I. Әдәбият теориясе



жүктеу 115.56 Kb.
Дата03.05.2016
өлшемі115.56 Kb.
: download -> version
version -> Оқушылардың орта буынға бейімделуі барысында жүргізген жұмыстар туралы анықтама. қазан 2014ж
version -> Қазақстан тарихы бойынша Ұбт шпаргалкалары а а. Иманов көтерiлiс отрядтарын қаруландыру үшiн – қару-жарақ шығаруды ұйымдастырды
version -> Дома на окне пылился светильник со сломанным абажуром
version -> Қыс Қыстың ақ бояуы Көрпеге жер оранды Балалар ойнап далада Сырғанаққа тояды Ақ мамық қарды жер Балалар ойнап күлуде Мұзайдында сырғанап Астана
version -> Абай Құнанбайұлы
version -> Mұхтар Омарханұлы Әуезов
version -> Сабақ Қазақтың ұлттық ою түрімен құрлық суын бейнелеу
version -> Қазақ әдебиеті пәнінің негізгі мектепте оқытылу нысаны қазақ әдебиетінің үлгілері Басқа ұлт өкілдерінің қазақ халқының мәдениетін, әдебиетін, өнерін, тілін т б
Татар мәктәп-гимназияләре өчен татар әдәбиятыннан олимпиада сораулары

(республика туры)

9 сыйныф

I. Әдәбият теориясе.
1. Борынгы һәм Урта гасырлар әдәбиятында киң таралыш алган дини-әхлакый һәм суфыйчылык юнәлешләренә чагыштырма характеристика бирегез. Фикерегезне берәр мисалга нигезләнеп аңлатыгыз. (5 балл)
2. Тестлар. Дөрес җавапка + (плюс) тамгасы куегыз. (Һәр дөрес җавап 2 (ике) балл белән бәяләнә)
1) Халык авыз иҗатында эпик характердагы, гадәттә, әкият сюжетларын, риваять-легендаларны әдәби эшкәртеп уйланган әсәр:

- баллада

- дастан

- бәет


- хикәят
2) Төрки-татар әдәбиятларында кечкенә күләмле дидактик характердагы әсәр:

- кыйсса


- газәл

- касыйдә

- хикмәт
3) Теге яисә бу сыйфатны арттырып, купшы пафос белән чагылдырган мактау шигыре:

- мәдхия


- мәрсия

- кыйтга


- мөнәҗәт
4) Әдәбиятта үткән чорларда формалашкан, актуаль һәм кыйммәтле дип кабул ителгән, үзләштерелгән яисә иҗат ориентиры итеп алынган тәҗрибә:

- яңачалык

- кыйммәтләр

- традиция

- мирас

II. Әдәбият тарихы.
1. Алтын Урда чоры әдәбияты буенча сорау-биремнәргә җавап бирегез:
1) Әлеге чор үз эченә алган вакытны (якынча) күрсәтегез (1 балл).
2) Чорның язма истәлекләре нинди характерда (формада) безгә килеп җиткән? (һәр дөрес җавап 0,5 балл белән бәяләнә)
3) Әлеге чор әдәбияты үсешендәге төп юнәлешләрне атагыз. (һәр дөрес җавап 1 балл белән бәяләнә)
4) Чор әдәбиятына хас сыйфат-билгеләрне күрсәтегез. (һәр дөрес җавап 1 балл белән бәяләнә)
5) Чор әдәбиятының нигезен тәшкил иткән авторларны һәм аларның әсәрләрен атагыз. (һәр дөрес җавап 0,5 балл белән бәяләнә)
6) С.Сараиның “Сөһәйл вә Гөлдерсен” әсәрендә урын алган мәсьәләләр. (һәр дөрес җавап 1 балл белән бәяләнә)

2. Габделҗәббар Кандалый тормышына һәм иҗатына бәйле сорау-биремнәргә җавап бирегез:
1) Кандалый кайсы мәдрәсәләрдә белем ала? (һәр дөрес җавап 0,5 балл белән бәяләнә)
2) Сезгә таныш шигырь-поэмаларын санап чыгыгыз. (һәр дөрес җавап 0,5 балл белән бәяләнә)
3) “Тотынышып кулың кулга...” (“Мулла белән абыстай”) шигыренең яңалыгын билгеләгез. (3 балл)
4) Кандалый – мәхәббәт җырчысы. Әлеге фикерне “Сахибҗәмал” поэмасына нисбәтле аңлатыгыз. (3 балл)
5) “Якутлар табыладыр вакыт берлән,

Вакытлар табылмыйдыр якут берлән” икеюллыгы турында уй-фикерегез белән уртаклашыгыз. (2 балл)


III. Эпик әсәргә анализ.
Г.Гыйльмановның “Ике йөрәкле кеше” хикәясен анализлагыз. (10 балл)
Ике йљрђкле кеше
Андый буранлы кљннђр кыш кљннђрендђ књп булмый торгандыр. Ђнкђй мондый буранны «ќен туе» ди. Књз ачкысыз кар гарасаты. Ишектђн упкын тљбенђ тљшкђндђй чыгып китђсећ... Ничек кенђ ќылы киенсђћ дђ, суык ќил «ђ» дигђнче сине њзенећ зђмџђрир кочагына йолып ала, тђнећдђге џђр књзђнђгећђ салкын энђсен кадап чыга... Бит-йљзећне тун якалары белђн томалап, њз-њзећне кочып, ярым йомарланган хђлдђ барасыћ да барасыћ. Ић мљџиме, трамвай тукталышына кадђр алып баручы сукмакны югалтмаска кирђк... Гел шул хакта гына уйларга туры килђ. Уйларыћ башка якка китеп, юлдан язсаћ, тиз генђ эзгђ тљшђм димђ. Ђле дђ ярый усал ќил тапталудан таш кебек каткан сукмак карын ялап та, кимереп тђ ала алмый...

Мин ул тавышны байтактан ишетеп килдем. Башта аны ќил галђмђтедер дип уйладым. Аннары књћелемђ, зђџђр суыктан тавыш галлюцинациясе башланамы ђллђ, дигђн уй тљште. Ничек кенђ булмасын, њзђкне љзеп чыелдаган тавыш бетмђде, киресенчђ, кљчђя, ачыклана гына барды...

Чыелдавык тавыш чыгарып яткан ул тљргђккђ мин аздан гына китереп басмадым. Њзем дђ сизмђстђн читкђ тайпылдым. Тљргђк кыймылдап куйды. Сукмак читендђ биялђй кадђрле генђ кљчек баласы ята иде. Ђйе, ята иде, чљнки чак кына калкына башласа, аны ќил, сукмактан кубарып, њзе белђн ђллђ кайларга алып китђр тљсле иде.

Кљчекне кулыма алдым. Аныћ калтыранган тђнен тойдым. Тиздђн бу калтырану њземђ дђ књчте, џђм мића ђлеге кечкенђ ќан иясе алдында ачы буран љчен, кљчекне адаштырып калдырган кешелђр љчен бик тђ, бик тђ оят булып китте...

Изњемне ачып, кљчекне куеныма куйдым. Ќылыны тоеп алган тере йомгак њзе дђ эчкђрђк њрмђлђде, нђкъ йљрђк турысына барып ќитеп, борынын култык астына тљртте дђ тынып калды...

Минем њземђ дђ ќылы булып китте. Бураны-кары да, зђџђр суыгы да инде куркытмый. Бу мизгелдђ мин џђр кар бљртегенђ књзлђрен йома торган, суыкныћ џђр сулышына бљрешеп ката торган гадђти кеше тњгел идем. Уен эшмени – куенымда ярсып-ярсып берьюлы ике йљрђк тибђ лђса!


Татар мәктәп-гимназияләре өчен татар әдәбиятыннан олимпиада сораулары

(республика туры)

10 сыйныф

I. Әдәбият теориясе.
1. “Реализм” һәм “романтизм” төшенчәләренә чагыштырма характеристика бирегез. Фикерегезне берәр мисалга нигезләнеп аңлатыгыз. (5 баллга кадәр)
2. Тестлар. Дөрес җавапка + (плюс) тамгасы куегыз. (Һәр дөрес җавап 2 (ике) балл белән бәяләнә)
1) Теге яисә бу кешедән, әйбер-күренештән усал һәм ачы итеп көлү:

- юмор


- сатира

- пародия

- ирония

2) Персонажларның трагик каршылыгына нигезләнгән һәм гадәттә фаҗига белән тәмамлана торган драматик әсәр:

- драма

- трагикомедия



- трагедия

- мелодрама

3) Әсәрдә күтәрелгән мәсьәләләрнең чишелешеннән чыккан нәтиҗә:

- тема


- идея

- эпилог


- эчтәлек

4) Драматик әсәрдә вакыйганың урынын, вакытын, персонажның хәл-халәтен һ.б. ачыкларга ярдәм итә торган автор аңлатмасы:

- ремарка

- реплика

- пролог

- чишелеш


II. Әдәбият тарихы.
1. ХХ гасыр башы татар шигърияте буенча сорау-биремнәргә җавап бирегез:
1) Чор шигъриятенең төп көчләрен тәшкил иткән шагыйрьләрне атагыз. (һәр дөрес җавап 0,5 балл белән бәяләнә)

2) Поэзиядә өстенлек иткән тема-мотивларны күрсәтегез. (һәр дөрес җавап 1 балл белән бәяләнә)

3) Реализм юнәлешендә иҗат итүче шагыйрьләрне атагыз. (һәр дөрес җавап 0,5 балл белән бәяләнә)

4) Романтизм юнәлешендә иҗат итүче шагыйрьләрне атагыз. (һәр дөрес җавап 0,5 балл белән бәяләнә)

5) Г.Тукай иҗатыннан пейзаж лирикасына, гражданлык лирикасына, сәяси лирикага, күңел (мәхәббәт) лирикасына, фәлсәфи лирикага мисаллар китерегез. (һәр дөрес җавап 1 балл белән бәяләнә)

6) С.Рәмиевнең “Таң вакыты” шигыре исеменә салынган мәгънәне аңлатыгыз. (3 балл)

7) Дәрдемәнднең Сезгә таныш шигырьләрен языгыз. (һәр дөрес җавап 0,5 балл белән бәяләнә)
2. Галиәсгар Камалның тормышына һәм иҗатына бәйле сорау-биремнәргә җавап бирегез:

1) Г.Камал туып-үскән урынны языгыз. (1 балл)

2) Г.Камал кайсы мәдрәсәләрдә укып белем ала? (һәр дөрес җавап 0,5 балл белән бәяләнә)
3) Г.Камалга нинди газета-журналларда эшләргә туры килә? (һәр дөрес җавап 0,5 балл белән бәяләнә)

4) Драматургның басылып чыккан беренче пьесасын атагыз. (1 балл)

5) “Беренче театр” комедиясенең исеменә салынган мәгънәне аңлатыгыз. (3 балл)

6) “Банкрот” әсәрендәге катнашучыларны төп герой, ярдәмче герой, эпизодик герой, аталучы герой кебек төркемнәргә бүлеп чыгыгыз. (һәр дөрес җавап 0,5 балл белән бәяләнә)

7) “Банкрот” комедиясенең төп конфликтын аңлатыгыз. (3 балл)

8) Автор идеалын кем (нәрсә) чагылдыра? (2 балл)


III. Эпик әсәргә анализ.
Г.Гыйльмановның “Туган нигез” хикәясен анализлагыз. (10 балл)
ТУГАН НИГЕЗ
Машинам каршында пәйда булган авылга килеп керү белән йөрәгем кысылып куйгандый булды, хәтта ешрак тибәргә кереште, күңелем ымсынып җилкенде, ярсынган җаным, бишектәге сабый кебек, ниндидер җылы бер дулкында тирбәлеп тора башлады. Мин, ашыгып-кабаланып, бу халәтемнең сәбәбен эзләдем. Карашым әле тигез итеп коелган, төрледән-төрле төсләргә буялган коймалар буйлап йөгерде, әле пөхтә, җыйнак, берсеннән-берсе матур йортларга кагылып, һәрберсенә азга гына булса да тукталып үтте. Аннары урам башында бер урынга җыелып торган биек тупылларга күзем төште. Карашларым, шул тупыллар буенча үрмәләп, томырылып күккә менеп киттеләр. Һәм юкка түгел. Алар анда сихри нур балкышына юлыктылар... Юк, балкыш кына түгел иде бу. Минем алдымда ниндидер тылсым белән күктән килеп иңгән, яисә күккә иңеп югала торган нур баганасы иде. Әнә ул кояшка кадәр менә дә, аны да узып, күкнең җиде катына, илаһи дөньяга кадәр күтәрелә...

Очына менеп җитә алмыйча, бу сихри нур сукмагы буйлап кабат җиргә – авылның нәкъ урта бер җиренә төштем... Шунда гына чамалап калдым: бу сихри сукмак урам уртасындагы яшел капкалы, алтынсу төскә буялган йортны яктыртып, балкытып тора икән. Әкият дими ни дисең инде... Көпә-көндез нурланып, балкып торсын әле бу йорт!.. Машинамны шул йортка табан борам, акрын гына килеп, янәшәсендә бөдрә толымнарына уралып утырган шомырт куагы үскән капка төбенә тукталам... Кыймылдарга да куркып, бераз тын калып торам. Юк икән, тыйнак кына елмаям икән...

Күңел шушы капкага керергә өнди, җаным шушы кояшлы, нурлы өйгә ымсына. Машинадан төшеп, баягы нур яңгырына коенасы килә. Ә мин чыкмыйм... Илаһи очрашу ләззәтен бераз кичектерәсем килә, ахры... Күңел алдагы сихри, хәтта бераз шаукымлырак яшәү мизгеленә өлгереп җитмәгән кебек... Йөрәк тибеше дә тансыкласын бераз...

Шулай булды да. Кинәт мин үземне бәхетле итеп тойдым. Дөньям түгәрәкләнде. Күңелем үз урынына утырды. Шул бәхетемне куеныма алып, ишекне ачтым, тышка омтылдым... Күпереп торган яшел чирәм өстенә бастым, бөтен барлыгым белән җирнең җылысын, җилнең назын, дөньяның сулышын тойдым...

Ә нур балкышы шул килеш тора. Дулкыныланып-дулкынланып ала, кояшның үзе кебек, алтынсу төскә буялган йорт өстендә ялкынсынып уйный...

Яшел капканы ачып эчкә кердем. Күңелгә ургылып ниндидер җылы җил-дулкын килеп бәрелде. Шул ук мизгелдә ниндидер серле, дәртле-моңлы аһәң сызылып, яңгырап тора башлады... Юк, бу бәхет кенә түгел, бу – илаһи хыял, Ходай мәрхәмәте, иң мөһиме, хакыйкать белән очрашу кебек иде. Бу хакыйкатьне бала чагымда, аннары... беренче мәхәббәтем белән очрашу вакытында гына татыганым булгандыр...

Кинәт өй ишеге ачылып китте. Һәм мин берьюлы бәхет, изге хәтер, илаһи хыял, киләчәк һәм хакыйкать белән очраштым...

Каршымда кайчан гына кайтсам да сизенеп каршы чыга торган газиз кешем – сөекле әнкәем басып тора иде. Туган авылыма кайткан, туган нигеземә аяк баскан мәл иде бу!

Татар мәктәп-гимназияләре өчен татар әдәбиятыннан олимпиада сораулары

(республика туры)

11 сыйныф

I. Әдәбият теориясе.
1. “Трагедия” һәм “драма” төшенчәләренә чагыштырма характеристика бирегез. Фикерегезне берәр мисалга нигезләнеп аңлатыгыз. (5 баллга кадәр)
2. Тестлар. Дөрес җавапка + (плюс) тамгасы куегыз. (Һәр дөрес җавап 2 (ике) балл белән бәяләнә)
1) Геройларны кискен каршылыкта сурәтләүче, романтик, символик-аллегорик характердагы сюжетлы әсәр:

- мөнәҗәт

- робагый

- баллада

- нәсер
2) Төп герой тормышындагы вакыйгаларны бер үзәккә туплап сурәтләгән уртача күләмле эпик әсәр:

- роман


- хикәя

- повесть

- новелла
3) Әдәби әсәрдә геройның эчке дөньясын ачуга хезмәт итә торган алымнар берлеге:

- хронотоп

- психологизм

- портрет

- пейзаж
4) Әсәрдә вакыйга-хәлләр яисә кеше характерының үсү-үзгәрү тарихын сурәтләү:

- сюжет


- төенләнеш

- мотив


- конфликт

II. Әдәбият тарихы.
1. Бөек Ватан сугышы чоры әдәбияты буенча сорау-биремнәргә җавап бирегез:
1) Бөек Ватан сугышы кырларында яисә дошман әсирлегендә һәлак булган әдипләрне атагыз. (һәр дөрес җавап 0,5 балл белән бәяләнә)
2) Батырлыгы өчен Советлар Союзы Герое исеменә, иҗаты өчен Ленин премиясенә лаек булган әдипне атагыз. (1 балл)
3) Поэзиядә чагылыш тапкан тема-мотивларны күрсәтегез, һәрберсенә мисал китерегез. (һәр дөрес җавап 1 балл белән бәяләнә)
4) Сугыш чорында язылган хикәяләрне һәм авторларны атагыз. (һәр дөрес җавап 0,5 балл белән бәяләнә)
5) Сугыш чорында язылган драма әсәрләрен күрсәтегез. (һәр дөрес җавап 0,5 балл белән бәяләнә)
6) Ә.Еникинең сугыш чорында язылган хикәяләрен атагыз, аларны нәрсә берләштерә? (4 балл)
7) М.Җәлилнең “Кошчык” шигырендәге яшәү һәм үлем фәлсәфәсен аңлатыгыз. (3 балл)

2. Хәсән Туфанның тормышына һәм иҗатына бәйле сорау-биремнәргә җавап бирегез:
1) Шагыйрь иҗатын шартлы рәвештә нинди чорларга бүлеп өйрәнү кабул ителгән? (3 балл)
2) Әдипнең Урал эшчеләре тормышыннан алып язылган поэмаларын атагыз. (һәр дөрес җавап 0,5 балл белән бәяләнә)
3) Тоткынлык чоры иҗатына хас тема-мотивларны күрсәтегез, мисаллар китерегез. (һәр дөрес җавап 1 балл белән бәяләнә)
4) Әдипнең хатыны Луиза Салигаскаровага багышлап яисә аның белән бәйле шигырьләрен атагыз. (һәр дөрес җавап 0,5 балл белән бәяләнә)
5) “Агыла да болыт агыла” шигырендә тоткынлыктагы шәхеснең кичерешләрен чагылдыру алымнарын күрсәтегез. (3 балл)
6) Шигырь формасына бәйле эзләнүләрен аңлатыгыз. (2 балл)
7) Кайсы шигырьләре популяр җыр булып китә? (һәр дөрес җавап 0,5 балл белән бәяләнә)
8) “Сездә идем:

Мәңге сездә калам!..” шигъри юлларына бәйле уй-фикерегез белән уртаклашыгыз. (2 балл)



III. Эпик әсәргә анализ.
Г.Гыйльмановның “Минем янга атлар килде...” хикәясен анализлагыз. (10 балл)
МИНЕМ ЯНГА АТЛАР КИЛДЕ…

Бњген таћ белђн Салпар авылында берсеннђн-берсе шомлырак ике хђбђр таралды. Буран котырган бу тљндђ, ферма стеналарын ќимереп, колхозныћ ић хђлле биш атын урлап киткђннђр. Халидђ белђн Зђкђриянећ кече уллары уеннан кермђгђн. Урам очында яшђњче Матур апасында да кунмаган, књршедђге дус малае Рљстђмдђ дђ табылмаган…

Атлары табылыр. Табылмаса да берни эшлђр хђл юк. Ат дип инде… Гомер-гомергђ атлар югалып торган. Кеше бђласе тњгел бит. Ђ менђ кеше баласы… Кеше баласы кызганыч. Кайдадыр буран куенында хђлсез, ќансыз булып ята микђн мескенкђй?

Авыл ирлђре, икегђ бњленеп, бер тљркеме ындыр артларыннан, икенчесе Чабак елгасы буйларыннан йљреп кайтырга булдылар. Хатын-кызлар, ќыелышып, Халидђне тынычландырырга калдылар. Берничђ сђгатьтђн бишђр-алтышар кешелек ике тљркем иске тегермђн буасы љстендђ очрашты. Буранныћ, тагын да кљчђеп, пыр тузынган бер вакыты иде бу. Ул ихтыярсыздан гарасат эчендђ калган Хода бђндђлђренећ ђле бњрек колакларыннан, йђ булмаса књтђрелгђн якаларыннан яисђ ќић-чабуларыннан тарткалап китђ, ђле юлны карау љчен генђ ачылып алган йљзлђренђ, књз-керфеклђренђ ђчеттергеч салкын карын сылап куя…

Љзек-љзек сњзлђр белђн генђ сљйлђшеп алалар. «Бармы?» — «Юк». «Табылдымы? — «Юк». «Ишетђсећме?» — «Юк». Шул гына. Зђкђрия бљтенлђй дђшми. Аныћ књћелендђ нилђр генђ бардыр. Ђнђ ничек љзгђлђнђ, изалана. Шул арада олы, матур књзлђре эчкђ кереп баткан, йљзен вак-вак ќыерчыклар каплап љлгергђн. Њзе бертуктаусыз тђмђке кабыза. Бер-ике генђ суыра да ташлый, бер-ике суыра да ташлый. Суыктан тућа башлаган борын очына ак тљймђ ябыштырып куйганнар диярсећ, — аны сизми дђ ул…

Тагын таралдылар. Бу юлы Курай тавы буйларын, фермалар артына ќыелган эскерт тирђлђрен карап кайтырга булдылар. Очрашу урыны итеп тимерчелек артында њсеп утырган кушкаен агачын билгелђделђр. Кемдер: «Ориентир номер один — кушкаен», — дип кљлдермђкче булса да, авыз ерып елмаючы табылмады.

Шулай йљри торгач, тагын бер-ике сђгать вакыт њтте. Ђзмђвердђй ир-атларныћ бљтен авыл буйлап эзлђнеп йљрње буранныћ ќен ачуларын чыгарды. Ул тагын да ярсыбрак улый башлады,авыл бетереп, арлы-бирле йљрњче адђм балаларын этеп-тљртеп љйлђренђ куып кертмђкче булды. Ђмма бу юлы да телђгенђ ирешђ алмады. Аптырагач, бљтенесенђ кул селтђп, Чабак елгасы аша салынган агач књпер астына тљшеп, шыћшый-шыћшый бљгђрлђнеп ятты.

Кинђт бљтен дљнья тынып калды. Кљн ачылып китте. Халидђ белђн Зђкђриянећ буранда адашып югалган кече малаен эзлђњче ирлђр дђ иркен тын алдылар. Буран туктаган мђлдђ ике тљркем дђ ферма янына тарттырып куелган эскертлђр рђтенђ якынлашып килђлђр иде. Алар очрашып кушылырга, сњз алышырга љлгерми калдылар, арадан кемдер шомлы тавыш белђн:

— Нинди ђкђмђт бу?! — дип, кычкырып диярлек ђйтеп куйды. Бљтен кеше, бердђй булып, сљтче Нурыйга табан борылды, аннары, аныћ књз карашы буйлап, кыр ягындагы ић соћгы эскерт янђшђсендђ пар бљркеп торган кар кибђненђ тљбђлделђр…

Чып-чын могъќиза иде бу. Бу чыгарып, парланып утырган кар тавын, кар тњмгђген кемнећ књргђне бар соћ?!

Нидер сизенгђн кебек, барысы да дђррђњ шунда ашыктылар. Беренче барып ќиткђннђр, кушкуллап, яћа, йомшак карны читкђ кљрђргђ керештелђр. Борыннарына ат исе килеп бђрелгђч кенђ, аћышып, бер-берсенђ карашып алдылар. Озакламый бљтенесе дђ ачыкланды. Кеше биеклеге кар љеме астыннан колхозныћ югалган биш аты килеп чыкты. Алар тњгђрђклђнеп басканнар да, башларын тњбђн иеп, урта бер ќирдђ, карлы салам љстендђ хђлсез, ќансыз булып яткан бала кисђгенђ ќылы тын-сулышларын љреп, пар-бу бљркеп торалар…

Кешелђрне књрњгђ, атлар алмашлап башларын калкытып алдылар, кайсыдыр тонык кына кешнђп куйды. Ђмма бер ат та урыныннан кузгалмады. Зђкђрия, йљгереп килеп, малаеныћ љстенђ иелде, аныћ башын књтђреп, иплђп кенђ књкрђгенђ кысты:

— Балам!..

Бала ыћгырашып куйды. Аннары, акрын гына бозлы керфеклђрен ачып, хђлсез, ишетелер-ишетелмђс тавыш белђн:



  • Ђтием… Минем янга атлар килде… — диде.




©netref.ru 2017
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет