Сузык /э/ авазы һәм Э, э хәрефләре



жүктеу 40.58 Kb.
Дата17.04.2016
өлшемі40.58 Kb.
: gallery
gallery -> «Координаты на плоскости» кр №14 «Координаты на плоскости»
gallery -> Литература XX века олимп • act • москва • 1997 ббк 81. 2Ря72 в 84 (0753)
gallery -> Инструкция по применению меры безопасности
gallery -> Редкие растения тысячелистник обыкновенный ('Paprika') Achillea mill paprika
gallery -> Агрессия (в наиболее общем определении) это поведение, причиняющее ущерб. Агрессия по форме подразделяется на физическую
gallery -> Сборочный чертеж облицовки
gallery -> «развитие физиологического и речевого дыхания»
gallery -> Иркутский драгунский полк
Татарстан республикасы

Актаныш районы

Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе

1 класста әлифбадан

ачык дәрес планы

Тема:”Сузык /э/ авазы һәм Э, э хәрефләре”



Төзеде: 1 класс укытучысы

Мирзаянова Рәмилә

Мехәмәтнур кызы

Тема. “ Сузык /э/ авазы һәм Э,э хәрефләре”.

Максат. Укучыларны сузык /э/ авазы һәм Э,э хәрефләре белән

таныштыру, дөрес әйтергә, дөрес укырга өйрәтү.


Сөйләм телләрен, хәтерләрен, танып белү сәләтләрен


үстерү. Активлыкларын арттыру.

Табигатькә, кышкы урманга мәхәббәт тәрбияләү.



Җиһаз. Әлифба дәреслеге, карточкалар, картина, дидактик

материаллар, өстәмә әлифба.


Дәрес барышы.


  1. Оештыру өлеше.

    • сәламләү

    • дежурныйның рапорты

    • һава торышын күзәтү (Табигать почмагы янында 1укучы һава торышы турында аңлата)



  1. Актуальләштерү.

1) Сораулар буенча әңгәмә.

    • Без нинди авазлар беләбез?

    • Нәрсә ул аваз?

    • Нәрсә ул хәреф?

    • Үткән дәрестә без нинди аваз һәм хәреф өйрәндек?



2) Үткән дәрес материалын укыту. (44-45 битләр)
Көчле укучылар. Йомшак укучылар.

(Өстәмә Әлифбадан укыту 47 бит) / (Әлифбадан укыту 44-45 бит)


укыган укучылар өчен тактада җөмлә бирелгән, шуның схемасын төзергә.

Гази матур агач утырта.




  1. Карточкалар белән эш.

(Тактада предметны, билгене, эшне белдергән карточкалар куелган. Укучыларга сүзләр язылган карточкалар бирелә. Сүзләрне дөрес урнаштырырга кирәк.)













Ф И З К У Л Ь Т М И Н У Т


  1. Яңа тема өстендә эш.




  1. Бүген дәрескә безгә кунаклар белән бергә Белмәмеш тә килгән . Ул безгә табышмак алып килгән. Әйдәгез табышмакның җавабын табыйк.

Т А Б Ы Ш М А К Кешенең дусты

Йортның сакчысы (Эт)

  1. /э/ авазына характеристика бирү.

    • Балалар, эт сүзендә безгә таныш булмаган нинди аваз ишетәсез?

    • /э/ авазын дөрес әйтергә өйрәнү

    • Нинди аваз? (сузык)

    • Нинди сузык? (нечкә)

    • Ничә иҗектән тора?

    • Ничә аваздан тора?

    • Ничә хәрефтән тора?



  1. Э,э хәрефләре белән танышу.

    • сүзләр төзү


Т З Ч Ш Л

- Үзегез тагы э хәрефе кергән сүзләр беләсезме? Әйдәгез уйлап карыйк әле.

- Хәзер э хәрефенең тагы бер кызыклы ягы белән танышыйк. Кәрзиндә бирелгән карточкалардагы сүзләрне укыйк һәм язылышына игътибар итик.
ЭТ, ЭЗ, ЭШ, ЭЛӘ, ЭЧӘ, ЭЛМӘК, ЭЗЛИ.

- э хәрефе сүзнең кайсы өлешендә генә язылган?
Ф И З К У Л Ь Т М И Н У Т


  1. Дәреслек белән эш.

-Дәреслектәге сүзләр һәм хикәя белән укучыларны таныштыру.

-Дәреслектәге рәсем буенча әңгәмә.

-“Кышкы урман” картинасы буенча җөмләләр төзү.

- Укылган сүзләр буенча укучыларның хәтерләрен тикшерү.


УЕН. “Э дежур хәреф”








  1. Йомгаклау өлеше.

  1. Укучылар без бүген нинди аваз өйрәндек? ( /э/ авазы)

  2. /э/ нинди аваз? (нечкә сузык аваз)

  3. Сүзнең кайсы өлешендә языла? (башында)

  4. Без аваз һәм хәрефләрне өйрәнеп бетердекме әле?

Укучылар, өйрәнүебезне алдагы дәресләрдә дәвам итәрбез.



  1. Өй эше.

        1. бит. Укырга өйрәнергә.

Карточкаларда язылган текст.
1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11
12 13 14 15
16 17 18










©netref.ru 2017
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет