларда табигатькә әнә шундый мәрхәмәтле карашны, табигатьнең матурлыгын тоя белүне әкренләп аны яклый, саклый белүне кечкенәдән үк тәрбияләүдә зур эшләр алып барыла. Табигатьне саклау проблемалары белән дә балалар кечкенәдән үк танышалар, үткәрелгән чараларда актив катнашалар, табигатьне яклау һәм саклау дигән изге эшкә теләп кушылалар

“Туган ягы кирәк кешегә” программасы А.А.Плешаковның “Әйләнә тирәбездәге дөнья”фәне белән тыгыз бәйләнештә. А.А.Плешаков балалар белән дәрестә башланган эшнең дәрестән тыш вакытта дәвамчанлыгы кирәк булуын ассызыклый. Менә шуннан чыгып “Туган ягы кирәк кешегә” программасын төзеп эш оештырырга кирәклеге турындагы фикер туды . Туган якны өйрәнүнең педагогик кыйммәте бик күптәннән ачыкланган. Туган якны өйрәнүнең кирәклеген XVII гасырның беренче яртысында Я.А. Каменский бик ачык аңлаткан, рус педагоглары В.Р. Зуев, К.Д. Ушинский аны яклаган.

Тәкъдим ителә торган программа үзенең актуальлеге, тормышчанлыгы белән аерылып тора. Ул туган як турында белемнәрне арттыру, эзләнүчәнлекне, интеллектлылыкны үстерү, иҗади сәләтне ачуны да үз эченә алган. Укучыларга бу дәресләрдә матурлыкны күрүгә, туган җиребезне яратуга, табигатьне саклауга, фольклорны өйрәнүгә зур урын бирелә. Шушы нигездә дәрестән тыш эшчәнлектә укучыларга тарихның үткәне, бүгенгесе, киләчәге турында башлангыч мәгълүмат бирү, укучыларда әти - әниләренә, үзләренә, иптәшләренә, игътибар, аңлы караш һәм укуга һәвәслек тәрбияләү бурычы куела. Шушы бурычларны уңышлы хәл итү өчен мәктәбебездә «Туган ягы кирәк кешегә» дигән программа кабул ителде. Укучылар туган авылыбызның табигатен, географиясен, тарихын өйрәнү нигезендә туган як турында системалы белем һәм күнекмәләр ала, авылыбызның тирә-ягын яшелләндерүдә катнаша, теге яки бу экологик проблемага үз мөнәсәбәтләрен иркен рәвештә белдерергә өйрәнә. Программада экологик белем һәм тәрбия бирүне этаплап алып бару күздә тотыла. Башта дәресләрдә (1 класста “Тукай шигырьләре ярдәмендә авылым табигате буйлап сәяхәт”, 2 класста “Культуралы һәм игүле үсемлекләр”, 3 класста”Үсемлекләрнең күптөрлелеге. Безнең як үсемлекләре”, 4 класста “Урман-табигый бергәлек” темаларына ачык дәресләр), теоретик материал өйрәтелә, ул системага салына, ныгытыла, укучылар тарафыннан практикада кулланыла, тикшеренү эшләре үткәрелә, гамәли чаралар оештырыла. Дәресләрдә шулай ук өлешчә эзләнү методлары да урын ала. Моның өчен укучылар газета, журнал, телевидение тапшыруларыннан алынган мәгълүматларны киң куллана. Үзләре фотокүргәзмәләр өчен материаллар әзерли. Бу эш нигезендә укучыларда төрле чыганаклар белән эшләү күнекмәләре барлыкка килә, алар анализларга, нәтиҗәләр ясарга өйрәнә. Йомгаклау этабында укучылар алган белемнәрен практикада куллана. Бу этап табигатьне танып белүдә, туган як табигатенең проблемаларын аңлауда мөһим урын били. Укучылар табигатькә төрле рейдлар, экскурсияләр оештыра, эзләнү эшләре вакытында кулдан килгәнчә ярдәм итә. Проект эшчәнлегендә катнашу безнең экологик эшнең тагын бер перспективалы юнәлеше булып тора. Проектлаштыру технологиясен куллану укучыларның экологик фикерләвен үстерү өчен зур әһәмияткә ия. Проектта катнашучылар аеруча мөһим проблемаларны ачыклау нигезендә үз алларына максат кую, бурычларны билгеләү һәм планлаштыру күнекмәләренә өйрәнә. Проект эшчәнлеге укучылардан актив булуны, үз эшчәнлекләренең уңай һәм тискәре якларын табарга өйрәнүне, аны анализлый, эшләренә реклама ясый белүне таләп итә. Ә бүгенге конкуренция шартларында бу — иң мөһим сыйфатларның берсе. Экологик тәрбия бирүдә «Табигать бүләге”, “Оча торган чәчәкләр”, “Авылым тарихы”, “Авылым чишмәләре”, “Өем гөлләре-тормыш бизәге” темасына эзләнү эшләре алып барылды . Укучыларның район күләмендә уздырыла торган экологик конференцияләрдә үзләре үткәргән эзләнү нәтиҗәләре буенча эчтәлекле чыгыш ясаулары әлеге эшнең нәтиҗәсе булып тора.

Укучы кызыксынучан, ул үзе яши торган әйләнә тирәне танып белергә тели.

Өйрәнү объекты: туган як, аның социаль, мәдәни, табигый тирәлеге.

Башлангыч мәктәп баласы өчен туган як сүзе бик тар мәгънәдә: ул туган авыл, район. Класстан класска балаларның танып белү мөмкинлекләре үсә һәм әйләнә тирәдә үз урыны турында күзаллавы киңәя. "Мин, минем авылым, , район, минем туган ягым - Республикам Татарстан, минем туган илем - Россия,дөнья”. Фәнне авыр үзләштерүче укучылар да табигать матурлыгына сокланып, табигатьтәге үсемлекләрне карап, алар турында кызыклы информацияләр тыңлап үз фикерен әйтә, чагыштырып аңлатма бирә алалар, сөйләгәнне кызыксынып тыңлыйлар.Һәр экскурсиядә алган мәгълүматлар, күзәтүләр, фикерләү дәресе, акыл үстерү дәресе булып тора.

Туган як белән беренчел таныштыру авылның хәзерге торышы белән таныштыру максатчан. Төп игътибарны укучыларда икмәккә сакчыл караш тәрбияләүгә юнәлдерү, һәр укучының табигатьне саклауда шәхси катнашуының кирәклеге, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүгә игътибар итү. Балалар үз авылларының проблемаларын белергә һәм ирешелгән уңышларына шатланырга тиеш.


Программаның максаты.


  1. Белем бирү:

1. Туган якны өйрәнү: аның социаль, мәдәни, табигый тирәлеге.

2. Экологик белем, экологик этиканың нигезе һәм җаваплылыкны башлангыч формалаштыру.

3. Укучының әйләнә-тирәдә практик ориентлашуы өчен шартлар тудыру.

4. Авыл, кеше һәм табигатьнең үзара бәйләнеше турында күзаллау формалаштыру.

5. Балаларны күзәтергә, эзләнергә, фикерләргә, шул фикерне ачык итеп әйтә белергә,

проект эшендә куллана белергә өйрәтү

6. Китап өстендә эшләргә өйрәтү. Танып – белү, образлы һәм логик фикерләү сәләтен үстерү, сөйләмнәрен баету.


  1. Үстерелешле:

Укучыларда туган якны өйрәнүгә актив танып-белү кызыксынучанлыгын үстерү.

Яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, балаларның мөстәкыйльлеген үстерү.

Балаларның иҗади активлыгын, кызыксынучанлыгын, иҗади сәләтен күрү, ачу, аларны үстерү юлларын табу.

Предметара бәйләнешләр булдырып, фикерләү сәләтләрен үстерү, алынган белем – мәгълүматларны камилләштерү, киңәйтү, бер системага салу.

Өйрәнелә торган материалны анализлау, тарихи момент һәм фактларны аңлата һәм исбатлый белү. Акыл эшчәнлеген үстерү.


  1. Тәрбияви:

1.Туган илгә,туган якка мәхәббәт тәрбияләү.

2.Хезмәт сөючәнлек тәрбияләү, җиргә, хезмәт кешесенә мәхәббәт тәрбияләү.

3.Эстетик тәрбия бирү. Сөйләм культурасына, үз – үзенә таләпчәнлек, намуслылык, ныклы һәм тәвәккәл холык, зәвыклы балалар тәрбияләү.
Программаны тормышка ашыру шартлары:


  • Каралган барлык теоретик материалны өйрәнү һәм барлык практик шөгыльне үтәү.

  • Һәр балага индивидуаль якын килү, һәр балага шәхес итеп карау.

  • Барлык дидактик материалдан һәм информацион - коммуникатив технология чараларыннан файдалану.


Эшчәнлекнең форма һәм методлары:

  • укучылар белән әңгәмәләр;

  • табигатьтә күзәтүләр, экскурсияләр

  • иртәләр, викториналар, конкурс, төрле ярышлар

  • рольле, хәрәкәтле , халкыбызның җырлы – биюле уеннар;

  • сәхнәләштерелгән әкиятләр;

  • китап укучылар конференциясе;

  • анкеталар; тестлар;

  • бәйрәмнәр;

  • өлкән буын кешеләре белән очрашулар.

  • иҗади биремнәр үтәү: альбомга материаллар туплау, фотоальбом, реферат, сочинение, рәсем, әвәләү, төрле темаларга зур булмаган телдән журнал әзерләү, газета чыгару

  • махсус әдәбият өйрәнү,музей материаллары белән танышу, җирле газета материаллары белән танышу

  • рәсемнән күргәзмә, табигый материаллардан эшләнмәләрдән күргәзмә оештыру

  • эзләнү-тикшеренү эшен оештыру (материал җыю)

  • авыл, район картасы белән эшләү

Укучы үзләштерергә тиеш:

  • үзенең шәҗәрәсен, әти-әнисенең профессиясен;

  • табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен;

  • үз туган ягыңның культурасын

  • үз авылыңның, үз туган ягыңның тарихын(өлешчә)

  • үз авылыңның, үз туган ягыңның үзенчәлекле урыннары турында белергә;

  • үсемлек һәм хайваннарны саклау- кешелекнең бик әһәмиятле бурычы;

  • табигатьтәүзеңне тоту кагыйдәләрен

- өйдә , урамда, авылда, туган якта чисталыкны саклау һәм яшеллекне саклау;

- үзеңнең сәламәтлегеңне, шәхси куркынычсызлык кагыйдәләрен саклау



Укучы эшли белергә тиеш:

  • үсемлек, хайваннарны күзәтергә; кыргый һәм игүле үсемлекләрне, куакларны, агачларны аера белергә

  • үләннәр җыеп, гербарий ясарга

  • бүлмә гөлләрен тәрбияләргә;

  • йорт хайваннарын тәрбияләргә;

  • өйне, киемнәрне чиста тотарга;

  • үз ягыңдагы күчмә һәм утрак кошларны белергә;

  • табигатьтәге үзгәрешләрне күзәтергә һәм алар турында сөйли белергә;

  • Кызыл китапка кертелгән туган як үсемлекләрен белергә;

  • Авыл, туган якның истәлекле урыннарын белергә;

  • Табигатьне саклауда актив булырга;

  • Карта белән эшли белергә;


Эшчәнлекнең нәтиҗәсе:


  • Укучыларны дәрестән тыш эшчәнлеккә тартып, аларның активлыгын үстерү.

  • Мәктәп, район, республика, Россия күләмендә оештырыла торган интелектуаль уен, конкурсларда актив катнашу.

  • Балалар арасындагы дуслык, бердәмлек, коллективта үз – үзеңне тотуның югары мөмкинлекләре.


Программаның эчтәлеге




Тема

1 класс

2 класс

3 класс

4 класс

1.

Экологиягә кереш.

1

1

1

1

2.

Безнең дусларыбыз.

3

4

2

2

3.

Агачлар нәрсә турында серләшә.

4

3

3

4

4.

Туган ягымның хайваннар дөньясы

6

3

2

3

5.

Туган ягымның терек булмаган табигате

6

7

5

5

6.

Бүлмәм гөлләре-өем бизәге

1

1

1

1

7.

Мин һәм минем гаиләм

4

4

3

3

8.

Туган җир, туган авылым..

5

4

7

5

9.

Туган якның мәдәнияты.

2

3

3

4

10

Экологик проблемалар

1

4

7

6







33

34

34

34


1.Экологиягә кереш. Бу бүлекнең максаты – укучыларга башлангыч экологик белем һәм тәрбия бирү, аларда экологик культура формалаштыру, табигатькә кызыксыну уяту, аны саклау проблемаларын дөрес аңлау, табигатьтә үзеңне тота белү күнекмәләре булдыру, экосистемаларда барган үзгәрешләрне, тере организмнар арасындагы үзара бәйләнешләрне күзәтү.
2. Безнең дусларыбыз. Программаның бу бүлегендә балалар йорт хайваннарын күзәтергә, аларны тәрбияләргә өйрәнәләр. Балалар безнең якта очраучы күп кенә кошларны танымыйлар. Шуны исәпкә алып, программага кошлар турында да бүлек куйдык. Иллюстрацияләр карау, урамда кошларны күзәтү, шигырь, хикәя уку, табышмаклар чишү кебек эш төрләре кулланыла.
3. Агачлар нәрсә турында серләшә. Агачка беркем дә яфракларын кайчан коярга кирәклеген әйтми. Көз килүгә, яфраклар үзләренең төсен үзгәртәләр һәм коелалар. Агачлар кышка кәүсә һәм ботакларында крахмал туплыйлар һәм кышкы йокыга талалар. Җәен дә кышын да бер үк төстә бары тик чыршы матуркай гына кала. Чыршының энәле дуслары бар- нарат, кедр, карагай. Бу бүлектә агачларга сакчыл караш төп урынны алып тора..
4. Туган ягымның хайваннар дөньясы. Иллюстрацияләр карау ,хайваннар дөньясы турында хикәяләр уку, аларның кышка әзерлеге, урман җәнлекләре белән танышу .
5.Туган ягымның терек булмаган табигате Бала агач ботагын сындырса, алай ярамаганлыгын аңлатабыз.Чәчәк букетларына сокланабыз. Ә терек булмаган табигать никадәр кызыклы...
6. Бүлмәм гөлләре-өем бизәге Шундый халык сынамышы бар, әгәр дә өйдә тынычлык хөкем сөрә икән, кешеләр арасында дустанә мөнәсәбәт икән, ул өйдә гөлләр шаулап үсә. Тәрәзә төбендә шаулап гөл үсә икән, өйдә, класста гөлләр чәчәк атып утыра икән- бу урында яхшы атмосфера дигән сүз. Балалар гөлләрне тәрбияләргә өйрәнәләр, эзләнү эшчәнлеге белән шөгыльләнәләр.
7. Мин һәм минем гаиләм. Гаилә тарихын өйрәнү. Нәсел шәҗәрәләренең ерак тарихыбызны өйрәнү өчен мөһим чыганак булуы. Шәҗәрә төзү үрнәкләре.Нәселнең шәҗәрәсен төзү .Гаиләдә электән сакланган хатларны туплау,хатлардагы мәгълүматларны файдалану. Нәселнең шөгыльләрен, һөнәрләрен өйрәнү.Укымышлы һәм озын гомерле кешеләре турында мәгълүмат җыю. Гаилә традицияләре һәм аларны саклау..

8. Туган җир, туган авылым Авылга нигез салыну. Исеме, риваятьләре, мәйданы, географик урыны, халкы, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы белән танышу. Истәлекле урыннарга сәяхәт. Чишмәләр, су буйларын күзәтү. Географик атамалар. Безнең тирәдәге инешләр. Авылның истәлекле урыннарына сәяхәт. Туган як музеена экскурсия Мәктәп тарихы.



9 "Табигатьне саклау”. Бу бүлектә балалар Кызыл китап төшенчәсе белән танышалар, сирәк очрый торган үсемлек һәм хайваннар дөньясы белән танышалар.

10 . Экологик проблемалар. Авылымда, туган ягымда экологик проблемалар.

Тематик планлаштыру.

1 класс - 33 сәгать.



п/п

Тема

Сәгать саны

1

Мин һәм минем гаиләм. Гаилә әгъзалары. әти-әниемнең исем-фамилиясе, отчествосы.

1

2

Әти-әниемнең эш урыннары, гаиләмдә хезмәт һәм ял.

1

3

Минем өем, урам, мәктәбем. Авылымда урам исемнәре.

1

4

Минем туган авылым-Олы Салтык. Район картасы буенча эш

1

5

Һава торышы турында. Ел фасыллары.

1

6

Урманга көзге экскурсия.

1

7

Викторина "Табигатьтә көзге үзгәрешләр.".

1

8

Елның төрле фасылында авылымда хезмәт.

1

9

Үсемлек һәм хайваннар безнең янәшәдә. Үсемлек һәм хайваннарга сакчыл караш

1

10

Туган ягымның терек булмаган табигате. “Көз темасына кроссворд чишү.

1

11

Габдулла Тукай шигырьләре ярдәмендә авылым табигате буйлап сәяхәт. Ачык дәрес (әдәби уку дәресе)

1

12

Авылымда кыш

1

13

Безнең якның кайсы кошлары ңылы якка оча, ә кайсылары кала? Кошларга кышын ничек ярдәм итеп була?

1

14

Табигатькә сәяхәт. Кошларны күзәтү, җимлек кую.

1

15

Йорт хайваннарының кышка әзерлеге.

1

16

Җәнлекләрнең кышка әзерлеге.

1

17

Кышкы табигатькә сәяхәт “Җәнлек эзләрен таныйсыңмы?”

1

18

Классымда бүлмә гөлләре, аларны тәрбияләү.

1

19

Экологик әкиятләр.

1

20

Яз килә, яз килә, яз тәрәзәдән көлә.Яз турында сөйләшәбез.

1

21

Яз кешеләр тормышында.

1

22

Язын йорт хайваннары

1

23

Язын кошлар.

1

24

Язын җәнлекләр.

1

25

Язгы табигатькә сәяхәт. “Мин ни өчен язны яратам”

1

26.

Кояш,һава һәм су- безнең якын дуслар.

1

27.

Безнең бакчада үсемлек, куак һәм агачлар.

1

28.

Минем туган ягымда яфраклы һәм ылыслы агачлар.

1

29

Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбыз һәйкәленә сәяхәт

1

30.

Минем туган авылымда җәй.

1

31.

“Изгеләр” чишмәсенә сәяхәт”

1

32.

КВН “Барысын да белергә телим”

1

33.

Йомгаклау.

1



2 класс - 34 сәгать

п/п

Тема

Сәгать саны



"Туган ил", "Ватан” төшенчәләре. Татарстан гимнын өйрәнү.

1



Гаиләм составы.. Бабайлар һәм әбиләр. Бабай һәм әбиләрнең фамилиясе. Өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләү.

1



Минем авылым. Минем адрес. Минем район. Район картасы буенча эш

1



Безнең күршеләр кем? Кама Тамагы-район үзәге.

1



Безнең якның табигате. Көз килде. Иҗади эш;шигырьләр иҗат итү.

1



Безнең якларда ашарга яраклы һәм агулы гөмбәләр.

1



Көзге урмага экскурсия.

1



Көзге яфраклардан гербарий төзү.

1



"Көзге матурлык. Инша язу".

1



“Кыргый һәм игүле үсемлекләр” Ачык дәрес

1



Культуралы һәм игүле үсемлекләргә сакчыл караш тәрбияләү. Уен”Үсемлекләрне таныйсыңмы?”

1



Әңгәмә”Икмәк-табын күрке” Әкият уку.

1



Эзләнү-тикшеренү эше. “Оча торган чәчәкләр”

1



Безнең урманда үсемлекләр.

1



Йорт хайваннарының төрлелеге . Хайваннар, кошлар. Бал кортлары.

1



Эзләнү-тикшеренү эше. Табигать бүләге (бал кортлары)

1



Туган як елгалары. Елгаларны саклау.

1



Кышкы урманга экскурсия. Урманда кышкы тормыш.

1



Минем авылым бүген.

1



Авылымның үткәне.

1



Кышын урамым тормышы.

1



Әти- әниемнең эш урыны.

1



Татар халкының милли бәйрәмнәре. Хәрәкәтле уеннар.

1



“Кошлар көне” Иртә.

1



Туган ягым кошлары “Тавышын таны” уены. Кошларны күзәтү.

1



“Сабантуй мәйданы .Аның экологик торышы. Экскурсия.

1



Авыр сугыш елларында авылым кешеләре. Мәктәп музеена экскурсия.

1



Һәйкәл янын тәртипкә китерү, чәчәкләр утырту.

1



Өй тирәсендә яшеллек. Чәчәк кәлшәсе утыру, аларны тәрбияләү.

1



Өйне, ишегалдын, урамны чиста тоту.Практик эш.

1



Иҗади биремнәр үтәү. Кроссворд төзү ”Бу нинди чәчәк?”, "Бу нинди агач”

1



“Туган авылымда дару үләннәре” Әңгәмә. Дару үләннәре җыю.

1



“Түгәрәк болын”га экскурсия. Аның экологик торышы. Мин ничек ярдәм итә алам?

1



Йомгаклау.

1

: upload -> images -> files
files -> Рефератның тулы исеме 1 Ясемин Демирджи, магистрант
files -> Урок по Новой истории в 8 классе по теме: США в XIX веке: модернизация, отмена рабства и сохранение республики
files -> Коммуникатив компетенция (аралашу осталыгы) формалаштыру. Компетенция
files -> Элективный курс «Абсолютная величина (модуль)»
files -> Техническое задание на выполнение мероприятия
files -> Программа реализуется в рамках образовательной программы мбоу дод «цвр «Тулпар», спортивно-технической направленности
files -> Муниципальный этап всероссийской олимпиады школьников по химии
files -> Ввести в действие с Приказ № от Директор Т. П. Матлина


  1   2   3


©netref.ru 2019
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет