Махмут Галяу МӨҺАҖирләР



жүктеу 1.85 Mb.
бет1/13
Дата28.04.2016
өлшемі1.85 Mb.
  1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   13
: rus -> file -> pub
pub -> Культуру восстановить сложнее, чем экономику
pub -> Среднекирменского сельского поселения мамадышского муниципального района республики татарстан
pub -> Народные средства и способы борьбы с колорадским жуком
pub -> Здоровый авантюризм каримова
pub -> Тукаевский район Транспортное обслуживание
pub -> Какие бывают породы кур?
Махмут Галяу
МӨҺАҖИРЛӘР
Романда 1897 елгы халык санын алу вакыйгасына бәйле рәвештә кузгалган крәстиән чуалышлары, бүлгенлеккә түшкән татар крәстиәннәренең бәхет эзләп, патша хүкүмәте эзәрлекләвеннән качып Түркиягә күчеп китүләре һәм андагы каршылыклы язмышлары турында сүйләнә.
I
1897 елның башы иде. Халык шау килде:
Бүтен халыкны күчләп чукындырасылар, имеш...
Чукындыру үчен мүселман халкының санын аласылар, имеш. Шул турыда боерык килгән ди...
Баштарак колактан-колакка гына сүйләнелгән, түрле җәбер-золымнар белән коты алынган татар крәстиәнен шомландырган бу сүзләр тора-бара дүрескә чыкты...
Колак ишеткән нәрсә күз алдына килә диләр бит. Менә бу хәбәрнең чынлыгы да, земский начальник, становой, старшина, писарь һәм старосталар аркылы, бүтен күләме белән халык алдына килеп басты.
Бүтен авылларның старосталары волость үзәгенә җыйнатылып, аларга тупас казна теле белән:
Егерме җиденче гыйнварда бүтен халыкның саны алына: халык шуңар әзерләнсен; авылга килгән сан алучылар яхшы каршы алынып, аларга кирәкле мәгълүмат дүрес бирелсен! Каршылык күрсәтүчеләр яки туры җавап бирмәүчеләр каты җәзага тартылачак! – дип игълан ителде.
Старосталар, куштаннар үчен дә бу боерык күтелмәгән бер нәрсә иде. Башта алар да куркындылар, дәрья түсле ташый башлаган агымга алар да иярә яздылар. Яшертен генә телдән сүйләнелгән, ахыр килеп дүрескә чыккан бу шомлы хәбәрне халыкка ничек итеп белдерергә, ничек итеп аны бу куркыныч эшкә үндәргә җай таба алмыйча аптыраштылар. Боерыкны үтәмичә мүмкин түгел, аны ничек кенә булса да җиренә җиткерергә кирәк иде.
Волостька барып кайткан күннең иртәгәсендә Фәйзулла староста җыен җыйнар дип күтелсә дә, ул ашыкмады. Куштаннар үзара киңәшкәләделәр. Ләкин, колактан колакка йүргән уйдырмалар белән кызып күзен кан баскан халыкны тынычландырырлык һәм теге шомлы хәбәрнең тәэсирен йомшартырлык бер юл да, бер чара да таба алмадылар.
Ул арада кара халыкның шомланып шаулашуы артканнан-арта барды. Теге хәбәрне инде ачыктан-ачык сүйләүдән дә тартынмас булдылар. Каравыл үендә, мәчет алдында, чат башларында һәркемнең телендә шул бер сүз иде:
Күчләп чукындырасылар икән...
Чукындырыр үчен халык санын аласылар икән...
Җыен җыйналып, волостьта сүйләнгән сүзләр белән халык һаман да таныштырылмагач, шомлану тагы да күчәйде. Хатын-кыз Әсма остабикә белән Җиһан абыстайга берәр җамаяк он яки ипи күтәреп барып, теләк теләтте. Садака биреп, Алладан ярдәм, изгеләрдән мәдәт соратты. Һәркем елады, белгән догаларын укып Аллага сыенды. Ләкин аңа карап ниндидер зур бәла сизенгән күңелләрнең шомлануы кимемәде; сәгатьләп-мунитлап арта торды. Мондый вакытларда кечкенә вакыйгадан да зур мәгънәләр чыгарып куркучан халык бер-берсен шомландырды; берсеннән-берсе курку тойгысы йоктырды.
Без капчыкта ятмый, диләр. Әле дә шулай булды. Фәйзулла староста хәбәрнең дүресен халыкка әйтергә курыкса да, волостьта сүйләнгән сүзләр каяндыр, ничектер таралып үлгерделәр.
Куштаннар да урыс түрәләренә сатылган, имеш... Фәлән күнне авылга солдатлар белән поплар киләсе ди. Үзләре белән кыңгыраулар, тәреләр алып килеп, мәчетне чиркәү итәселәр икән. Фәйзулла староста моны юри халыктан яшерә икән» түсле, кем авызыннандыр чыккан үстәмә бер хәбәр дә бүтен авылга җәелде.
Күп тә үтмәде, һичкемнең димләвеннән башка, үзлегеннән җыйналган халык түркеме Фәйзулла староста үенә барып, нишләргә белмичә аптырап торган карт куштанны кысрыклый башлады.
Ник җыен җыйнамыйсың? Хәбәрнең дүресен ник мирдән яшерәсең? Сатылуың дүрестер шул! – дип, түрле яктан йодрык селкеп кычкырдылар.
Фәйзулла староста халыкны тынычландырырга маташып карады. Ләкин эш инде вак-түяк белән генә җайланудан узган, волостьта әйтелгән сүзләрне ачыктан-ачык сүйләп биреп, ташкынга юл ачу һәм халыкны үз иркенә куюдан башка чара калмаган иде.
Сүйлим, сүйлим, җәмәгать. Барсын да сүйлим, – диде карт. – Каравыл үенә җыйналыгыз! Үзем дә хәзер барам...
Халык түркеме каравыл үенә таба кузгалды. Бу юлы десятскийларга, сотскийларга йорт саен туктап, тәрәзә-ишек кагып, кыстап чакырырга туры килмәде – һәркем үз ирке, үз теләге буенча шунда агылды.
Каткан сүякләрен угалап мич башында сыкранып ятучы картлар, кара мунчаларга җыйналып уен-күлке һәм юк-бар әңгәмә белән күн уздыручы яшьләр, мал-туар тирәсендә чуалучы ирләр – барысы да каравыл үенә барып, кара хәбәр турында дүресен белергә ашыктылар. Башка чакларда җәмәгать эшләре белән кызыксынмаучан чабатачы һәм чыптачылар да, эшләрен бүлеп, яланаякка тишек киез ката элеп, үтәли җил үреп торган иске чикмәннәрен киеп, шунда йүгерделәр.
Ындыр артларындагы калын күрт үстендә чаңгы шуучы, әвен базлары һәм салам үемнәре тирәсенә тозак корып куян аулаучы үсмерләр дә, таң атмас борын ук букчасын күтәреп, култыгына бер кисәк утын агачы кыстырып сабакка йүгерүче малайлар да читтә калмады – барысы да шунда, каравыл үе тирәсендә буталалар, карындык тәрәзә аркылы гына булса да, җыенда сүйләнгән сүзләрне ишетергә, хәбәрнең дүресен белергә тырышалар иде.
Менә, сары калаен муенына кигән Фәйзулла староста аякка басты һәм азрак калтыранган тавыш белән:
Картлар! – диде. – Телдә сүйләнгән сүзләрнең күбесе дүрес булырга охшый... Бүтен халыкның санын алу турысында патшадан боерык бар икән... Озакламый безнең авылга да язучы түрәләр киләчәк... Безнең мүселман халкын гына түгел, урысын, чирмешен, мимечен – барысын да язасылар ди.
Ялган! – дип кычкырды берәү. – Күз буяу! Урысны нигә дип язсыннар? Ул барыбер урыс ич инде! Аны чукындырасы бармыни?
Халык гүж килеп шаулый башлады. Һәркем үзенчә берәр сүз кычкыруны кирәк тапты. Шул сәбәптән, җыен бу юлы үзенең гадәттәге күренешен тәмам югалтты. Караңгы каравыл үе котырган бүреләр кайнашкан коточкыч бер чокыр рәвешен алды.
Гадәттә тыныч һәм сабыр булган, җыеннарда сүзгә катнашмый торган кешеләр дә үз ишләре белән сүйләшеп зарланышырга тотындылар. Болары:
Бу патшага ни җитми икән? Иманасын түлибез, солдат бирәбез, мәчеттә дога кылабыз... Тагын ни кирәк икән аңа?
Бу патша, йүзе кара, безнең түбәтәйгә каныгып ни кызык таба икән?
Болай да дүнья тулы урыс, патшага җитми микәнни? – дигән түсле сүзләргә бер-берсеннән җавап сорыйлар иде.
Бүгенге җыенда күбрәк урта катлам белән ярлылар сүйләде. Куштаннар, байлар гадәттәгедән тынычрак булдылар.
Халык бераз сүрелгән арада, Фәйзулла староста тагын сүзгә кереште.
Картлар! – диде ул. – Болай керәле-чыгалы җикеренүдән мәгънә юк... Сан язучы түрәләр иртәгә иртән безгә килә... Ирек куеп, кушканнарына күнәбезме? Әллә башка берәр чара табып буламы? Менә шул турыда киңәшик әле!.. Минемчә...
Килсеннәр! Буып бәкегә тутырабыз!.. Күп чыдадык инде, җитәр!
Тагын тавыш күтәрелде. Күзен кан баскан халык авызыннан тагын әллә нинди куркыныч сүзләр чыгып яңгырады.
Арттан кемдер:
Ник монда мулла беләлн мәзин күренми?! – дип кычкырды. – Динне без генә кайгыртасы түгел, чакыртырга кирәк үзләрен!
Бу сүзне башкалар да куәтләде. Халык: "Мулланы чакыртыйк! Мәзин дә килсен!" – дип шаулаша башлагач, староста бер десятскийга ияк какты. Тегесе юкә бау белән муенына аскан калаен селки-селки чыгып йүгерде һәм Шәмси мулла белән Сабирҗан мәзинне җилтерәтеп китереп тә җиткерде. Алар халык арасыннан ерып узып, уртага бастылар. Күзләр кама кырпулы, түлке эчле һәйбәт яшел тун кигән Шәмси муллага түбәлде.
Җәмәгать! – диде мулла. – Китап патша кушкан эштән баш тартмаска үнди. Олы әмергә буйсыну фарыз...
Ул тагын нәрсәләрдер әйтмәкче иде дә, бүленеп калды... Ачуыннан әллә нинди куркыныч кыяфәткә кергән берәү:
Кирәкми безгә фарыз-марызларың! Башыңа капла!! – дип кычкырды.
Тагын шау-шу күтәрелә башлаган иде дә, Шәмси мулла, тавышын күчәйтә түшеп:
Патша үз теләген эшләмичә калмас, җәмәгать! – диде. – Мин үзебезгә авырлык килмәгәе дип куркам. Мулла булу белән генә, бу җәһәттә безнең кулдан бер эш тә килми. Без дә ил белән инде – ни күрсәк тә бергә күрербез... Халык баш тарта икән, бер без генә читтә торып кала алмабыз, – дип, койрыкны икенче якка борды.
Аңар Сабирҗан мәзин белән староста да шундыйрак сүзләр белән кушылдылар. Башка бай куштаннар да шул мәгънәдәрәк сүйләп уздылар. Ләкин ул сүзләр халыкка тәэсир итә алмады. Күпчелек үз фикерендә нык тора иде.
Ассыннар, киссеннәр, суйсыннар – без үз динебездән кайтмыйбыз, ата-баба йоласын ташламыйбыз!..
Чукынып күрәләтә урыс булганчы, ата-баба юлында җан бирәбез!.. – дигән түсле сүзләр белән, түкерекләр чәчеп байтак шаулашканнан соң, түпле бер фикергә килә алмыйча, котырынган һәм ярсыган килеш таралыштылар.
Бу ярсу, бу чуалыш йүз еллар буенча түрле җәбер-золым, азап һәм мыскыллар күреп алҗыган, кыйналган, таланган, изелгән мужикның нәүбәттәге баш күтәрүе; ә сан алу мәсьәләсе һәм ата-баба дине дигән сүзләр исә сылтау гына – коры салам үчен бер шырпы шикелле генә иде. Сан алу мәсьәләсе туктатыла калса да хәтта, тулып тишелгән азап шешен инде баштагы хәленә кайтару мүмкин булмаячак; гасырлар буенча җыйналып килгән, сылтавына күрә генә дин түсенә буялган, бүтен дүньяны күйдерерлек булып тышка чыккан үч тойгыларын сүндерү һичкемнең кулыннан килмәячәк иде.
* * *
Җыен булган күннән соң берсеннән-берсе куркыныч, берсеннән-берсе уйдырма хәбәрләр тагы да күбәйде, үрчеп таралды. Базарга баручылар да буш кайтмадылар, узгынчылар да үзләреннән берәр үстәп уза тордылар:
Фәлән авылның мәчетен чиркәү, мулласын поп иткәннәр, имеш. Һәммә кешенең муенына берәр тавык тәпиен күчләп такканнар, имеш...
*Тавык тәпие – тәре.
Фәлән авылда үй саен кереп карап йүргәннәр: имеш тә, урындык, үстәл, сәгать шикелле әйберләр табылган йортларны, сез барыбер урыс булып беткәнсез инде, дип, урыска санап язып киткәннәр, имеш.
Фәлән ишан кыямәт кубасын сүйләгән. Фәлән авыл мулласына килгән гәҗиттә Каф тавы артыннан Яэҗүҗ-Мәэҗүҗ* чыкканлыгы язылган, Дәҗҗал* чыгып, Мәһди* иңүдән хәбәр бирелгән...
*Яэҗүҗ-Мәэҗүҗ – мифик ике вәхши халык исеме (христиан динендә Гог-Магог); дини мифология буенча, Искәндәр Зүлкарнәйн (Александр Македонский), стена корып, аларны башка халыклардан аерган, имеш. Ләкин алар дүнья бетәр алдыннан стенаны җимереп чыгып, җир үстендәге барлык нәрсәне ашап, юк итеп барачаклар, имеш. *Дәҗҗал. Мәһди – мифик затлар; ахырзаман алдыннан бер Аллага табынучыларга каршы Дәҗҗал (Алдакчы) чыгып, үз юлындагы бүтен нәрсәне җимереп йүриячәк, аны үз күзе белән күргән кешеләр шундук һәлак булачак. Әмма Дәҗҗалның хакимлеге кырык күннән артмаячак, «дүрес юлдан баручы» зат – Мәһди иңеп, Дәҗҗалдан коткарачак, имеш.
Фәлән күндә, фәлән сәгатьтә кояш тотыласы ди. Боларны фәлән авыл мулласы җомгада сүйләгән... Китапта шулай әйтелгән, гәҗиттә шулай язылган дип әйтә икән, ди.
Ул гәҗит дигән нәрсәне, ахырзаман якынайгач, шайтан үз койрыгы белән язып таратыр ди. Аны укыган кеше кяфер булыр һәм теге дүньяда дуңгыз сурәтендә кубарылыр ди. Шулай булса да, анда язылган сүзләр дүрес була икән ди.
Фәлән авыл мулласының кызларында иңбашлары кабартып тегелгән бала итәкле күлмәкләр тапканнар да ди, “сез инде барыбер кяфер булгансыз” дип, алып китеп монастырьга япканнар ди.
Юк ла, аларны монастырьга япмаганнар. Әрхәрәйгә кече хатынлыкка биргәннәр ди ич!.. – дигән түсле акылга сыймаслык һәм берсе икенчесенә капма-каршы килә торган хәбәрләр искиткеч тиз күбәйде.
Кара халык барсына да ышанды, барсыннан да шомланды. Аның ярсуы күчәйгәннән-күчәйде. Ул, бер яктан, шомланып курыкса, икенче яктан – әллә кемнәрдән әллә нәрсәләрнең үчен кайтарып кинәнү теләге белән янып яши башлады.
Кайберәүләр үзләренең урындык, үстәл шикелле әйберләрен ватып мичкә яктылар. Сәгать түсле нәрсәләр таш бәйләп бәкегә салынды. Моданы аңлый башлаган купшы-күяз кызлар яңа гына теккән бала итәкле, кабартма иңсәле күлмәкләрен түшәк-ястык эченә тутырдылар; ындырга илтеп салам яки тирес астына күмделәр. Бу эшләр үзенә күрә бер әзерлек дип исәпләнә һәм саклык йүзеннән бик яшереп эшләнә иде.
Нинди дә булса берәр күңелсезлек күткән ирләр дә бүтенләй тик ятмыйлар, урындык-үстәл ватудан башка түрлерәк хәстәр дә күрәләр – балта, пычак, чалгы кайрыйлар һәм аларга җайлырак сап яраштыралар иде. Һич булмаса, чукмар башлы имән күсәк әзерләп, тимер чәкәнне билгелерәк урынга җыеп куючылар, сәнәк яки тимер япьле чәнечке очын үткенләүчеләр дә юк түгел иде.
Ат менеп авылдан авылга чапкыннар йүреп тора; үзара хәбәр алышып, эш һәм теләк берләштерү мәсьәләләре кайгыртыла иде.
Фәйзулла староста да, билгеле, тик ятмады. Халыкның уен Сапый старшинага җиткерде. Сапый старшина хәл-әхвәлне үзе дә белә иде. Шул сәбәптән, старосталар китергән хәбәрләргә үз белгәннәрен үстәп, земский начальник белән становойга сүйләде. Шуннан соң да әхвәл һич үзгәрмәде. Билгеләнгән күндә сан алучыларны каршы алып, булышлык итәргә кушылган күе генә калды.
Менә, билгеләнгән сан алучылар тиешле вакытында авылларга таралдылар.
Башка авылларда бу кешеләрне кыйнап җибәрү, үтереп бәкегә салу шикелле эшләр күп булса да, Мәүла Колыга килүчеләрнең берсе солдатта чагында азрак язу-сызу үйрәнеп, кайткач волость конторында писарь ярдәмчесе булып эшләүче бер татар, ягъни таныш, үз кеше булганлыктан, аңар берьюлы каты бәрелмәделәр.
Үзең күз күргән кеше, яхшы ата баласы, болай балтага сап булып йүрүдән азрак оялыр идең! Безнең нәрсәдән курыкканны үзең дә яхшы беләсең. Яхшы чакта үкчәңне күтәр, агайне! Моннан болай безгә мондый эш белән киләсе булма!.. Үз кеше дип тормабыз! – диделәр.
Гыйбад писарь азрак үгетләргә чамалап караган иде дә, җавап тагы да корырак булды. Ул, һичбер нәрсәгә илтифат итмичә, сан алу карточкаларын чыгарып, беренче туры килгән кеше турында белемшә яза башлаган иде, баш үстендә чукмарлы күсәкләр, йомарланган йодрыклар уйный башлаганны күргәч, шүрләде: кәгазьләрен җыйнап папкасына сала-сала:
Алай булгач, картлар, яхшылык белән күнмәскә уйлыйсыз инде? – диде.
Юк, яхшылык белән дә, яманлык белән дә безне чукындыра алмаслар!
Үзегезгә авырлык килер бит, картлар!
Бар, бар! Акыл сатма! Син белгәнне без үзебез дә беләбез... Ни күрсәк тә күрербез, сүзебездә торырбыз, уты-ялкыны берьюлы булыр!
Ай-һай, картлар, үзегез беләсездер инде белүен дә...
Артык сүз күрәштереп маташуның соңы хәерле булмаячак иде. Гыйбад писарь, шуны аңлагач та, кире китеп барды.
Бернишли алмыйча кире кайтып волостька җыйналган сан алучылар арасында кыйналмый-сугылмый калганы шушы Гыйбадлар түркеме генә иде.
Берничә күн узгач, становой һәр авылның мулласы белән старостасын үзенә җыйнатты. Шәмси мулла белән Фәйзулла да, гадәттәгечә, становойга бүләккә берәр кисмәк бал, берничә каз-үрдәк алып бардылар. Становой бүген үтә ачулы күренә: чәчләре тузгыган, мыеклары тырпайган, күзен кан баскан иде. Һәр авылдан килгән күчтәнәчләр дә бу юлы аның ачулы чыраен ачып җибәрә алмады. Ул, муллалар, старосталар керүгә, аяк тибеп кычкыра, җикеренә башлады:
Нигә халкыгызны кулда тотмыйсыз? Ник аны бунтовать иттерәсез? Патша хәзрәтләренең боерыгын әллә үзегезнең теләсә нишләтергә ярый торган Мүхәммәт законы дип беләсезме?
Култык асларына кыстырылган түрле кыяфәтле, түрле түсле бүрекләр калтыранды, чуар түбәтәйле башлар түбән иелде.
Я, ник дәшмисез!? Телегез чергәнме әллә?
Мин... без... ваше благородие, – диде бер карт староста, – чапчим языксыз... билләһи, нипричум...
Как непричем, күпә-күндез, карап торып патша кешеләрен, хүкүмәт йомышы белән баручыларны кыйнатып үтерттегез дә, непричем буласыз, имеш!!
Ул шулай җикеренде, кычкырынды, аяк тибеп, үстәл түеп, мулла һәм старосталарны түрлечә мыскыллап, әшәке сүзләр белән сүкте дә:
Берәр күннән авылларыгызга үзем барам. Шуңарчы бунтовщиклар тотылып волостька озатылган булсын! Сан алучыларга кирәкле мәгълүмат бирелеп бетсен!.. Югыйсә, барыгызны да суктырып, Себергә сүрермен! – диде.
Теләсәң ни эшләт, ваше благородие, – диде теге карт староста, – синең иректә. Иллә мәгәр, без ул халыкны бернишләтә алмыйбыз... Менә үзең барсаң, күрерсең...
Мин аларның тиреләрен энә белән тунатырмын!
Халыкның күзенә ак-кара күренми, ваше благородие.
Бетләре котыра, майларына чыдашалмыйлар! Сез үзегез аларны бозып бетерәсез! Карагыз аны, мин әйткәнчә эшләнгән булсын!
Ышандырып булмый, ваше благородие...
Боерык үтәлмәсә, үзегез җавап бирерсез!
Муллалар, старосталар үйләренә кайтып постылар. Һичкемне тотып бәйләп волостька озатырга омтылучы булмады. Сан алучылар да кабат килмәде. Халыкның нинди ялкын белән янып, нинди дәрт белән ашкынганын становой белмәсә дә, мәсьәләнең бу ягы старшина, староста һәм муллаларга бик билгеле иде. Үзен бәйләтеп волостька озатырга юл куярдай кешенең хәзерге татар авылларында табылмаячагы аларга күн кебек ачык иде.
* * *
Тагын бер-ике күн узгач, кыңгыраулы пар ат җигелгән яхшы чана эченә чумып утырган становой, иярле ат менгән берничә стражникны ияртеп, Фәйзулла староста йортына килеп туктады.
Бу эш ярсыган халыкны юри үчекләү, мыскыллау шикелле тоелды. Ачулар тагын кабарды. Яралы күңелләрдәге үч дәрте тагы да ныграк кайный башлады.
Становой җыен җыйнатырга кушты. Муеннарына юкә баулы калайларын таккан сотский һәм десятскийлар, тагын йорт саен туктап, тәрәзә-ишек кагып:
Җыенга!.. Җыенга! – дип кычкырып уздылар.
Халык бу юлы да кыстатып, ялындырып тормады. Чакырылганы-чакырылмаганы, олысы-кечесе, яше-карты – һәммәсе каравыл үенә таба юнәлде.
Һава салкын һәм тын, күнбатыш яктан ала-кола кар болыты күтәрелеп килә... каты буран яки үермә алдындагы сыман иде.
Менә становой да, стражникларын ияртеп, Фәйзулла старостаны янына утыртып, каравыл үенә килде.
Җыелган халыкның күплегенә һәм кыяфәтләренә карап күп нәрсәне аңларга мүмкин булса да, становой аңлау дәрәҗәсеннән ерак иде. Ул мужикны бер дә белми, аңламый; аны түрәләргә бүләк-күчтәнәч ташучы, бер-берсе үстеннән чагучы, ни кушылса шуны үтәргә әзер торучы һәм түрәләр теләгән вакытта аркасын ачып ятучы дип кенә белә иде. Шуңар күрә, ул бу юлы да һичнәрсәдән курыкмады, шикләнмәде. Үзенә ашардай булып карап торган халык арасына Фәйзулла староста белән бергә ерып керде дә, ачулы һәм мыскыллы тавыш белән, тешләрен кысып:
Ә!.. бунтовщиклар!.. Я!? – диде. Эндәшүче булмагач, тагын:
Ник патша боерыгына каршы киләсез!? Ник бунт чыгарасыз!? Маегызга чыдаша алмыйсызмы!? – дип җикеренде.
Моңа да җавап булмады. Становой тагын аяк тибеп кычкырды:
Кайда, кайсыгыз ул?! Күрсәтегез миңа башлыкларыгызны!
Читләре кайракланып беткән кырпусыз бүреген басып кигән, кыска кайры тунына кызыл билбау ураган, тула оекка чабата кигән тәбәнәк бер кеше:
Ах, син, хәшәрәт елан!.. Әле һаман шул иске әкиятне сүйләмәкче буласың икән! – дип кычкырды да: – Егетләр, тегеләрен карагыз! – дип, ишек түбендәге стражникларга ымлады. Үзе, бияләй эченә тыгылган биш кадаклы герен югары күтәреп, становойга омтылды.
Бу кеше Чатан Сәләхи кияве, Чая Мәфтуха ире Бүкән Фәхри иде.
Нәрсә булганын искәреп җитә алмыйча бераз аптыраган становой, тагы да ныграк әтәчләнү уе белән булса кирәк, укалы погоннарын ялтыратып бер җилкенде дә, күгәргән кылычын кыныннан суырып чыгарырга омтылды. Нәкъ шул вакыт берәү аны арт яктан кочып алды да, ике кулын бүтереп артка каерды. Бу кеше Миңлебай карт оныгы Тол Таҗи иде.
Кылыч чыңгырап идәнгә түште. Становойның картузы башыннан очты. Биш кадаклы салмак гер чырк! итеп ялтыр түбәгә кунып алды.
Ишеккә якын торган үч стражник, каушап китеп, ясалганнан бирле кайрак күрмәгән үтмәс кылычларын чыгарып маташканда, аларны да түрле куллар бүтереп алып, каты-коты әйберләр белән түйгечли башладылар. Аз гына вакыт дәвам иткән буталыш, чуалыш һәм әүмәләш ябырылып кеше кыйнауга әверелеп китте.
Башларына түшкән чукмарлар, герләр, ташлар белән тукмалган кешеләрне типкәләп, үстерәп, дүртәвен бер урынга – каравыл үенең җир идәне уртасына үйделәр дә, кабарган ачулар басылганчы, гасырлар буенча йүрәкләргә агу булып җыйналып килгән, күңелләргә түен булып укмашкан усал үчләр канганчы кыйнадылар, изделәр. Һәркем хәл-хәленчә дошманнан уртак үчне алырга ашкынды. Үз бурычын үтәп чыккан кешеләр урынына яңалары керде. Берсе дә тик кенә карап тормады: канга баткан, кара күйгән дошманнарның үлгәнлеге билгеле булганнан соң да, кыйнау һаман дәвам итте. Электән әзерләнгән корал-яракның да кайберсе эшкә кушылды. Кайралган балталар, үткен чалгылар, очлы чәнечкеләр белән эш итүчеләр дә булды. Шулай итеп, аз гына вакыт эчендә становой һәм стражникларның гәүдәләре изелеп, яньчелеп, туракланып, әллә нәрсәләр катнаш шакшы боламыкка әверелде.
Авылның байлары, куштаннары әллә кайчан каравыл үеннән чыгып сызганнар иде инде.
Бездән шушысы җитәр, егетләр, инде үйләренә озатсак та ярыйдыр? – дип кычкырды арадан берәү.
Каршы әйтүче булмады.
Староста йорты алдында торган атлар тиз арада каравыл үенә китерелде. Туракланып беткән гәүдәләрне күрәп, иске чыпталарга салдылар да, матур тирән чанага урнаштырып, үстән становойның бүре эчле юрганы белән капладылар.
Куркудан түсе агарган кучер урыс стражникларның иярле атларын тезеп артка такты. Үз урынына – кузлага утырып, кузгалырга торганда гына, аңа кемдер:
Кайтып әйт, моннан ары безгә бу йомыш белән килеп йүрүче булмасын! – диде.
Кучер башын селеккән түсле итте һәм дилбегәләрен кагып, озын чыбыркы белән алдагы атка берне тартты. Чана артына тагылган иярле атларга да арт яктан берәрне тамыздылар. Атлар кузгалды. Яшел дугага таккан пар кыңгырау тавышы яңгырады...
Дүрт үлек гәүдә салынган матур чана һәм кыр казлары түсле тезелгән биш ат җай гына атлап авылдан чыгып барганда, җир идәнле, караңгы һәм сасы каравыл үенең бер почмагындагы кечкенә сәкедә яшәүче каравылчы хатын:
Гомерем буена мүселман шакшысы әрчүләрем җитмәгән, күрәсең, урыс шакшысын әрчисем дә бар икән, ходаем! – дип сүйләнә-сүйләнә, канлы идәнгә күл сибеп, кечкенә каен себерке белән себерә иде.
* * *
Хәбәр яшен тизлеге белән бүтен тирә-якка таралды. Становойны кыйнап үтерү савабы үзенә насыйп булмауга үкенүчеләр дә булды. Шулай да һәркемнең азрак үче кайткан, ярсуы бераз басылган түсле тоела иде. Становой үтерелгәч, сан алу мәсьәләсе дә үз-үзеннән юкка чыккан һәм ата-баба дине үчен куркыныч та бераз кимегән түсле булды. Бу эшнең соңын, түрә үтереп алган савапның җәзасы да шактый зур һәм азаплы буласын сизенсәләр дә, әлегә үч алынган, халык җиңеп калган иде... Шуңа күрә, бу хәл шактый зур куаныч-юаныч санала иде.
Шушы вакыйгадан соң Сапый старшина белән писарь урыс әллә кая качтылар – күздән югалдылар. Земский начальник та бүтен бала-чагасын түяп калага сызды. Стражник һәм урядниклар да кайсы кая таралышып беттеләр. Авыл араларына чыгып, кире беткән аңгыра халыкка бераз җикеренеп кайтуны ниятләп торган исправник та әлеге хәбәрне ишетеп артын кысты. Үтерелгән становой урынына яңа кеше дә килмәде. Шәһәр түрәләре бунтны бастыру үчен түрле чаралар күреп әзерләнеп ятканда, бүтен үлкә хүкүмәтсез-властьсыз, бүтенләй законнан тыш бер хәлдә яши иде.
Базарга барган кешеләр үр-яңа бер хәбәр алып кайттылар:


  1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   13


©netref.ru 2017
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет