Программа гомуми белем бирү дәүләт стандартының Федераль компоненты, төп һәм гомуми белем бирү мәктәпләре өчен якынча программа, тр фән һәм Мәгариф министрлыгының №7931/9, 16 октябрь, 2009 ел "Тарих һәм иҗтимагый фәннәрне укыту турында"гы методик



жүктеу 212.49 Kb.
Дата03.05.2016
өлшемі212.49 Kb.
түріПрограмма
: download -> version
version -> Оқушылардың орта буынға бейімделуі барысында жүргізген жұмыстар туралы анықтама. қазан 2014ж
version -> Қазақстан тарихы бойынша Ұбт шпаргалкалары а а. Иманов көтерiлiс отрядтарын қаруландыру үшiн – қару-жарақ шығаруды ұйымдастырды
version -> Дома на окне пылился светильник со сломанным абажуром
version -> Қыс Қыстың ақ бояуы Көрпеге жер оранды Балалар ойнап далада Сырғанаққа тояды Ақ мамық қарды жер Балалар ойнап күлуде Мұзайдында сырғанап Астана
version -> Абай Құнанбайұлы
version -> Mұхтар Омарханұлы Әуезов
version -> Сабақ Қазақтың ұлттық ою түрімен құрлық суын бейнелеу
version -> Қазақ әдебиеті пәнінің негізгі мектепте оқытылу нысаны қазақ әдебиетінің үлгілері Басқа ұлт өкілдерінің қазақ халқының мәдениетін, әдебиетін, өнерін, тілін т б
Аңлатма язуы

Программа гомуми белем бирү дәүләт стандартының Федераль компоненты, төп һәм гомуми белем бирү мәктәпләре өчен якынча программа, ТР Фән һәм Мәгариф министрлыгының №7931/9, 16 октябрь, 2009 ел “Тарих һәм иҗтимагый фәннәрне укыту турында”гы методик хаты, Россия Федерациясенең гомуми белем бирү учреждениеләре өчен Федераль базис укыту планы нигезендә төзелде.

Программа белем бирү үрнәгенең эчтәлеген төгәлләштерә. Анда һәр бүлекнең һәм теманың сәгатьләре күрсәтелә, контроль, мөстәкыйль эшләр билгеләнә.

7 класста җәмгыять белеме дәресләре шәхесне төрле яклап ачуга юнәлдерелгән, шушы курсны өйрәнүчеләр үзләре дә балачактан чыгып үсмерлек чоры чигендә торучылар булуы исәпкә алынган. Алар өчен иң әһәмиятлесе бу чорда үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлау.

Программа җиденче сыйныфта социализация процессын алып баруга ярдәм итүгә юнәлтелгән, шул ук вакытта укучыларга профиль алды әзерлегенә керүгә дә булыша. Шулай ук тарих һәм башка фәннәр белән предметара бәйләнешләр дә күз алдында тотыла.

7 нче класста уучылар түбәндәгеләрне өйрәнергә тиеш:


  • Яшүсмерлек чорының асылы, аның кыенлыклары, яшүсмер кичерә торган хәләт.

  • Яшүсмернең психологик портреты.

  • Яшүсмернең үз-үзен бәяләве

  • Яшүслернең яшәү рәвеше.

  • Яшүсмернең яшәп килгән законнар белән мөнәсәбәте

  • Яшүсмер һәм аңа йогынты ясаучы социаль тирәлек.

Тормышка ашырылырга тиешле максатлар:

  • 13-14 яшьлек яшүсмерләрнең социаль җитлегү чорында шәхес буларак үстерү. Аны танып белүгә , критик фикерләүгә һәм үз позициясен булдыруга, экономик фикер йөртүгә, үз-үзен реализацияләүгә этәрү.

  • Россия гражданнарына хас булган сыйфатлар, гражданлык җаваплыгы, социаль нормаларга хөрмәт, Россия Федерациясе Конституциясендә ныгытылган гуманистик һәм демократик кыйммәтләргә бирелгәнлек тәрбияләү.

  • Социаль адаптация өчен кирәкле булган: җәмгыять, төп социаль рольләр, җәмгыятьтә уңай бәяләнә торган шәхес сыйфатлары, кеше эшчәнлеге сфералары, иҗтимагый мөнәсәбәтләрне көйләү һәм реализацияләү, кеше хокукләрын саклау механизмы турындагы белемнәр системасын үзләштерү.

  • Яшүсмергә хас булган социаль рольләр башкару өчен кирәкле танып белү, элемтәгә керү, практик эшчәнлек күнекмәләре булдыру.

  • Социаль мөнәсәбәтләр өлкәсендә килеп чыга торган мәсьәләләрне чишүдә алган белемнәрне куллану тәҗрибәсе формалаштыру.

.

Гомуми белем алу күнекмәләре һәм эшчәнлек ысулларын куллануда приоритет түбәндәгеләргә бирелә :



  • танып белү эшчәнлеген аңлы рәвештә оештыруга;

  • фикер белдерүгә, монолог, диалог алып бару ысулына, аның этик нормаларын үтәүне өйрәтүгә;

  • практик биремнәр чишүгә.проект эшчәнлеге формалары куллануга;

  • социаль практикада сәбәп, бәйләнеш элемтәләрен эзләргә өйрәтүгә;

  • кирәкле белешмәне таба белүгә;

  • документлар белән эшли белергә;

  • вакытлы матбугатьматериалларын файдалана белергә

  • төрле билге системасыннан белешмә алуга һәм берсеннән берсенә күчерү алымнарын үзләштерүгә;

  • төрле социаль күренешләрне характерлауга, аларга бәя бирүгә һәм үз мөнәсәбәтеңне белдерүгә.


Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:

белергә/ аңларга тиеш

  • кешенең социаль үзлекләрен, аның башкалар белән үзара эш итүне;

  • кеше эшчәнлеге формасы буларак җәмгыять асылын;

  • җәмгыятьнең төрле сфералары билгеләрен;

  • социаль нормалар асылы, әһәмиятен;

эшли белергә тиеш

  • социаль объектларны сурәтләргә, аларның асылын тәшкил иткән билгеләрне аера белергә;

  • кешене социаль зат буларак һәм төп социаль рольләрне сурәтли белергә;

  • социаль объектларны. җәмгыять һәм кеше турындагы фикерләрне чагыштырырга;

  • социаль объектларның үзара элемтәсен ачыкларга;

  • социаль объект төрләренә, ситуацияләргә төрле сферада кеше эшчәнлегенә мисаллар китерергә;

  • социаль нормалар һәм экономик рационаллек карашыннан чыгып кешеләр тәртибен бәяләргә;

  • төрле ситуацияләрне чишәргә, социаль белешмә эзләп таба белергә

Алган белемнәрне көндәлек тормышта куллану

  • Яшүсмергә хас булган социаль рольләрне тулысынча башкару өчен;

  • иҗтимагый күренешләрдә гомуми юнәлеш ала белү;

  • кешеләрнең гамәлләренә әхлакый һәм хокукый бәя бирү;

  • кеше хокукларын саклау , реализацияләү;

  • гражданлык бурычларын үтәү;

  • социаль белешмәне беренчел анализлауны куллану;

  • җәмгыятькә каршы тәртипне аңлы рәвештә кабул итмәү.

Дәрес уку атнасына бер сәгать планлаштырыла, барысы 35 сәгать алып барыла
Темалар буенча бүленеш


№п/п

Тема

Сәгать саны



Кереш

1



Яшүсмер шәхесе

11



Яшүсмер социаль даирәдә

7



Яшүсмер һәм закон

5



Яшүсмернең яшәү рәвеше

7



Яшүсмер һәм аның яшәү тирәлеге

2



Резерв

2


Программа түбәндәге укыту- методик кулланмалар нигезендә тормынка ашырыла

  1. Дәреслек А. И.Кравченко. Җәмгыять белемеь 7кл 2007 ел

  2. Тесты по обществознанию. Федеральный центр тестерованию, 2006 г.

  3. Обществозание поурочные планы по учебнику А.И. Кравченко, 7 класс

  4. 7 класс курсы буенча презентацияләр


Календарь- тематик план

п/п№

Дәрес




Дәрес темасы


Шәхеснең үсеше өчен кирәкле белем һәм күнекмәләр


Төшенчәләр


Укучылар белән эшчәнлек


Контроль формасы

Сәгать саны

Дата

План буенча

фактик



Кереш. Җәмгыять белемен өйрәнү максатлары.

Җәмгыять белемен өйрәнүнең максат һәм бурычларын аңлату

Җәмгыять белеме, табигать

Индивидуаль эш




1

.09







1 нче бүлек. Яшүсмер шәхесе.- 11 сәг.



Күчү яше.

Яшүсмер чакны характерларга. Төшенчәнең мәгънәсен яшүсмер чакның әһәмитле чор булуын аңлатырга. Яшь ягыннанчорларга бүлүне белергә

Яшь, яшүсмер чак,

Дәрселек белән эш

Телдән сорауларга җавап бирү

1

.09






Яшүсмер чакның бурычлары һәм кыенлыклары

Яшүсмер хәл итәргә тиешле бурычларны, проблемаларны белергә. Төрле тарихи чорлардаяшүсмернең җәмгыятьтәге урынын аңлатырга.

Җитлеккән мөнәсәбәт, ир һәм хатын-кыз роле, эмоциональ бәйсезлек, хезмәт эшчәнлеге, яшүсмер чак кыенлыклары

Таблица белән эш

Практикум

1

.09






Зурлар булу

Яшүсмерне характерлаучы гамәлләрне белү.”Яшүсмер - җәмгыять” проблемасын чишүгә үз мөнәсәбәтен белдерү.

оптимизм, пессимизм, альтруизм

Индивидуаль һәм группалы эш эш



Сорауларга җавап

1

.09






Индивидуаль эш

Мөстәкыйль эш

1

.10






Яшүсмердәге физик үзгәрешләр

Яшүсмердәге физик үзгәрешләр; проблемаларны чишү юллары

Үз-үзеңә бәя бирү.тулы кыйммәтсезлек комплексы.

Схема белән эш

Практикум

1

.10






Шәхеснең психологик портреты: темперамент, характер.

Характерның уңай һәм тискәре якларны аера белергә.үз шәхесенең психологик портретын характерларга.

Темперамент, сангвиник, флегматик, холерик, меланхолик, шәхес.

Индивидуаль һәм группалы эш

Иҗади эш

1

.10






Шәхеснең психологик партреты: интелект, эмоцияләр һәм хисләр.

Сәләт һәм интелект, хис һәм эмоцияне характерлый белергә

Кешенең сәләте, интелект, аффект, эмоция, хис.кәеф, стресс.

Индивидуаль эш

Практикум

1

.10






Яшүсмернең үз-үзен бәяләве

Үз-үзенә бәяне укучының мәктәптәге өлгереше, тәртибе белән чагыштыру. Үз-үзләренә дөрес бәя бирергә өйрәтү.

Үз-үзеңә бәя, төзәтмәләр кертү.

Индивидуаль эш

Проблемалы сорауларга җавап

1

.11






Күренекле шәхес.

Күренекле шәхес булуга йогынты ясаучы факторларны билгеләргә Күренекле шәхесләргә тарихтан мисаллар китерергә.

Сәләтле бала, күренекле шәхес, талант, гений.

Индивидуаль һәм группалы эш

Сорауларга җавап

1

.11






Лидер һәм аның сыйфатлары

Лидер сыйфатларын атарга; Җәмгыятьтә һәм яшүсмерләр арасында лидерның ролен характерларга

Лидер, күзаллау, белем, талант, катгыйлык, аяусызлык, җәлеп итү, аралашу сәнгате

Индивидуаль эш

Сорауларга җавап

1

.11






“Яшүсмер шәхесе” темасын йомгаклау һәм гомумиләштерү дәресе.

Тест эшләү

1 нче бүлек буенча өйрәнгән

төшенчәләр



Индивидуальэш.

Контроль тест


1

.12




2 нче бүлек. Яшүсмер социаль даирәдә.- 7 сәг.



Яшүсмернең социаль даирәсе.

Яшүсмергә гаилә, мәктәп, урам йогынтысы турында күзаллау булдыру

Социаль тирәлек, ярлы һәм бай гаиләләрМәктәп тирәлеге, яшүсмергә йогынты.

Индивидуаль һәм группалы эш

Сорауларга җавап

1

.12






Яшүсмер төркемдә

Җәмгыятне тәшкил итүче төркемнәрне санарга. Төркем кануннары турында белемнәр бирү. Төркем йогынтысының ролен күрсәтү

Төркем, төркем кануннары, конформизм

Индивидуаль эш

Практикум

1

.12






Шәхесара мөнәсәбәтләр

Үз-үзеңә караш һәм башкалар мөнәсәбәт арасындагы бәйләнешне ачыклау.Төркемдә үзара аңлашуның ролен күрсәтү.

Шәхесара мөнәсәбәтләр, үзара аңлашу шәхси җаваплылык

Индивидуаль эш

Сорауларга җавап

1

.12






“Без” һәм “Алар”

Бу терменнарның мәгънәләрен характерлау. !Үзебезнекеләр”, “читләр” арасында үзгәлек һәм бәйләнеш турында күаллау булдыру.

Үзебезнекеләр, читләр, башкалар.

конфлект, үзара аңлашаалмау



Индивидуаль һәм группалы эш

Әңгәмә

1

.01






Таныш һәм таныш булмаган кешеләр дөньясы

Таныш һәм таныш булмаган кешеләр арасында бәйләнеш. Таныш булмаган кешеләр янында үз-үзеңне тоту.Кеше тормышында “үзеңнекеләр” һәм “чит кешеләр” нең ролен чагыштыру.

Каршы тору, туганлык бердәмлеге, танышлар арасында.

Индивидуаль эш

Телдән сорауларга җавап

1

.01






Яшьләрнең социаль портреты

Хәзерге җәмгыяттә яшьләр проблемасын хәл итү буенча фикерләр һәм аларны анализлый белү

Кыйммәт, инфантильлек,социаль группа, иҗтимагый роль

Индивидуаль һәм группалы эш

Тест

1

.01






“Яшүсмер социаль даирәдә” темасын йомгаклау һәм гомумиләштерү дәресе

Тест эшләү

Бүлек буенча өйрәнгән төшенчәләр

Индивидуаль эш

Контроль тест

1

.02




3 нче бүлек. Яшүсмер һәм закон -5 сәг.



Яшүсмер чакның юридик чикләре

Балаларның хокукларын саклау юлларын һәм методларын, хокукый статус үзенчәлекләрен аңлату.Закон бозу һәм юридик җаваплылык турында күзаллау булдыру.

Закон, хокук, юридик җаваплылык

Индивидуаль һәм группалы эш

Сорауларга җавап

1

.02






Гражданин буларак яшүсмер

Гражданин, гражданлык, гражданлык хокуклары һәм ирекләре турында аңлату.Гражданнарның илнең сәяси тормышында катнашу юллары белән таныштыру, Хокуклар һәм бурычлар арасындагы бәйләнешне күрсәтү, әһәмиятен аңлату

Гражданин, гражданлык, Гражданлык алу, гражданлык хокуклары һәм иреләре.

Группалы эш

Практикум

1

.02






Яшүсмер һәм аның хокуклары.

Яшүсмернең гражданлык, социаль-икътисади, мәдәни хокуклары, аларны тормышка ашыру юллары турында аңлату.

Кеше хокуклары: тормышка, торакка, хезмәткә. ялга, һөнәр сайлауга, белемгә, хокукларны яклау.

Норматив документлар һәм дәреслек белән эш

Практикум

1

.02






Җинаятьчел тормышның куркыныч юлы

Җинаять, милиция хезмәткәрләре кулга алганда бәлигъ булмаган яшүсмерләрнең үз-үзләрен ничек тотарга тиешлеген белүләренә ирешү. Бәлигъ булмаганнарга җәза төрләре белән таныштыру.

Җинаять, җинаять җаваплылыгы

Группалы эш

Тест

1

.03






“Яшүсмер һәм закон” темасын йомгаклау һәм гомумиләштерү дәресе

Алдан алган белемнәрне файдаланып тест эшләү




Индивидуаль эш

Мөстәкыйль эш

1

.03







4 нче бүлек. Яшүсмерләрнең яшәү рәвеше- 7 сәг.



Яшүсмер хәвефле җәмгыятьтә

Хәзерге заман яшүсмеренең тормышындагы хәвефләрнең чыганаклары, һәм аларга яшүсмернең мөнәсәбәте турында аңлату. Ситуацияләрне характерлау

Куркынычның чыганакларынаркомания,шау-шу, алкоголизм, сәламәтлек.

Группа белән эш

Әңгәмә

1

.03






Ялгызлык проблемасы

Яшләрдәге депрессия сәбәпләрен аңлату. Ялгызлыктан чыгу юлларын характерлау.

Ялгызлык, агрессивлык. депрессия

Группа белән эш

Практикум

1

.04






Яшүсмерләр культурасы

Яшүсмерләр культурасы һәм аның үзенчәлекләре. Яшүсмерләр һәм өлкәннәр культурасын чагыштырып нәтиҗә ясый белү

Кыйммәтләр культурасы, яшьләр культурасы, роллеризм

Дәреслек һәм вакытлы матбугат материаллары белән эш

Карточкалар белән эш

1

.04






Яшәү рәвеше

Төрле халыкларның, җәмгыяттәге төрле социаль катлауларның яшәү рәвешенә йогынты ясаучы факторларны билгеләү,

Яшәү рәвеше,яшәү рәвешен оештыру, яшәү стиле.

Индивидуаль һәм группалы эш

Телдән сорау

1

.04






Буш вакыт һәм ял

Буш вакыт, ял, культуралы ял, культуралы ял урыннары, аларның кеше тормышындагы роле турында аңлату

Буш вкыт, эштән азат вакыт, культуралы ял

Индивидуаль эш

Мөстәкыйль ш

1

.04






Спорт

Төрле тарихи чорларда һәм хәзерге җәмгыятьтә спортның кеше тормышындагы ролен аңлату, пассив тормыш рәвешенең тискәре нәтиҗәләрен характерлау

Спорт, олимтия уеннары, профессиональ һәм һәвәскәр спортчылар, пассив яшәү рәвеше

Группа белән эш

Практикум

1

.04






“Яшүсмерләрнең яшәү рәвеше” темасын кабатлау һәм гомумиләштерү дәресе

Алдан алган белемнәрне кулланырга өйрәтү

Өйрәнгән төшенчәләр

Индивидуаль эш. Тест

Контроль тест

1

.05







5 нче бүлек. Яшүсмер һәм аның яшәү тирәлеге -3 сәг.



Шәһәр һәм авыл

Яшүсмернең хәзерге Россия җәмгыятендә яшүсмернең хәләтен характерларга. Үзләренең һәм шәһәрдәге дусларының яшәү рәвешен тасвирлау, чагыштыру

Авыл,шәһәр, урбанизация

Индивидуаль һәм группалы эш

Әңгәмә

1

.05






Минем йортым, минем торагым

Шәһәр һәм авылны, андагы социаль тирәлекне чагыштыру, алдагы тормышларын күзалларга өйрәтү.

Иҗтимагый территория, өй территориясе, шәхси пространство

Индивидуаль эш

проблемалы сорауларга җавап

1

.05






“Яшүсмер һәм аның социаль тирәлеге” темасын кабатлау

Алган белемнәрне кулланырга өйрәтү




Индивидуаль эш

Контроль тест

1

.05




35

Резерв

Алган белемнәрне файдалану




Индивидуаль эш, тест

Мөстәкыйль эш

1










©netref.ru 2017
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет