Арыслан галим (Тарихи сахифә)



Дата25.04.2016
өлшемі208.49 Kb.
Арыслан галим

(Тарихи сахифә)

Аты-исеме дөнья халыкларына таралган Николай улы Лев үзенең биографиясен тәүге сүзләр белән башлый — «Мин Николай улы Арыслан, 1912 елда көзге 1 нче октябрь аенда дөньяга килгәнмен. Бу көндә, гадәттә сирәк була торган хәл — ябалак-ябалак кар яуган. Туганмын мин үзебезнең Васильево утравында — бабам йортында, гәрчә атам-анам туганнарым патша авылы Бежинцкий да гомер итсәләр дә. Ошбу авылдагы зур булмаган бу өйне бабам күтәргән. Бабам үлгәннән соң бу авыл халкы әбием кулына күчкән. Әбием табигате белән шул чиккә җитеп гади-садә иде ки, авылда яшәгән хатын-кызлар белән бер санда эшләгән, бер санда уйнаган, бер санда гомерен уздырган вә көн күргән, ягъни шул исәптән мин бахырыгызны да карап, күз-колак булып үстергән.

Бәхәссез, 1917 елда бабам авылдан мәхрүм ителгән, әбием мине алып, калага таба кузгала. Авыл халкы, бигрәк тә хатын-кыз крестьяннар туганнары кебек безне озатып калдылар. Әнә шулай без әбием белән күрше Беженцк каласына күчеп килдек. Бу шәһәрчектә без 10 ел яшәдек.

... Бүгенгәчә хәтеремдә калганы шул: бермәлне көтмәгәндә бу шәһәргә әтием килеп төште. Ул шулай искәртми генә безнең янга ике-өч тапкыр килде. Истә калганы шул — ул миңа тарих һәм шигырь хакында — византияләләрнең Италияне җиңүе турында тәфсилләп сөйләде. Шуннан соң әбием аңа: «Баланың башын катлаулы тарих белән катырма», дип сукранганын хәтерлим. Әтием аны ишетмәгәнгә сабышкач, тагын нәрсә әйтәсең дип, аңа таба борылгач, әбием янә: «Коля, нигә син балага шундый катлаулы китаплар бирәсең?» дә дигәч, әтием аңа: «Вакыты җиткәч, ул барысын да аңлар, борчылма», диде. Мин ары таба чынлап та әтием әйткәннәрне аңладым гына түгел, тәмам тарихка кереп чумдым. «Геракльның Арыслан» белән сугышуын кат-кат йотылып укып чыктым.

Ахыр, янә шуны әйтәсем килә, әтием миңа игътибарлы булды. Ул миңа укырга дөньяви шигъри китаплар калдырды. Ул хәтта күптән түгел укучыларына җиткән «Африка» поэмасын бүләк итте. Һәм җыенып киткәндә, әбиемнең күзләренә карап: «Яраткан китапларын укысын, кочаклап йокласын, тарих каһарманнары белән саташсын», диде. Һәм мин көннәр буена күзләрем талганчы әтием калдырган китапларны укыдым. Әйе, әтием тәмам күрәзә булган икән — мин тарихчы булып киттем һәм бөтен гомерем хак тарихка багышладым.

Бабам вафатыннан соң әбиемнең туган шәһәрчеге Беженцк каласына күчеп килгәч, мин биредә урта мәктәпне тәмамладым. Шул елларда ук мин тарих фәне белән мавыгып киттем. Бу каладагы китапханәдә булган барлык тарих китапларын укып чыктым. Тарихны шашу дәрәҗәсенә җитеп яраттым, каһарманнарын төшләремә кереп саташтым. Шуңа күрәме, Беженцк каласында укыган китапларым һәммәсе мәңге онытылмас хәтердә калды…

***


Әнием — Русиядә һәм хәтта чит илләрдә дә танылган шагыйрә — Анна Ахматова нәсел җебе — шаҗәрәсе белән Алтын Урда ханы Әхмәткә барып тоташкан. Әнием Анна Ахматова минем янга соңрак килде. Миңа 17 яшь тулган иде инде. Ул мине җитәкләп диярлек үзе белән Ленинградка алып китте. Биредә ашау мәсьәләсендә үтә кытлык иде. Мин үземә эш эзләдем һәм эзли торгач, таптым — мине психик авырулар больницасына китапханәче итеп алдылар.
Укучымны искәртеп үтим, Ленинградта, бигрәк тә Жданов өлкә комитетында утырганда Әхмәт хан нәсел җебеннән килгән Анна Ахматова — әнием шагыйрә уздырган тантаналы бер кичәдә тәмам заманча язылган шигырьләрен укый. Халык һуплап кул чаба. Шагыйрәне һәммәсе урыннарыннан торып алкышлар белән күмәләр, аяк очларына көлтә-көлтә чәчәкләр ташлыйлар. Бу тамашаны үз катнашында күргән өлкә комитеты секретаре Жданов кына түгел, шагыйрәгә халыкның бу тамаша алкышлауларын телевизорда күргән Илбашы Сталин да гади халкының шул чиккә җитеп шагыйрәне каршы алуларына тәгаен көнләшеп куя. Бу дәвердә Ил халкы бары тик аны гына тантаналы төстә алкышлап каршы алырга тиеш булганнар икән... Һәм күп тә үтми Илбашы өлкә комитыты Ждановка искәртә — узындырма шагыйрәне. Кыскасы, шагыйрә Анна Ахматованы һәм Ждановны үзен дә кисәтеп, бары тик бер сүз әйтә: – «Чарасын күр...» Күп тә үтми шагыйрәне язучылар союзыннан куалар, ары таба чын мәгънәсендә башланадыр мәхшәр — шагыйрәнең шигырьләрен бер генә газета-журналда да басмый, француз теленә улы тәрҗемә иткән шигырьләрен дә чит илләргә җибәртмиләр. Талантлы шагыйрәнең хәтта яшәгән квартирасына түләргә акчасы да калмый. Ачлы-туклы яши…

***


Вәләкин Ходай бар икән әле, күп еллар үткәч булса да Ил түрәләре ис-акылга килеп булса кирәк, ягъни 1980 елда олуг шагыйрәнең йөзьеллыгын уздырдылар. Хәтта ЮНЕСКО катнашы белән. Искитмәле хәл, Жданов карарыннан соң, язучылар союзыннан да куылган һәм язучылар союзы карары белән тәмам матбугаттан читләштерелгән Анна Ахматова шагыйрә — тантана итә… Әйе, данлы шагыйрә вафат булуга 30 еллар үткәч, яшь Арыслан углан исән булса — Каф тавына менеп кычкырасы дәрәҗәгә җитеп шатланыр иде. Һәм шул вакытларда ук үз-үзенә сорау куяр иде — кайда синең гаделлегең Русия!?..

Ләкин инде татар каныннан килгән әнисе генә түгел, тәгаен олы-олы кабатланмас хезмәтләре белән дөнья халыклары вә тарихчыларына танылган һәм ул гынамы, Арыслан ат-исеменә лаек улы да җир куйнында ята... Уйланырлык безгә, туганкайлар, уйланырлык. Без кая таба барабыз?.. Нигә кыйблабыз әлегә кадәр тәгаенләнми?.. Ә бит Арыслан улының әнисе шагыйрә Анна Ахматова яшәү рәвеше һәм дөньяга карашы белән өлкә комититы Ждановны да, Сталинны да җиңде түгелме!?.. Шигриятьтәге даны, шигъри юллары һәм көчле рухы белән җиңде һәм Русиядә генә түгел, дөнья халыкларына да танылды...

... Укучымны искәртеп үтим, бер тапкыр исән-сау вакытында Мәскәү язучылар союзынннан да куылган Анна Әхмәт кызы Ленинградка китәргә җыена. Поездга утырыр алдыннан вагон кырында бер карчык пәйдә була. Һәм күз яше белән җылый-җылый шагыйрә кырына килә. «Бәгеркәем-балакаем, яраткан шагыйрәм», дия-дия җылый-сыктала шагыйрәнең кулына сарыла. Дәүләт түрәләре тарафыннан һәрдаим рәнҗетелгән горур шагыйрә аңа: «Җылама, әбием, мин исән һәм шигъри юллар белән өсти:

Муж в могиле,

Сын в тюрьме.

Лучще —


Помолитесь обо мне...

***


«Нәкъ менә шул елларда мин беренче тапкыр хезмәт яздым», дип каләмен тибрәтә үз истәлегендә Арыслан галим. «Һәм бу хезмәтем белән кулъязмада ук танышкан тәүге укытучым Михаил Иванович Артамонов игътибарына лаек булдым. Ул мине Эрмитаж китапханәсенә эшкә чакырды. Карусыз ризалаштым. Ул гынамы, ул минем тәгаен укытучым булып китте. Ул миңа биредә укырга-язарга бөтен шартларны тудырды. Эрмитажда төпләнеп эшкә кереп киткәч, ул мине үзе белән көнчыгыш тарафларында төрки-татарлар яшәгән һәм көн күргән төбәкләргә экспедициягә алды. Бу елларда гуя миңа канат үсте. Мин аның белән бер санда йөрдем, тәмам иңдәше, киңәшчесе булып киттем. Укытучым Көнчыгыш халыклары турында зур хезмәт язган булып чыкты — «Хазары». Иң сәере шул — укытучым бу хезмәтен, нигәдер, әүвәл миңа укырга, ары таба хәтта редакцияләргә бирде. Мин төннәрем йокламыйча укытучым хезмәтем янәдән укып кына калмадым, бераз редакцияләп тә чыктым. Ахыр, ошамаган җирләре хакында аңа үз сүземне әйттем. Ул башын чайкап торды торды да: «Син укыдың, син редакцияләдең, мин сиңа ышанам, хезмәтемне басмага да хәзерләп бирәсең» дип, иңемнән кочып алды. Шактый катлаулы олуг галимнәргә хас тәфсилле һәм төрки-татарлар турында гади укучыга да аңлаешлы итеп язылган укытучым хезмәтен кабат укып чыктым һәм янә яңабаштан редакцияләдем. Һәм хәтта, үзем күзаллаганча, хезмәтенә кереш сүз дә яздым. Ул минем тәүге — «Хунны» хезмәтем укыды һәм «Хунны» һәм «Хунны в Китае» хезмәтләрең галимнәрнең ученый советында каралачак» дип, мин бахырыгызны янә кинәнддерде һәм:
«Мин бу өлкәдә эш иткән галимнәргә чакыру кәгазе дә тараттым инде. Синең хезмәтең белән кызыксындылар. Киләчәкләр. Иң мөһиме, шулдыр, син әүвәл бу хезмәтеңне (әле ул Ленинградта) Көнчыгыш халыклары белгече Александр Николаевич Бернштамга рецензиягә бир. Ул биредә, мин аңа синең хезмәтеңне үз кешем аша тапшыртырмын. Шулай ярап торырмы!» диде дә ул иңбашыма кулын куеп саубуллашты. Мин ни әйтергә белми аптырап калдым. Әнә шулай мин дә гади китапханәче — Көнчыгыш халыклары тарихына караган зур булмаган, ләкин игътибарга лаек хезмәт язганмын булып чыкты. Һәм, кыеп, аны Көнчыгыш халыклары тарихында шактый урын биләгән кыргыз халыклары турында саллы хезмәтләр язган Александр Николаевич Бернштамга рецензиягә җибәртүгә ирештем. Һәм шул ук вакытта бераз шомланып та куйдым. Риза булырмы?.. Килешерме борынгы хун-төрки халыклар хакында хезмәт язган яшь автор дәлиләүләре белән?.. Бу мәсьәлә мине тәгаен шомга салды...

Ә ул озак көттермәде, җавап та язып җибәрде. Ләкин бу минем өчен куанычлы җавап түгел иде. Күренекле галим рецезиясендә миңа кемлегемне ачыклар өчен 16 каршы фикер әйтә, «...гомумән, марксизмның ни икәнен белми, көнчыгыш халыкларының телләрендә сөйләшми», дигән бәһа бирә һәм шуның белән тәмамлый да. Шуңа карамастан, бериш галимнәр минем хезмәтемне «Ученый Совет»ка кергән галимнәргә таратырга, укытып тикшерергә һәм тиешле бәһа бирергә», дигән фикергә киләләр. Монда янә бу хәлне укытучым Артамонов һәм аның иңдәшләре оештырган дигән фикергә килдем. Чөнки мин дә укытучымның, әйтергә була, зур ихтирамга лаек «Хазары» хезмәтен укып кына калмадым, редакцияләп тә биргән идем ич...

«Ученый совет» җыелгач, минем хезмәтем тикшергәндә тәүге хезмәтемә рецензия язган галим миңа мондыйрак сораулар бирде: «Көнчыгыш халыклары телендә сөйләшә беләсеңме»?.. Мин аңа фарсы телендә сорау бирдем. Ул — җавап бирә алмады. Мин кыргыз халкының тарихы хакында хезмәт язып академик исеменә лаек булган галимгә кыргыз телендә сорау бирдем. Ул — ышанмады. Мин җыелган галимнәргә үземнең хезмәтемдәге концепсияне «тарихи материализм» рухында язылуы хакында тәфсилләп аңлаттым. Хезмәтем хакында саллы «галимнәр» тарафыннан журналларда әйтелгән бәһаләреннән сөземтәләр китердем. Ул — янә ышанмады. Ләкин мине биредә яклаучылар да булган икән — соңгы журналдагы хезмәтләрне күрсәтергә, сүзләремне раслатырга кушты. Минем тарафдарым булгандыр инде яшь галим, тиз арада журналларны тапты, минем хезмәтләрем хакында заман галимнәре язган сүзләрне кычкырып укып чыкты. Мактауга лаек сүзтезмәләр нәкъ мин әйткәнчә булды. Опонентым сагая калды. Ахыр, «...сайлау күрсәтер» дип, шарларны өләшергә кушты.

Ниһаять, сайлау вакыты җитте. Биредә утырган галимнәргә кызыл һәм кара шарлар тараттылар. Барысы да, шул исәптән минем Бернштам опонентым да шарны салды. Ниһаять, корзинканы актарып, шарларны санадалыр. Минем концепциямә бердәнбер кара шар салган галим Бернштам булып чыкты. Шул хәлдән соң ул «Ученый Советка» кул селтәп, залдан чыгып китте. Калганнары дәррау мине котладылар. Миңа, тәгаен янә канат үсте. Бу көн минем иң бәхетле көнем булды, дисәм, һич тә ялгышмамадыр, мөгаен»...

Шуннан соң күп тә үтмәде мине Лефортадагы Любянкадан килеп алдылар. Прокарур мине каршына утыртты. Мин аңа монда булуымны сәбәбен белергә теләдем. Ул минем күзләремә карады һәм: «Сез дәүләт өчен куркыныч кеше, чөнкиме?.. Чөнки сез белекле һәм укымышлы кеше, шуның өчен сез куркыныч кеше» - диде. Шуннан соң Арыслан галим истәлек дәфтәренә болай дип язып куя: «Мин бүгенге көнгәчә аңламыйм, нигә тарих фәннәре кадидаты шул чиккә җитеп надан булырга тиеш икән?» дип, яза истәлегендә Арыслан галим. Шуңа карамастан, аны Караганда каласына алып китәләр, аннары Достоевский утырган Омскийга кадәр...»

«Бары тик 1956 елда узган XXнче cъездан соң гына мине бар «гөнаһларымнан да» азат иттеләр»... — дип, төгәенли сөрген елларын искә алып мөхтәрәм галим.

Үтә сәер хәл. Ул вакыттагы Ил түрәләренә шундый сорауны куясы килә: «Ә булдымы соң бары тик Ил халыкларының ХАК тарихын язарга керешкән һәм күп санлы үз укучыларын тапкан — олуг галимнең Ил-халкы алдында гөнаһы?.

Юк, булмады, булмаган!..

*** ***

«Исән-имин туган якларыма кайткач һәм тәүге эшемә дә урнашкач, Михаил Иванович Артамонов коллективына ияреп, мин берничә тапкыр экспедициягә чыктым. Бераз чыныктым. «Хуннар» китыбым янә карап чыктым. Казынып, табып, табылган борынгы экспонатларны җыеп кайткан хикмәтле табылдыкларга таянып, Каспий буендагы халыклар турында «Тысячалетие вокруг Каспия» дигән хезмәтем тәмамладым. Бу хезмәтем төрки әҗәриләргә җибәрдем һәм алар минем бу аерым хезмәт итеп басып та чыгардылар. Шушы елларда мин шактый күләмле «Древняя Русь и Великая степь» хезмәтем төгәлләдем».



«Шул хәлдән соң минем беренче хезмәтемне дияргә була, укытучым китап итеп бастырырга да ярдәм итте. Әнә шулай мин чишмә булып кына түгел, тулы бер елга булып тарихка кереп киттем»...

Олуг галим Арысланның төрки-татар тарихына караган хезмәтләрен тәмам киртәләр аша чыгарып, иләктән иләп, зур кыенлык белән бассалар да, ул соңгы көненә кадәр бу могҗизаи фәнгә — тугры кала. Опонентлары сүзләренә карап, тарих фәненә кул селтәми, үтә үҗәтлек белән төрки-татар халыкларының хак тарихын язуын дәвам итә. Чөнки Арыслан галим бер халыкка да, бер милләткә вә этноска да талинкә тотмый, дөньяга карашы белән генә түгел, яшәү рәвеше белән дә хак тарихка йөз тота. Ул хәтта Русиянең Б. Рыбаков кебек академикларын да тәңкыйтләмәде, ул, бары тик шул дәвердәге галимнәрнең сәясәткә ярашып язылган үз сүзләре белән бәян итеп, укучыга аларның төп «максатын» аңлатып бирә алды.

Менә алар — революциягә кадәр булган классиклар — В. Н. Татищевтан алып, Г.М. Плехановка кадәр дияргә була тарихны бертерле итеп язалар. Әйтерсең лә бер табактан ашап үскәннәр.. Иң гаҗәбе, төп дошманнары — татарлар һәм аларның бабалары.

Әйтик, Татищев бу хакта болай дип яза: «...половцы и печенеги... русским пределам набегами, пленяя и грабя, великие вреды наносили»; Н. Карамзин исә: «половцы — неутомимые злодеи», мир с такими варварами мог быть опасным перемирием»; Н. Г. Устрядов: «половцы —лютые злодеи»; С.М. Соловьев: « Русь... должна была вести борьбу с жителями степей»; Н. И. Костомаров: полчища степных кочующих народ... жадных к грабежу и истреблению»; Н. А Рожков: «наибольшая опасность для древнерусского государства степняки — половцы». һ. б.

Әнә шулай Русия галимнәренең кинәнә-кинәнә исләр китмәле рәвештә безнең бабаларыбызны гаепләүләренә ияреп, без бахырыгызның замандашы — В. Чивилихин — соңга калыбрак булса да әйтеп калыйм дип булса кирәк, татарлар турында кирпеч калынлык роман-эссе язды. Арыслан бабай Чивилихин кебек язучыларга рәнҗеде, чөнки бу елларда В. Чивилихинның эссе-романы китап итеп басылган һәм зур тираж белән укучыларга җиткән иде инде. Галим А. Кузьмин аның бу әсәренә рецезия яза һәм роман-эссаны күккә күтәреп мактый. Бу хәл-гамәл дә Арыслан галимнең тәмам кәефен кыра. «Кая монда хак тарих, кая монда гаделлек?» — дип, зарлана. Роман-эссе үзәгендә, нигездә, һаман шул бер балык башы — «татарское иго» кабатлана. Бу хәлгә инде Арыслан галимнең тәмам ачуы кабара. Һәм, нигездә, бу роман-эсседә тарихны бозып күрсәтү, үткән дәверләребезгә гадел бәһа бирмәү дип, 1982 елда «Коммунист» журналы редакторы Р. И. Косолаповка үтенеч рәвешендә хат язарга кыя. Хатта түбәндәге сүзләрне язып җибәрергә мәҗбүр була: «Хөрмәткә ия Ричард Иванович! Партиялеләр сафында булмасам да, Сезгә мөрәҗәгать итәргә булдым — мин Л. Н. Мөрәҗәгать итүемнең төп сәбәбе, нигездә, тарих фәннәре докторы Аполлон Кузьминның «штат тәңкыйтенә карата» үз фикерем Сезгә җиткерәсем килә. Мәгълүм булганча, күптән түгел, язучы В. Чивилихынның «Память» эссе-романы халыкка таралды. Ул анда мин бахырыгызны «кыйнаган», ә роман-эссегә А. Кузьмин күпертеп рецензия язган, ягъни Л. Гумилев бакчасына яман сүзләр әйтә-әйтә таш аткан. Имеш, Чыңгыз белән Батый Русиягә «иго» китерәләр. Әйтик, Чыңгыз һәм Батый А. Кузьминга һәм В. Чивилихинга ошамый, ди, ләкин бит Ил халкы — барысы да һәйбәт һәм үтә тыңчыл кешеләрдән генә тормый. Шул ук вакытта, әлбәттә, В.Чивилихин һәм А. Кузьмин да, мөгаен, бар кешегә дә ошамыйдыр. Шуңа карап, бөтен рус халкын һәм хәтта мәскәүлеләрне яман халык дип язарга ярар иде микән?.. Ул гынамы, әгәр дә мәгәр теге йә бу халык кына түгел, теге йә бу кеше безгә ошамый икән русларны һәм хәтта мәскәүлеләрне начар халык дип язу дөрес булыр микән? Бу ике кеше барлык русь халкының һәм тарихчыларның ихтияҗын канәгатьләдерә алмыйлар икән, Чыңгыз хан һәм Бату хан исә бөтен монгол халкының ихтиярын үтәүчеләр булып чыгалар бит... Чөнки аларны бертавыштан ханнар итеп корылтайда сайлыйлар. Инде татар-могол яуларына килсәк — татар-монгол сугышчылары, нигездә, ярты миллион кешедән җыелган яугирләр, ягъни бары тик ил халкының бер өлешен генә тәшкил иткән сугышчылардан торган. Әнә шул яугирләр миллионнан күп тапкыр артык халкы булган Русны, Кытайны һәм Иран белән бергә бөтенбер Урта Азияне кул астына җыялар, ягъни яулаганнар... Сезне янә искәртеп үтим, монголлар бу дәвердә өч төбәктә сугышалар — Кытайда, Иранда һәм Идел буе кыпчаклары белән — олуг хан тарафыннан бу илләргә таба өстәмә гаскәр җибәрү мөмкин булмаган да булмаган. Иң гаҗәбе, А. Кузьмин үзен Ил патриоты итеп күрә, «...ә борынгы руссларны йомшак-куркак халык, нәкъ менә куркаклыклары белән алар безне шул көнгә калдыралар» дип яза, хөрмәткә ия Ричард Иванович»...

Җитмәсә Арыслан тарихчы бу хакта кинаяләп: «... позволили погубить себя столь слабому противнику»... дип тә өсти «Комунист» журналы редакторына язган хатында.

Кыскасы, бу дәвердә Арыслан галимгә яла ягучылар шактый була. Һәм Арыслан галим үзе дә – журнал редакторына: «...гөнаһсыз кеше юк» дип, искәртә. Шуңа карамастан, Л.Н.Гумилевның «Этногенез» хезмәтенә кереш сүз язган профессор Р. Итс Арыслан галим хакында болай дип яза: «Исләр китмәле! Укыйсың-укыйсың да хезмәттәге фактларны янәдән тикшерәсе килә һәм авторга инанасың — Гумилев хак тарих язган! » Һәм дәвам итә: «Ил түрәләренә, Ил тарихчыларына һәм этнографларына аеруча Арыслан галимгә һәр өлкәдә һәйкәл куярга кирәк иде. Ә киртә өстенә киртә тезмәскә»...

Хак бәһа бирә киңәшмәне алып баручы рәис. Чөнки нәкъ менә Арыслан тарихчы Русиянең хак тарихын язарга кереште һәм яза, язып ята да ич әле. Ә аңа кадәр Русиядә коры һәм күңелгә ябышмый торган хезмәтләр язып яткан «сорыкортларга» бик салып, Арслан галим саллы хезмәтләренең бары тик уннан бер өлешен генә дөнья халыкларына җиткерә алды бит әле...

Хәтта тарихка кереп калган мондый юлларны да укырга була: «Әйе, бик күпләргә Чыңгызхан һәм Батый хан да ошамый, шул исәптән А. Кузьмин һәм В. Чивилихинга да — тик бит алай булмый һәм була да алмый. Әйе, В. Чивилихинга һәм А. Кузьминга да барысы да ошамагандыр. Шул исәптән бөтен русь халкын, хәтта мәскәүлеләрне дә яман халыклар дип язу, итагатьсезлек, дип язарга кыям. Шул ук вакытта Чыңгыз ханны, шул исәптән Батый ханны да гаепләп булмый. Алар икесе дә, нигездә, монгол халыкларын уй-теләген тормышка ашырганнар, ягъни Корылтай чыгарган карарга буйсынганнар — бу хәл-гамәл дә барыбызга да таныш кебектер миңа... Нигездә, — дип дәвам итә Арслан галим хатында, — татар-монголлар, бу дәвердә өч фронтта сугышалар: Русьта, Кытайда һәи Урта Азияне яулыйлар. Ягъни татар-монголлар өч төбәктә канлы сугыш алып баралар — Кытайда, Иранда һәм Идел буе Болгарында... Шуның өчен, Каракорым түрәләре аларның барысына да, әлбәттә, ярдәмгә яугирләр җибәрә алмаганнар да алмаганнар — чөнки мөмкинлекләре чамалы булган. Минем өчен иң гаҗәбе шулдыр: А. Кузьмин патриот буларак, бу хәл-гамәлдә һәм начар мәгънәдә борынгы бабаларыбызны гаепли. «Имеш, алар, нәкъ менә алар харап итәләр Русияне. Имеш, бабалары көч-куәтләре түбән булган татар-монголарга биреләләр», дип тә өсти хәтта. «Коммунист» журналы редакторына язган хатында.

***


Үзенең күп санлы һәм саллы хезмәтләре белән төрки-татар халыкларының асыл тарихын хак Тәгаләгә йөз тотып язган олуг галим Лев Николаевич Гумилев раслаганча, Идел буе татарларының тарихлары Алтай төркиләренә барып тоташса да башланадыр 632 елларда — Җиһангир Атилла ханның дәвамы булган Кубрат хан бабабыздан. Ахыр, мөхтәрәм галим миңа болай диде: « Җиденче гасырда Кубрат хан көнчыгыш Европада беренчеләрдән булып, Таман ярымутравында дәүләт төзи. Әгәр дә мәгәр бабагыз Кубрат хан турында әсәр язарга ниятләсәгез, җәяүләп дисәм дә ярыйдыр, гаиләң беләнме Таманьярым утравына сәяхәт кыл. Кодрәтле бабагыз Кубрат хан тәүге тапкыр Ил-Җир биләгән төбәкне үз күзең белән күреп кайт. Әйе, әсәрең хаклыкка йөз тотсын дисәң», дип, васиятнамә әйткән иде. Һәм галим хаклы булып чыкты. Мин үз машинам һәм гаиләм белән Кубрат хан биләгән төбәкләрдә булып, ул салган вә күтәргән Тимерүк каласын күреп кайттым. Ә бит борынгы Идел буе Болгар дәүләте дә Батый хан татарларына кадәр шул исем-атама белән тарихка да кереп китә.

Әйе, галим хаклы иде. Ул хәл-гамәлләр нәкъ Арыслан галим әйткәнчә була. Үзенең иш-вә канкардәшләре белән 640 елларда Кубрат хан ил-җирләрен киңәйтергә ниятли. I-II нче гасырларда ук Идел-Урал елгалары буена килеп утырган гун-төрки кардәшләре белән элемтәгә керә һәм берләшү максаты белән шул төбәккә урдасы белән икенче улы Кодракны җибәрә. Яшь хан Кодрак биредә канкардәшләре белән бергә «Идел буе Болгар дәүләтенә» нигез ташын сала. Өченче улы Аспарух Дунай буйларына юнәлә һәм бүгенге Дунай буе болгар дәүләтен нигезли. Өлкән улы Батбай атасы төбәгендә кала. Дүртенче улы Балкыр Карачәй-Балкыр төбәкләренә юнәлә һәм анда төпләнеп кала... Бертуган энесе Шамбатны яугирләре белән Киев тарафына таба җибәрә. Бу хәл-гамәлләрне хәтта Византия императоры Константин да үз хезмәтендә искәрә. Болар барысы да безнең тарих. Һәм боларның барысын да Арыслан галим Лев Николай улы да үз хезмәтләрендә төпле дәлилләр белән раслый. Тагын да тәгаенләбрәк язсак, Идел буе Болгарын Батый хан яулый. Болгар ханы Илһам монголларны бер тапкыр җиңгән була инде, шуңа күрәме тәкәббер кылана канкардәшләре белән аралашмый — баш бирми. Батый хан илчеләрен кабул итми, нигездә ил-дәүләтен саклап, каһарманнарча сугыш кырында ятып кала. Бу да без татарларның тарихы ич, туганкайларым!..


***


Туксанынчы елларда мин «Кубрат хан» романым тәмамладым. Нәкъ шул елларда Лев Николаевич Гумилев Эрмитажда өлкән фәнни хезмәткәр булып эшли. Олуг һәм мәртәбәле галим евроазиец Петр Савицкий белән хат артыннан хат алыша. Чит илдә көн күргән олуг галим аңа: «...изучать эпоху Чингиза надо с хуннов, через тюрок и киданий», дигән киңәш бирә. Шуны искә алып, ниһаять, Арыслан галим евроазиец Николай Трубицкий сүзләре белән аңа болай дип яза: «... ни один нармальный народ в мире, особенно народ, организованный в государстве, не может добровольно допустить уничтожение своей национальной физиономии во имя ассимиляции, хотя бы с более совершенным народом». Һәм шул сүзләрне укыгач, укытучым җилкәмә кулын куеп, болай дип өстәде: «Вот вам будущим историкам весь сказ, дорогой мой Мусаит. Понять, что ни «я», никто другой не есть пуп земли, что все народы и культуры равноценны, что высших и низших нет, — вот все, что требуют мои книги от читателя», диде. Һәм тарихи әсәрләр язучы буларак, мин бахырыгыз да мөхтәрәм галим сүзләренә тугры калдым, дип уйлыйм. Бабаларыбыз тарихына шактый иҗатым багышладым. Һәм булдыра алган кадәр хак тарихка йөз тоттым. (Укучымны искәртеп үтим, Арыслан бабай «г» хәрефен сакаулап әйтә иде.)

Олуг галим белән тарих турында әңгәмә барганда ул шкафтан үрелеп, Хара Даван китабын алды. «Менә гап-гади этностан чыккан галимнең хезмәте. Мин сиңа аны бүләк итәм. Укы, өйрән, хәтереңне байыт» диде. Һәм үзалдына сөйләшкәндәй болай дип өстәде: «Интересно, кто такой Э. Хара-Даван»?.. Ни өчен СССРда аның хезмәтен басалар, укыйлар, ә евроазияле классикларны ялгышып та искә дә алмыйлар, хезмәтләрен дә басмыйлар?..» дип, үртәлеп тә куйды...

Үз хезмәтендә Арыслан бабай калмык галиме хакында болай яза: — «Бик күп халыкларның кавемнәр бишеге, кан коюда, ил-халыкларны яулау туфрагы, миф вә әкияти могъҗизалар иле, дөньядагы барлык диннәрнең анасы, миллиардка якын халыкларның нигез ташы — әнә нинди могъҗизаи җир ул тарихчы галим Хара Дуган өчен — Азия. Ул гынамы, Монгол империясенең биеклек ноктасы... Чынгыз ханның бөеклеге. «Кем белән чагыштырып була Чыңгыз ханны?» дип үз-үзенә сорау куя Хара Даван. Наполеон беләнме?.. Юк. Наполеон бер гаскәрен Мысырда ташлап калдыра, икенче гаскәрен карлы-буранлы Русиядә. Аның империясе аның гомерендә үк юкка чыга. Бөек Александр Македонский беләнме?.. Юк. Ә бит хәтта Чыңгыз ханның оныгы бернинди каршылыксыз, империяне үз кул астына ала — шул исәптән Әрмәнстаннан Кореягә кадәр һәм Мысырдан Идел буйларына җитеп чик күтәрә. Шуның өчен Хара Даван язганча, кыска гына вакыт эчендә бик күп илләрне вә халыкларны кул астына җыя. Шуннан соң тарихчы Хара Даван кыю рәвештә болай дип яза: — Чыңгыз хан — җир шары халыкларының императоры...

Хара Даван хезмәтен укыгач, Арыслан бабай шундый нәтиҗәгә килә: «Миңа калса, безгә кытайлар язган гипнозлы елъязмалардан баш тартып, төркиләр күзлегеннән карап хак тарихка йөз тотарга вакыт» дип, мин бахырыгызны кинәндереп үз фикерен әйтте...

Ары таба миңа булган «дәресен»: «Хара Даван ниндидер дәрәҗәдә хаклы, көнчыгыш һәм көнбатыш дөньясын төркиләр бәйләде. Мин — рус кешесе — гомерем буена татарларны бер гаепсезгә хаксыз рәнҗетүдән якладым», — диде дә, мин бахырыгызны чәй өстәле янына янына әйдәде.

***


Тарихчы олуг галим — Арыслан бабай тарихның кискен борылышын 1260 башланып китүен беркемгә дә иярмичә, нәкъ үзе уйлаганча аңлый һәм уй-фикерләрен фәнни рәвештә үзенчә раслый — төркиләрнең булган вә кылган хәл-гамәлләрдән күреп, ягъни нәкъ шул елда тарихта «сила вещей» дигән кискен борылыш башлана — Византиянең культурасы җир белән тигезләнә — мөселманнар христианнарны үтерәләр һәм диннәрен шактый илләргә таратуга ирешәләр. Көнчыгыш илләре христианнары ислам дөньясына әвереләләр. Көнбатыш уйга кала һәм чара күрергә керешә. Китә бер-берсенә яла ягу, бер-берсен гаепләү һәм халыклар арасында бер-берсен яманлау башлана, ягъни Арыслан бабай язганча — «черная легенда» аякланып китә. Һәм шундый нәтиҗә өскә калкып чыга — монголлар -монголлар түгел икән, алар татарлар икән ләбаса!.. Әнә шулай бу дәвердә татарларга һич булмаган яман гаеп-яла тагыла — иң әүвәл Идел буе болгарлары төркиләренә, ары таба мордва, тунгус, якут һәм хәтта Алтын Урда кул астында булган русларга да чаткысы җитә. Чөнки «черная легенда» идеясе нәкъ менә руслар аша чын мәгънәсендә «черная легендага» әверелеп китә...

«Черная легенда» яу-ялганы 500 ел эчендә тамырын бик тирәнгә җибәрә, хәтта ары таба «евросентризм»га әверелә, тәмам чәчәк ата. Дөнья халыклары арасында Русиянең артка калуы хакында, кинәт бер урында таптанган Кытай һәм аерым билгеләп үтелә — Һиндстан. Күңелгә кара тап яткан этносларны кыргыйларга, яисә примитивныйларга һәм цивилизованныйларга бүлү башлана. Бу хакта Европодан чыккан колонияләрдә яшәгән чиновниклар аеруча нык тырышалар... Әмма Арыслан галим бу хәл-гамәлгә үз сүзен кистереп әйтә: «Әйе, бер милләт, бер халык та безне Хода сайлады дип әйтә дә, яза да алмый. Нинди милләт кенә үзен безне Аллах сайлады дип шапырынмасын — немец, япон, яһүд — бу хәл-гамәлнең, ягъни милләтчелекнең асыл ташы — эгоизм, күркә кебек шапырыну — барысы да итагатьсезлек вә милли гариплек», дип, бәхәссез-бәһа бирелә Арыслан галим тарафыннан «Черная легенда» тарафдарларына.

Этнослар турында сүз кузгалдымы, исемле галимнәр һәрдаим Арыслан галим исемен телгә алалар. Ауропада узган «Этногенез» секциясендә бәхәс куба. «Кем оста һәм аңлаешлы итеп яза бу фәндәге четерекле мәсьәлләрне? Утырышта катнашкан этногенез галимнәренең шактые беренче урынны тарихчы В.В. Бартольдка бирәләр. Шул мәлдә этногенез җыелышын алып барган рәис-профессор Р. Итс торып баса да, барысын да аптырашта калдырып: «Мин беренче урынны этнолог Лев Николаевич Гумилевка бирәм», ди.. Һәм чыгыш ясый: « Шаккатмалы хәл, укыйсың-укыйсың да Гумилевның этногенезга багышланган хезмәтләрен — торып-торып гаҗәпләнәсең — фактларны яңадан тикшерәсе килеп китә, тикшерәсең һәм янәдән инанасың — Гумилев хаклы, Гумилев өстен», дигән бәһа бирә. Хәтта тарихта булган гыйбрәтле мисаллар китерә... «Әйтик, крестонослар заманында 1370 елда Кара Принц указы белән Лиможа каласы халкын суеп чыгарга боерган Кара Принцны кем дип атарга!? Ә бит бу «явыз җан» Англиянең милли каһарманы булып тарихка кереп калган. Исләр китмәле!.. Кайсы этностан була ул, галиҗанәпләрем?.. Юк, татар булмаганда булмаган Кара Принц»...

Силкәлтәле елларны үтә-үтә сөрген мәхшәрләрен татыган олуг галим Арыслан Николай улының тарихи хезмәтләре — мәңгелек ельязма — татарларның хак тарихы, шул исәптән унҗиденче гасырларда гына куәтләнеп киткән Русиянең дә. Әйе, күлләр кибә, челтерәп аккан чишмәләрдән куәтләнеп киткән елгалар эзләрен югалта — әмма әнә шул мәхшәрдә татар исем-аты белән тарихка кереп калган халык яши һәм яшәячәк!.. Шул исәптән укучылары күңелендә мәңгелек хатирә-истәлек булып калган Арыслан галимнең гаять бай хезмәтләре һәм гыйбрәти хак тарихы да...

———————————————————

Файдаланган хезмәтләр:

Лев Гумилев: Судьба и идеи. Москва 2007г,

Лев Гумилев; Ритмы Еврапы. «Экопрос» 1993 г.

Лев Гумилев: От Руси до России. Очерки этнической истории Москва 2007г. һәм башкалар.

Бу истәлек язмам укытучым олуг галим тууына 100 ел тулуга багышладым. Мин — татар баласы, Арыслан мөгаллимннән белем-сабаклар алып, шактый тарихи әсәрләр язарга кыйган — Мөдәррис улы Мөсәгыйт Хәбибуллин буламдыр... Тыныч йокла, Арыслан мөгаллимем. Сездән сабаклар алган бер мин генә түгел, җир шарында таралып-сибелеп яшәгән барлык төрки-татар халыклары да Сезнең кебек каһарман тарихчыны онытмады, онытмас — Онытмаячак!..

————————————————————

Өстәмә мәгълүмат —

Гумилев, Л.Н.: Древние тюрки. – Москва, 1993. Переиздан 2005 г. в Москве. Һәм күп санлы башка хезмәтләре.

Вернадский, В.И. Филосовские мысли натуралиста. – Москва: Наука, 1988.

Гарольд Лэмб. Чингизхан. – Москва, 2007.

Гумилев, Лев. Открытие Хазарии. – Москва, 2001.

Демин,В. Н. Загадки древных летописней. – Москва: Вече.

Габович, А.Я. История под знаком вопроса.- Санк-Петербург, Москва, 2005.

Тагиров, И.Р. История национальной государственности Татарского народа и Татарстана. – Казань, 2000.

Хәким, Рафаил. Татар Рухы. – Казан, 2007.

Хаким, Рафаэль. Джадидизм.- Казань, 2010.

Аджи, Мурад. Европа. Тюрки. Великая Степь. – Москва, 2004.

Кравченко, Сергий. Кривая империя. Правдивый курс истории государства Российского. Когда врут учебники истории. – Москва, 2007.

История России с дренвнейших времен до наших дней. - Минск. 2001.

Бушков, А. Мираж великой империи. – Москва, 2007.

Татарский век глазами национальной элиты. –Казань, 2005.

История Росии с древнейших времен до наших дней. -2001.
***

Бу кечкнә мәкаләмне язганда, мин, нигездә, хәтеремдә калган сүзләр янына Лев Николаевич Гумилевның: «Лев Гумилев: судьба и идеи» китабының редакторы Е. М. Гончаровага рәхмәтем белдерәсем килә. Редактор бу томда галимнең кечтеки генә булса да, гаять тыгыз язылган биографиясен дә биргән һәм дип әйтәсем килә — китапның эчтәлеген бермә-бер баеткан. Шул ук вакытта галимнең кыскача булса да биографиясен дә бирә алган һәм евроазиец галимнәрнең исем- фамиллияләрен дә телгә ала. Берсен дә чит вә ят итми...


Наталья Викторовна Гумилева истәлеге:

«Лев Николаевичны сабый чакта ук кимсеткәннәр. Иң әүвәл әнисе ташлап китә. Бергә яши башлагач, ул минем күзләремә карады да: «Әбиемнән һәм синнән башка миңа берәү дә җылы сүз әйтмәде» дип, минем бөтен җан-тәнемне үзенә тартты. Ул, тәгаен, олуг галим булып киткәч тә, минем белән аралашканда бала булып кала бирде. Кайчак, ул иртәрәк ятканда, мин аның маңгаеннан үбә идем. Ул рәхмәт әйтеп, тынычланып йокыга китә иде. Аңарда самими балалык тулып ашкан иде.

Әнә шулай без егерме биш ел бер түшәктә йоклап, бергә яшәдек.

Тарих язарга утырса, Левны өстәл янынан алып китүе кыен иде. Аңа кайбер исемле академиклар каныктылар. Аның өстеннән һәрдаим КПСС ҮК комитетына кадәр шикаять яздалыр. Бигрәк тә Ю.В. Бромлейц, Григурович, Рыбаков «тырыштылар». Бромлейцны ул шаяртып — Бармалей дип әйтер иде. Лев Николаевич классик евроазеецларны — В.Вернадскийны, Н.Трубицкийны һәм П.Савицкийны хәрмәт итте, алар белән хатлар алышты, аларга кистереп үз сүзен әйтергә дә ятсынмый иде. Этнослар турында бәхәс барганда тәмам үҗәтләнеп китә торган иде.

Көтмәгәндә минем Арысланымны больницага салдылар. Мин аның янына килгәч ул: «Миңа монда начар». Мин аны больницадан алып кайттым.. Бер атна да үтмәде хәле тагы начарланды. Яңадан шулук академия болницасына салдылар. Ул анда мине көтеп ала иде. Ул аерым палатада ятты. Хәле начар. Мин аңа үзе яраткан тары боткасы пешереп китердем. Ул боткага күз ташлады да: « Кара җимеш салдыңмы?» дип сорады. Мин аңа: «Кара җимеш белән иртәгә китерермен» - дидем. Һәм кулын үптем, үзен үптем һәм саубуллаштым...

Иртән килгәч, палатага керүгә үк: «Синең берәр җирең авыртамы?» — дип сорадым.

Ул кыюланып китеп: «Юк, берҗирем дә авыртмый», — диде һәм аруын сиздереп күзләрен йомды.

Арыслан ирем, күз нурым 1992 елның 15 нче июнендә вафат булды. Кара җимеш белән пешергән яраткан боткасын ашый алмый якты дөньяны ташлап китте. Аның каравы үзе аеруча яраткан Русия һәм Татар халкына том-том тарихи хезмәтләр калдырды...



———————————————————————





Каталог: file
file -> Шығыс Қазақстан облысындағы мұрағат ісі дамуының 2013 жылдың негізгі бағыттарын орындау туралы есеп
file -> Анықтама-ұсыныс үлгісі оқу орнының бланкісінде басылады. Шығу n күні 20 ж
file -> «Шалғайдағы ауылдық елді мекендерде тұратын балаларды жалпы білім беру ұйымдарына және үйлеріне кері тегін тасымалдауды ұсыну үшін құжаттар қабылдау» мемлекеттік қызмет стандарты
file -> «Наркологиялық ұйымнан анықтама беру» мемлекеттік көрсетілетін қызмет стандарты Жалпы ережелер «Наркологиялық ұйымнан анықтама беру»
file -> Регламенті Жалпы ережелер 1 «Мұрағаттық анықтама беру»
file -> «бекітемін» Шығыс Қазақстан облысының тілдерді дамыту жөніндегі басқармасының басшысы А. Шаймарданов
file -> «бекітемін» Шығыс Қазақстан облысының тілдерді дамыту жөніндегі басқармасының бастығы А. Шаймарданов
file -> Шығыс Қазақстан облысының тілдерді дамыту жөніндегі басқармасының 2012 жылға арналған операциялық жоспары
file -> Тарбағатай ауданының ішкі саясат бөлімі 2011 жылдың 6 айында атқарылған жұмыс қорытындысы туралы І. АҚпараттық насихат жұмыстары


Достарыңызбен бөлісу:


©netref.ru 2019
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет