Биектау хәбәрләре



Дата25.04.2016
өлшемі43.96 Kb.
Хөрмәтле “Биектау хәбәрләре” газетасы редакциясе! Сезгә Айбаш урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Низамиева Әлфинур яза. Мин Сезгә мәгариф һәм хезмәт ветераны Әнвәр абый турында мәкалә җибәрәм, зинһар, бастырсагыз иде. Язганнарым аның рухына дога булып ирешсен иде.

Авылыбызның хөрмәтле кешесе, Айбаш авыл җирлеге каршындагы ветераннар советы рәисе, бөтен гомерен мәгарифкә багышлаган затлы, зыялы укытучы Әнвәр абый бакый дөньяга күчте.

Бик зур тормыш юлы узган, күп кенә тарихи вакыйгаларның шаһиты булган Дәүләтшин Әнвәр Дәүләтша улы 1927 нче елның 15 нче маенда Биектау районы Айбаш авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Дәүләтша абый заманына күрә шактый гына алдынгы карашлы кеше була, шунлыктан балаларын белемле итәргә тырыша. 7 яшьлек малайны яңа төзелгән мәктәпкә укырга бирә. Бу 1934 нче ел була. Тырыш малайны беренче сыйныфта Шакирова Тфак апа укыта. Ә 2-4 нче сыйныфларда авылдашы, укытучы Сибгатуллин Гыйният абый белем бирә. Белемгә омтылган Әнвәр абый 1939 – 1941 нче елларда Кече Рәс җидееллык мәктәбендә укый. Әтисенең малаен укытырга дигән теләге вакытында тормышка ашмый кала. 1941 нче елда башланган дәһшәтле Бөек Ватан сугышы тыныч тормыш планнарын өзә. 1942 нче елның башында Дәүләтша абый Ватанны сакларга ут эченә китә, аңа кире әйләнеп кайтырга насыйп булмый. 14 яшьлек үсмергә тормыш атына җигелеп тартырга туры килә. 1941 – 1943 нче елларда яшүсмер колхозда ат җигә. Ләкин белемгә омтылыш 1943 нче елда егетне Мәмдәл мәктәбенә (урта мәктәп итеп шул елны үзгәртелә) илтә. Айбаш авылыннан берүзе Әнвәр абый Мәмдәлдә укый башлый. Ләкин сугыш беткән елны Мәмдәл урта мәктәбе дә элеккеге статусына кайта. Сугыш елларының авырлыгын үз җилкәсендә татып, ачлы-туклы йөреп, 1945 нче елда Әнвәр абый 9 нчы сыйныфны тәмамлый. Якын-тирәдә урта мәктәпләр булмаганлыктан, егет өчен бердәнбер юл – Казан шәһәренә барып, андагы мәктәпләрнең берсендә 10 нчы сыйныфны, ягъни мәктәпне тәмамлау. Ниһаять, Әнвәр абый ир балалар гына укый торган 12 нче мәктәпкә керә һәм аны уңышлы гына тәмамлый. 1946 нчы елда, сугыштан соңгы беренче чыгарылыш кичәсенә, кунак булып, мәктәп тәмамлаган алты егетне котлау өчен, мәшһүр баянчы Оркыя Ибраһимова, халык артисты Зифа Басыйрова, министрлар – барлыгы йөзләп кеше килә.

Өлкән бала булган Әнвәр абыйга дүрт бала белән тол калган анага булышу, гаиләне материаль яктан тәэмин итү бурычы килеп баса. Ул елларда мәктәпләрдә укытучылар җитмәгәнлектән, урта белем алган егетне Чувашиле җидееллык мәктәбенә хәрби хәзерлек һәм физкультура укытучысы итеп билгелиләр. 1946 нчы елның сентябреннән аның педагогик эшчәнлеге башлана. Педагогик белеме булмаган егет баштарак шактый авырлыклар кичерә. Бердәнбер юл – педагогик уку йортына читтән торып укырга керү. 1948 нче елда имтиханнарны уңышлы тапшырып, Казан дәүләт укытучылар институтында укый башлый һәм аны 1952 нче елда тәмамлый.

Яшь, чибәр, ачык йөзле, энергиясе ташып торган егет мәхәббәтен дә, булачак хатынын да Чувашилендә таба. Чувашиленең җиләкле иркен болыннарында уйнап, тәмле суларын эчеп үскән сөйкемле, гүзәл кыз Марзия – егеткә, ә егет Марзиягә гашыйк була. 1949 нчы елда алар өйләнешәләр. Сабыр, итагатьле, иренә зур терәк булган Марзия апаның Әнвәр абый ирешкән уңышларда өлеше бар. Ирен эшкә хәер-дога белән озатып кала, якты чырай белән каршылый. Ә бит Марзия апа гомере буе кешеләргә кием-салым текте, бигрәк тә кыз балаларны, хатын-кызларны матур, килешле, модалы күлмәкләр белән сөендерде. Үзләре кебек эшчән, тырыш, һөнәрле 3 малай, 1 кыз тәрбияләп үстерделәр, Әнвәр абыйның әнисе Факия апаны карап, тәрбияләп, соңгы юлга озаттылар.

Әнвәр абыйның шәхси тормышындагы чисталык, пөхтәлек капка төпләреннән башлана. Һәрнәрсә үз урынында, һәркайда тәртип күзгә ташлана. Өйләренә керсәң, чыгасы килми. Шәхси тормышындагы кебек тәртип, тырышлык, системалылык Әнвәр абыйның педагогик эшчәнлеге һәм җитәкчелегендә дә ачык күренә. Кайда эшләсә дә, ул җыйнаклыкны, тәртипне яратты.

Әнвәр абый 50 нче елларның башында ук Айбашта җидееллык мәктәп ачу турында сүз кузгата, ләкин кайбер кешеләр бу идеягә каршы киләләр. Шуңа күрә аңа Кече Рәс җидееллык мәктәбендә татар теле һәм немец теле укытырга туры килә. 1954 нче елда аны Кече Рәс мәктәбенә директор итеп билгелиләр. Аның оештыру сәләте дә шул елларда ачыла башлый.

1957 нче елда җидееллык мәктәпләрне кыскарту башлангач, Кече Рәс мәктәбе дә башлангыч мәктәп булып кала. Шуннан соң Әнвәр абый Чувашиле җидееллык мәктәбенә татар теле укытучысы итеп күчерелә. 2 ел эшләгәч, 1959 нчы ел башында Кече Рәс башлангыч мәктәбе мөдире итеп чакыралар. 1960 – 1961 нче елларда Айбаш башлангыч мәктәбе мөдире була, рус теле укыта. Мәктәп әйләнәсе төзекләндерелә, матур гына бакча барлыкка килә. Бер үк вакытта ул, читтән торып, икенче югары уку йортын – КДПИның татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый.

1961 – 1964 нче елларда Яңавыл сигезьеллык мәктәбе директоры булып эшләгәндә, Дәүләтшин Әнвәр абый Айбаш башлангыч мәктәбен сигезьеллык итү хыялы белән яши. Ниһаять, аның хыялы тормышка аша: бер җәйдә 4 бүлмәле янкорма төзелеп, 1964 нче елның 1 нче сентябреннән Айбаш авылында да сигезьеллык мәктәп эшли башлый. Аның беренче директоры – Дәүләтшин Әнвәр Дәүләтша улы. Педагогик коллектив туплана, 1965 нче елда мәктәп әйләнәсенә 80 төп алмагач алып кайтып утыртыла.

1974 нче елда Айбаш сигезьеллык мәктәбе урта мәктәп итеп үзгәртелә. Укучылар саны елдан-ел арта, мәктәп укучыларын сыйдыра алмый башлый. Шунлыктан Айбашта яңа типтагы мәктәп төзү кирәклеге көн кебек ачык була. Новосибирск проекты буенча 1976 нчы елда яңа мәктәп төзелә башлый. 1979 нчы елның 1 сентябрендә яңа мәктәпне ачу тантанасы була. Мәктәп төзелешенә Әнвәр абый үзенең бөтен көчен, тырышлыгын, сәләтен бирә, хәтта сәламәтлеген дә. Аның хезмәте югары оешмалар тарафыннан да югары бәяләнә. Мәгариф системасында 45 ел эшләү дәверендә ул бик Мактау грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнә. 1977 нче елның 29 нчы сентябрь Указы белән Дәүләтшин Әнвәр Дәүләтша улына ТАССРның атказанган мәктәп укытучысы исеме бирелә. Аның тырышлыгы белән төзелгән мәктәп биналары Әнвәр абыйның эшенә һәйкәл булып торалар. Әнвәр абый укытучы да, җитәкче дә, төзүче дә, уйлап табучы да иде. Киң күңелле, әдәпле, таләпчән, кешеләр белән мөнәсәбәте һәрвакыт тиешле югарылыкта булган Әнвәр абый чын мәгънәсендә укытучылырның укытучысы, игелекле, алтын йөрәкле кеше, һәм зур шәхес иде. Озын гомер юлы матур, үрнәк булды аның. Айбаш урта мәктәбе педагогик коллективының район күләмендә тыныч, тату, дус коллектив булып танылуында, хәзер дә шул дәрәҗәдән төшмәвендә Әнвәр абыйның роле әйтеп бетергесез зур булды. 45 ел педагогик эшчәнлегенең 30 елын директор хезмәтенә багышлаган Әнвәр абый авылда гына түгел, тирә-як авылларда, район күләмендә олы хөрмәт яулады, мактауга лаек булды. 1987 нче елда башланган ветераннар хәрәкәтенең алгы сафында да ул булды. Бәхәсле мәсьәләләр хәл ителгәндә, киңәш-табыш вакытында Әнвәр абый үзенең төпле, акыллы киңәшләре белән дөрес юл күрсәтте. Соңгы елларда ул Айбаш авылындагы мәчетләрнең тарихын язды, мәктәп елъязмасын авыл тарихы битләренә кертте.



Һәркемгә ачык йөзле, мөлаем, сөйкемле, олы яшьтә булса да, матурлыгын саклый алган Әнвәр абый безнең күңелләрдә мәңге яшәр.
Айбаш гомуми урта белем бирү коллективы исеменнән Низамиева Әлфинур.
Каталог: download -> version -> 1438021257 -> module
version -> Дома на окне пылился светильник со сломанным абажуром
version -> Қыс Қыстың ақ бояуы Көрпеге жер оранды Балалар ойнап далада Сырғанаққа тояды Ақ мамық қарды жер Балалар ойнап күлуде Мұзайдында сырғанап Астана
version -> Абай Құнанбайұлы
version -> Mұхтар Омарханұлы Әуезов
version -> Сабақ Қазақтың ұлттық ою түрімен құрлық суын бейнелеу
version -> Қазақ әдебиеті пәнінің негізгі мектепте оқытылу нысаны қазақ әдебиетінің үлгілері Басқа ұлт өкілдерінің қазақ халқының мәдениетін, әдебиетін, өнерін, тілін т б
module -> Биектау хәбәрләре
module -> Биектау хәбәрләре


Достарыңызбен бөлісу:


©netref.ru 2019
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет