Эчтәлек. Кереш- 3- 6 Халык авыз иҗаты нәрсә ул? Халык авыз иҗатына нәрсәләр керә? Кемнәр халык иҗатын җыю белән шөгыльләнгән? Мәкальләребез турында- 7- 9 Мәкаль дип нәрсәгә әйтелә? Йомгаклау-10-16 Халык авыз иҗатының безнең тормышыбыздагы



Дата28.04.2016
өлшемі185.93 Kb.
Халык әйтсә, хак әйтә

Эчтәлек.

1. Кереш- 3- 6

Халык авыз иҗаты нәрсә ул?

Халык авыз иҗатына нәрсәләр керә?

Кемнәр халык иҗатын җыю белән шөгыльләнгән?

2. Мәкальләребез турында- 7- 9

Мәкаль дип нәрсәгә әйтелә?

3. Йомгаклау-10-16

Халык авыз иҗатының безнең тормышыбыздагы роле.

4. Файдаланылган әдәбият- 17



Кереш

Халык авыз иҗаты нәрсә ул?

Халык авыз иҗатына нәрсәләр керә?

Кемнәр халык иҗатын җыю белән шөгыльләнгән?

Татар халык авыз иҗаты белән кызыксыну, аерым кешеләр тарафыннан аны өйрәнергә тырышу инде күптән яшәп килә. Әмма гаҗәеп дәрәҗәдә бай, күп кырлы татар фольклорын фән буларак өйрәнә башлау, аның үсеп китүе бары тик Октябрь революциясеннән соң гына булды. Татар халкы авыр тормыш шартларына, кимсетелүләргә, җәбер-золымнарга карамастан, үзенең авыз иҗаты әсәрләрен тудырып, иҗат итеп, аны саклап килде. Әлеге әсәрләрдә халыкның оптимистик карашлары, азатлык идеяләре, байларга карата нәфрәт чагыла.

1940нчы еллардан башлап татар фольклористикасы өлкәсендә яңа чор башлана. Халык иҗаты материалларын фәнни нигездә һәм киң күләмдә өйрәнү эше институтларның филология факультетлары һәм өлкәне өйрәнү музееның төп эш планнарына кертелде. Ул аерым фән буларак укытыла башлады.

Халык ижаты әсәрләре халык телендә үк төрле жанрларга бүлеп өйрәтелә, һәр жанр икенче жанрдан үзенең формасы белән генә түгел, бәлки эчке характеры белән дә аерыла. Татар халык авыз иҗаты әсәрләре башта ике зур жанрга: лирик һәм эпик жанрларга бүленә. Моның беренчесенә, ягъни лирикага, йола фольклоры, мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар, ырымнар, җырлар керә. Мифлар, легендалар, әкиятләр, бәетләр, тарихи җырлар һәм дастаннар эпик жанрлар итеп санала.

Борынгы кешенең һәр гамәле, һәр адымы дини-мифик карашларга, ышануларга, йолаларга нигезләнгән булган. Бу карашларны, ышануларны, йолаларны дөрес аңлаганда, борынгы дәвердә гомер сөргән ата-бабаларыбызның уй-фикерләренә төшенү кыен түгел. Бары тик һәр ышану-мифның, сихер-тылсымның ачкычын, ырымын табарга һәм куллана белергә кирәк.

Тел байлыгының мул чыганагы халыкның җанлы сөйләмендә, авыз иҗатында икәнлеген яхшы аңлаган К. Насыйри фольклор әсәрләрен җыю һәм гыйльми нигездә бастырып чыгаруда зур тырышлык куя.



Габделкаюм Габденнасыйр улы Насыйров - Каюм Насыйри - 1825 елның 14(2) февралендә элекке Казан губернасы Зөя өязе Югары Шырдан авылында туа. Каюмның бабалары һәм атасы ул заманның укымышлы кешеләре була. К. Насыйри күбрәк Казанда яши. 1879 елдан башлап рәсми рәвештә бер җирдә дә хезмәт итмәстән, барлык гомерен язучылык эшенә һәм фәнгә багышлый. Аның зуррак күләмле фәнни, әдәби хезмәтләре шул вакытларда туа. Әдип барлык көчен китаплар, дәреслек­ләр язуга, акчасын аларны бастыруга сарыф итә.

Каюм Насыйри - фольклорчы, чөнки борынгы кабер ташларындагы язуларны укый, авыл тарихларын язып ала, гореф-гадәтләрен йолаларын өйрәнә, җырлар, бәетләр, әкиятләр җыя. Тарихның Болгар тарихына бәйле булуын ачыклый.Үз милләте өчен янып-көйгән Каюм Насыйри гомере буе халык авыз иҗаты әсәрләрен туплау, гыйльми өйрәнү һәм халкына җиткерү белән шөгыльләнә. Ул халык авыз иҗаты белән яшьтән үк кызыксына, аны җыя, фәнни эшкәртеп, рус һәм татар телләрендә бастырып чыгара. Үзенең календарь һәм сүзлекләрендә, дәреслек һәм башка төр хезмәтләрендә фольклор әсәрләренә шактый күп урын бирә.

Каюм Насыйри татар халык иҗатының күп жанрларын өйрәнеп, шуларны бастырып чыгару буенча зур эш алып бара. Петербург галимнәреннән халык иҗаты материалларын җыю турында киңәшләр ала. Нәтиҗәдә "Казан татарларының ышанулары һәм ырымнары" дип аталган бер хезмәте 1880 елда Петербургта рус телендә дә басылып чыга. Рус галимнәре бу әсәрне хуплап каршы алалар. Шул хезмәткә язган сүз башында Петербург университеты профессоры Григорьев Каюм Насыйри эшчәнлегенә югары бәя бирә.

1880 елдан башлап Каюм Насыйри татар халык авыз иҗатының төп жанрларыннан булган җырлар, мәкаль, әйтем һәм бәетләрне бастырып чыгару эшенә керешә. Аларны күпсанлы җыентыкларына туплап, татар һәм рус телләрендә бастырып чыгара. "Фәвакиһел җөләса фил-әдәбият" (1884), "Поверья и обряды казанских татар" (1880), "Образцы народной литературы казанских татар" (1886), "Сказки казанских татар" һәм башка китапларында күпләгән халык җәүһәрләре тупланган.

Каюм Насыйри фольклор әсәрләрен җыеп кына калмый, ә аларны төрләргә һәм жанрларга аерып бирә, аларга хас аерым үзенчәлекләрне күрсәтә. Татар халкының искиткеч акыллы, тапкыр булуына соклана. Ул мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар, читләтеп әйтелгән сүзләр, җырлар, бәетләр, такмаклар, әкиятләр, халык тәҗрибәләре (сынамышлар) жанрларын аерып алып өйрәнә. Аларның төрле вариантларын язып ала. Халык шагыйре Габдулла Тукай иҗат иткән "Шүрәле" поэмасы да Каюм Насыйри язып алган вариант нигезендә иҗат ителгән икән.

Каюм Насыйри халыктагы фольклор әсәрләрен туплап, халыкның үзенә кабат җиткерде. Моның белән ул халыкның рухи хәтере бай һәм озак яшәячәген тагын бер кат раслады. Ул − татар фольклористика фәненә нигез салучыларның берсе, һәм галим туплаган халык җәүһәрләре әдәбиятны, телебезне үстерүдә бетмәс-төкәнмәс чыганак булып кала бирә. Каюм Насыйриның фольклор өлкәсендәге эшчәнлегенә үзе исән вакытта ук югары бәя бирәләр. Мәсәлән, профессор Катанов рус матбугаты битләрендә болай дип язып чыга: "Бу көнгә хәтле Казан татарларының халык иҗаты памятникларын җыючылардан берәү дә бу хәтле күп җырлар һәм мәкальләр тапшырганы юк иде. Безнең җыючыбыз тарафыннан китерелгән табышмаклар аның халкының искиткеч акыллы икәнен исбат итәләр".

К. Насыйри халык медицинасына җитди карый. Ул татар халкының тарихи риваятьләре, борынгы мифологик ышанулары, гореф-гадәтләре, дөньяга карашлары һәм башкалар белән башка халыкларны, фән дөньясын таныштыру буенча эш алып бара, рус телендә хезмәтләр чыгара. Өченчедән, галим Көнчыгыш халыклары фольклорын өйрәнә, аның үрнәкләрен, татарча тәрҗемә итеп, бастырып чыгара. Шул рәвешле К. Насыйриның фольклор фәнендәге эшчәнлеге төп өч юнәлештә бара. Үзе чыгарган календарьларда, сүзлекләрдә һәм җыентыкларда К. Насыйри халык иҗатын урнаштыруга зур игътибар бирә. Халык тәҗрибәләре, төрле сынамышлар еш кына ритм һәм рифмага салынган.

1881 нче елгы календаренда ул «Казан бәете», «Шаһгали бәете» кебек әсәрләрне, Казан шәһәренең салынуы, Кабан күле һ. б. турында халыктан язып алган күп кенә риваятьләрне урнаштыра. 1880нче елда басылган «Кырык бакча» исемле китабының һәр бүлегендә диярлек мәкальләр һәм әйтемнәр урнаштырыла.

К.Насыйри «Фәвакиһел җөләса фил әдәбият» дигән зур хрестоматиянең соңгы 40нчы бүлеге татар халык иҗаты әсәрләренә багышланган. Мәгърифәтче галим халыкның иң борынгы ышануларын, мифларын, мифик образларын, әкиятләрен җыйнап, бастырып чыгаруга һәм гыйльми тикшерүгә зур әһәмият биргән. Шул рәвешле, мәгърифәтче галим, татар фольклорының күп кенә жанрларында да эшләп, халыкның рухи байлыгын, акыл һәм күңел җәүһәрләрен барлап, бергә туплап, халыкның үзенә кайтару юлында хезмәт иткән.

Халык авыз иҗатын өйрәнүдә, язучы, шагыйрь, драматург, галим, фольклорчы тел белгече,тәрҗемәче, тарихчы, публицист Нәкый Исәнбәт (Нәкый Сираҗетдин улы Закиров) үзенең зур өлешен керткән.

Ул 1899 елда Башкортстанның Салават районы Малаяз авылында туа. Әдип тарафыннан әзерләнгән илле меңнән артык берәмлектән торган фразеологик сүзлек, күләмле “Татар халык табышмаклары” һәм балалар фольклоры җыентыклары үзләренең тулылыгы-киңлеге, авторның һәр жанрга биргән гыйльми-тарихи аңлатмалары белән татар халкы авыз иҗатын өйрәнү юлында фән ирешкән беренче фундаменталь хезмәтләр булып саналалар. Шулар арасында, безнеңчә, иң күренеклесе һәм саллысы — кырык меңгә якын берәмлекне үз эченә алган калын-калын (һәр том 35 табак чамасы!) өч томлык “Татар халык мәкальләре”. Бу өч томлык безнең үлмәс хәзинәбез, милли байлыгыбыз. Әдипнең бу томнарга язган әтрафлы кереш сүзе — үзе бер олуг академик хезмәт.



Мәкальләребез турында. Мәкаль дип нәрсәгә әйтелә?

Дөньяда телсез яки җырсыз-моңсыз халык булмаган кебек, мәкальсез халык та юктыр дип уйлыйм, һәрбер халык сүз арасында мәкальләр кыстырырга ярата, үз телен аның белән бизи, төзи. Һәркайда, һәр халыкта үз мәкальләренә хөрмәт бар, аларга ышану, таяну бар. Безнең халыкта да шундый ук хәл: татар сөйләшкәндә сүз арасында урынына карап, фикерне куәтләү өчен кыска гына һәм килешле генә итеп, хикмәтле бер мәкаль әйтеп куя. Ул моны әйтеп җибәргәнен кайчак үзе дә сизми кала. Шуның белән безнең халкыбыз арасында да саны әлегә хәтле беленмәгән күп төрле мәкальләр йөри.

Нәрсә соң ул мәкаль? Безгә кардәш төрки халыкларның кайберләре аны борынгылар сүзе, кайберләре— аталар сүзе, картлар сүзе дип атыйлар, чувашларда “ваттисем калани— картлардан калган” сүз дип йөртәләр. Бездә дә Хуҗа Вәдигъ үзенең бер җыентыгының тышында "мәкальләр" дигәч, шуның астында ук "Борынгылар әйткән сүзләр" дип куйган. Халыкның үзендә дә:— Борынгылар әйткән сүз китапның эчендә булмаса, тышында да түгел,— дигән мәкаль йөри. Ягъни, мәкальне китапка язылмаган дип җиңелгә санама, читләп үтмә, барыбер ул, мөкатдәс китап сүзе хөкемендә. Шулай ук картлар сүзе дип йөртү дә бар:— Картлар сүзен капка җый;— Картлар әйткән буш булмый;— Картлар сүзен капчыкка, яшьләрнекен янчыкка,— диләр. Болардан мәкальләрнең, тәҗрибә һәм хикмәт җимеше буларак, хәтердә җыелып сакланырга тиешле булган бер хәзинә итеп каралуы аңлашыла. Һәм халык аны шулай үзенең хәтер капчыгында гасырлар буе саклап килгән дә. Яшьләр сүзе көндәлек әйләнештә йөргән акча шикелле янчыкта йөрсә, ул җитмәгәндә һәрвакыт теге хикмәтле хәтер капчыгын ачып, андагы запасны ходка җибәрергә кирәк булган.

"Мәкаль" сүзе безгә гарәпчәдән кергән. Аның мәгънәсе урынлы сүз яки тиешле урынында әйтелгән сүз була. Гарәпләр: "Ликелли мәканин мәкаль" — һәр урынга лаек мәкаль бар, — диләр... Мәкаль сүзе дә безгә күптән үк кергән булса кирәк, ул иске язмаларда да очрый. Башкортлар да, казакълар да "мәкаль" дип йөртәләр. Шул рәвешле, мәкаль сүзе дә бездә язма әдәбият һәм соңыннан җыентыклар аша халыкка нык таралып, үзенең кыскалыгы белән инде тәмам телебезгә кереп урнашкан һәм шул сүзнең үзе белән дә мәкальләр барлыкка килгән: — Мәкаль сакалдан олырак, — дигәннән мәкальнең яшь һәм тәҗрибә ягыннан һәрбер картка караганда да озынрак гомерле һәм хөрмәтлерәк саналуы аңлашыла. Яки:— Сүз күрке мәкаль, ир күрке сакал, — диләр. Сакал халыкта ирлек һәм куәт билгесе булса, бу мәкальнең безгә инде сүзнең мәгънәсе мәкаль белән мәһабәт һәм куәтле булуы, шулай ук, "күрке" дигәннән мәкальнең сүзгә шигъри ямь-тәм, матурлык бирүе аңлашыла. Шулай итеп, дөньяда сакалсыз халык булмаган кебек, мәкальсез тел дә юк. Ул — телнең шартыннан булган гомуми һәм зарур әйбер. Ул бик күп яклы. Шуның өстенә, тумышы белән тарихи да ул, кулланышы белән бүгенге дә ул.

Мәкаль нигездә сүзгә дәлил, тормышта кагыйдә йә киңәш һәм шул ук вакыт телдә тапкыр әйтелгән гүзәл бер мисал булып та килә. Мәкальләрнең кайберләре шулай ук үз мәгънәсендә әйтелүе, икенче берләренең читләтелгән икенчел мәгънәләргә ия булуы, мисаллыгы, шулай ук аның тагын игъри сурәтләмә-образларга, ритм-рифмаларга байлыгы бездә бөтенләй диярлек тикшерелмәгәнгә, ул якларына алда аерым-аерым тукталырга туры киләчәк. Мәкаль кыска һәм тирән мәгънәле булганга, аны халык хикмәте дип атау барлык халык фольклорында бик таралган, Моннан ике мең ярым ел элек Аристотельнең мәкальләрне үзеннән күп мең еллар борынгы философларның әсәрләреннән калма өзекләр булып, шулар грекларга килеп җиткәннәр, мәкальләр булмаса, борынгы халык хикмәтләре безгә килеп җитмәгән булыр иде, бу фәлсәфә-хикмәт әсәрләре борынгы халыклар белән бергә югалган булыр иде дип әйткән сүзләрендә дә мәкальләргә карата иң борынгы халык хикмәте дигән караш ята.

Һәр халыкның мәкале үзенчә. Менә шулардай мәкальнең иң зур күпчелеге һәр халыкның үз иҗтимагый-тарихи тормыш тәҗрибәләреннән һәм ышануларыннан, аның үз теленең иҗат һәм сурәтләмә мөмкинлекләренә таянып барлыкка килгәнлеге аңлашыла. Аның кайчан туа башлаганы билгесез, авторлары исемсез, шулай ук аның әле дә туудан туктаганы юк. Тормыш һәм халык яшәгән җирдә аның тумавы мөмкин дә түгел: чөнки кеше үз табигате буенча шагыйрь, үзе тәҗрибә һәм иҗат иясе. Шунлыктан мәкаль башлап ялгыз кеше авызыннан әйтелсә дә, һәр уңышлы иҗатны эләктереп алучы халык аны телендә саклый, тагын да шомарта, чөнки аны гомуми мәгънәгә күтәрүче халык үзе бөек шагыйрь, үзе тормышны иҗат итүче бөек даһи ул.

Күп кенә мәкальләр турыдан-туры әйтелгән мәгънәне генә белдермиләр. Өстән караганда бу мәкаль нинди дә булса фикерне яклап киңәш бирә дип уйлыйсың, ә ул аны сиңа ирония белән әйтеп, киресенчә аңларга кирәк икәнен үз сизгерлегеңә тапшырган булып чыга. Кыскасы, мәкальләрне куллана белү яки аңлауда акыл белән эш итәргә кирәк. Димәк, мәкаль үзе шулай бик кечкенә булса да, күпьяклы, үзенчәлекле һәм хикмәтле нәрсә. Җыйнап әйткәндә мәкаль нәрсә дигәнгә шундый билгеләмә биреп була: сөйләшкәндә сүзгә ямь һәм куәт бирү өчен, көнкүрештә күп сыналган дәлил яки шигъри бер мисал урынында әйтеп йөртелә торган, кыска, ләкин гомуми бер, тирән мәгънәне эченә алган төгәл җөмләле халык хикмәте әсәрләре мәкаль дип әйтелә.
Йомгаклау.

Мәкальләрнең тормыштагы роле һәм әһәмияте.

Беренче әһәмияте— мәкальләрнең, авыз иҗаты буларак, аталар сүзе яки халык хикмәте булуы: мәкаль ул— тормышның һәртөрле җил-давыллары эчендә, безне аталарча кайгырткан өлкән һәм борынгы киңәшчебез; дөньяның әчесен-төчесен күп татыган, безгә дә аны ничек танырга өйрәткән өлкән агабыз; безгә үзебезне һәм кешеләрне ничек сынарга өйрәткән сынаучыбыз; безне хатага төшүдән алдан кисәтүче күрәзәбез; хатага төшсәң, ачы, туры иттереп, ләкин шул ук вакытта гадел һәм җылы рәвештә шелтә бирә белүче остабыз; көнкүрештә һәртөрле мөнәсәбәтләрдә безгә булышчы иптәшебез; юлда ышанычлы юлдашыбыз; безне эшкә, көрәшкә, актив булырга, ничек уңышка ирешергә чакырып торучы тәҗрибәле хәкимебез; киңәшен, белем-тәҗрибәсен һич түләүсез чын күңелдән гүзәл мисаллар һәм матур тел белән әйтүче хикмәтле шагыйребез; безне дә үзе кебек дөньядан алданмыйча, озак һәм сәламәт яшәргә, ничек бәхет-моратка ирешергә, үзе кебек яши белергә чакырган безнең күп гомерле һәм кара акылга бай картыбыз; кыскасы, мәкаль ул — киң җәмәгатьчелек фикере, гомумхалык карашы, уртак акыл. Ул дәлил булып та, хөкем булып та, кәфил булып, кисәтүче яки гыйбрәт булып та, типик бер мисал булып та тормышның һәр ягына катышып, дөрес һәм гадел якны табарга, уртак мәслихәткә килергә, безне тоткарлыктан чыгарырга тырыша.

Икенче әһәмияте— мәкальнең безне иҗтимагый фикергә ия итүе: мәкаль, югарыдагыча, гомумхалык карашы, гомумхалык ышануы булганга шул ук вакыт мин аны сиңа әйткәндә, ул минем карашым, син миңа әйткәндә, үз күңеле белән дә, уртак гомуми фикер, җәмәгатьчелек фикере белән дә яшибез. Син мәкаль әйткәндә, халкыңнан тел генә алып калмыйсың, акыл-тәҗрибә дә, белем-хикмәт тә аласың. Шуның белән син үзеңнең сүзеңдә күп мәртәбә көчлерәк, фикерендә тирәнрәк буласың. Әйткән сүзең мәгънәгә куәтле, нык дәлилле һәм ритмик сөйләмле, шигъри кинаяле, тәэсирле булып чыга. Чөнки синең бу сүзеңнең артында күмәкнең көче, халыкның тарихи тәҗрибәсе, хикмәте, акыл һәм иҗат көче тора. Син дә мәкаль әйтүең белән шуңа таянасың.

Мәкальнең өченче әһәмияте — тел байлыгы булу ягыннан. Аларның текстында безнең телнең әлегә хәтле өйрәнелмәгән гаять бай сүзлек фонды ята. Мәкальнең киң таралган булуы аның текстындагы сүзнең дә күпчелек өчен уртак булганлыгын күрсәтә һәм бу яктан мәкальләр аерым сүзләрнең киңме, тармы һәм ни мәгънәләрдә кулланылуын яки ул сүз хәзер актив кулланылмаса да, тарихта кулланылган булуын күрсәткән иң кыска һәм иң анык дәлил булып тора. Мәкальләр аерым сүзләргә паспорт һәм гражданлык бирәләр. Алар мең еллар буе авыздан авызга йөреп саклана алулары һәм тематикалары буенча, тормышның һәммә якларына да кагылулары белән, анда сүзнең төрлелеге байлыгы да бик зур һәм мәгънәләре аныклануы да бик конкрет, ачык була. Мәкальләр шул яклары белән телчеләр, әдип-шагыйрьләр, матбугат һәм укытучылар өчен бик зур байлык чишмәсе. Бигрәк тә безнең шикелле телебезнең культурасын өйрәнергә соң тотынган халык өчен мәкальләр бик нык җыелып өйрәнелергә тиешле, әһәмиятле чыганак. Ул телнең торык-тотрыгын, грамматик төзелешен һәм сүз байлыгын саклап килгән хәзинә. Җыеп кына әйткәндә, мәкальләр— тел казнасы.

Дүртенче әһәмияте — мәкальләрнең хикмәт, тәҗрибә яки сүз материалы булып кына калмыйча, сәнгать әсәре булуында. Мәкальләрнең иң кыска, бер-ике сүз белән ачык кына итеп шулхәтле тирән күп мәгънә әйтә алучанлыклары бик зур язучыларны кызыксындыра килгән һәм язучылар үзләре дә шундый ипле, җыйнак, тапкыр, анык һәм шигъри тирән мәгънәле итеп әйтә-яза белүчелекне идеал иткәннәр.

Мәкальләр шул дәрәҗәдә сәнгать алымнарына бай булулары, аларның күпчелек (ривая), лирика алымындагы яки драматик сюжетны бөтен конфликты белән бер җөмләдә хәл итә алулары, алардагы сурәтләмә системнарының һәм чараларының бай төрлелеге, ритмик, симметрик үлчәмлекне, эчке-тышкы рифмаларны, авазлар кабатланышын, рифма, (аллитерация, ассонанс) һәм композиция чараларын яки грамматик төзелешне файдалана белүләре ягыннан безнең өчен бик кызыклы шигъри сөйләм мәктәбе дә булып торалар. Тормышның каршылыгын чагылдыру ягыннан күп мәкальләрнең диалектик каршылыклар өйрәнү тагын да әһәмиятле. Андагы телбизәкләр яки сатира, юмор, киная, ирония кебек стилистик алымнар, шулай ук теркәгечсез, иясез җөмлә төзү чаралары һәм башка бик күп яклар да үзенә игътибар сорый. Кыскасы, мәкальләр сәнгать әсәре буларак, тирән мәгънәне анык, кыска, ритмик алымнарда шигъри сурәтләмәле һәм тәэсирле итеп әйтә белүләре ягыннан, язучылар өчен, бигрәк тә шагыйрьләр өчен, бик нык өйрәнелергә тиешле чыганак булып торалар.

Бишенче әһәмияте — мәкальләр халыкның культура һәм иҗтимагый тарихын, этнографиясен өйрәнү ягыннан күп кенә материаллар бирә алалар. Шул яктан карап, Мәрҗани һәм Г. Әхмирев мәкальләргә таяна белүнең юлын ачсалар да, алардан соңгы тарихчыларның мәкальләрне ул яктан өйрәнү һәм файдаланулары бездә күренми. Мәкальләрдә халыкның көнкүреше, материаль культурасы, гадәт, йола этнографиясе, хокукы һәм башка мөнәсәбәтләре бик конкрет сызыкларда чагыла һәм кайберләре турыдан-туры берәр тарихи кеше авызыннан әйтелгән булулары яки тарихи вакыйгага бәйләнешле булулары белән халыкның ул вакыйгага мөнәсәбәтен ачу ягыннан да беренче кул материал була ала.

Алтынчы әһәмияте— мәкальләрнең халык рухын өйрәнү ягыннан да бик кызыклы һәм әһәмиятле булуы.

Мәкальләр халкыбызның тарихын да, язмышын да, аның табигатькә, җәмгыятькә мөнәсәбәтләрен дә, рухи төзелеше ничек ясалуын да, ышануларын һәм дөньяга карашларын да, нәрсәне ярату, килештерү яки яратмавын да, акылын-фигылен, характерын, милли зәвыгын, теләкләрен, әхлагын һәм башка сыйфатларын да чагылдыралар. Беренче карауга каршылыклы күренгән мәкальләр аша без татар халкының рухи йөзе, психологиясе турында кызыл җеп булып сузылып барган шактый кызыклы һәм эзлекле фикерләр ясый алабыз. Билгеле, моның өчен мәкальләр генә җитми, әлбәттә. Ләкин мәкальләр өстенә тагын әкият, җыр-бәетләр, хорафат һәм ышанулар шикелле, башка жанрлар да шул ноктадан өйрәнелгәндә, татар халкының этнография һәм; материаль культурасы хакында гына түгел, рухи йөзе, психикасы турында да бик мөһим бер сурәтләмә хасил итә алабыз. Мәкальләрнең гореф-гадәт, көнкүреш кагыйдәчелеге урынын тотып килүе аның бер өлеше әхлакый норма буларак роль уйнап килүен дә күрсәтә. Әйтүләренчә, кытайларда Куефонг яки Дәүләт әхлагы дигән китапта халык җырлары җыелган булган. Элек Кытай императорлары дәүләтне күзәткәндә, халыкның холык-фигыле гадәтләре турында яхшы белеп эш итү өчен, аларны җыйдырган булганнар. Бу ноктадан каралса, мәкальләр бигрәк тә әһәмиятле. Шунлыктан халыкка якын торучы, аның белән яшәүче һәм эш итүче кешегә мәкальләрнең бу ягын да читләтеп үтү мөмкин түгел.

Җиденче әһәмиятле ягы — мәкальләрнең (һәм шулай ук әйтемнәрнең дә) фикер оештыручы трибун булуында.

Мәкальләрнең зур бер мәгънәне кыска гына конкрет, ипле һәм тәэсирле рәвештә әйтеп бирә алулары тиз тарала алучанлыклары берәр иҗтимагый хәрәкәт башында торучыларның, ораторлар һәм башкаларның игътибарын һәрвакыт үзенә тарткан, алар мәкальләрнең үз фикерләренә хезмәт итәрдәйрәк отышлы булганнарын алып, үз чыгышларында һаман кыстыра килгәннәр һәм шуның белән сүзләренең тагын да тәэсирлерәк, дәлиллерәк, көчлерәк булуына ирешкәннәр. Кайбер мәкальләр кайчандыр үзләре дә шул юл белән туган һәм берәр лозунг урынында йөргән булулары мөмкин. Мәкальләр нәкъ шундый хасиятләргә ия булганлыктан, ораторларга, гомумән дә сүз белән эш итә торган кешеләргә үз сөйләмнәре өчен мәкаль алымнарыннан күп нәрсә өйрәнергә була. Шулай ук мәкальләрнең турыдан- туры үз чыгышларында ничек файдаланырга кирәклеге дә шул мисаллардан яхшы аңлашылыр. Мәкальләрнең гомумән халык фикерен туплау ягыннан трибунлык роле һәм әһәмияте зур булуы шулардай күренсә кирәк. Сигезенчесе — тәрбияви әһәмияте. Мәкаль ул дөнья күргән тәҗрибәле карт, бер вакытта да рухын төшерми, безнең кайгыларны бүлешеп, шатлыкка да бик артык очынмыйча, ис китмичә генә югартынрак торып карарга, тормыш ваклыкларына бик әһәмият бирмәскә, төп кирәкне кулдан ычкындырмаска, тормышка философларча карарга өйрәтә. Бер карасаң, ул үзен яраттыра белгән оста педагог шикелле. Ул шат һәм юл куючан; вакыты белән астан шаяртып, безгә карата иронияләр дә җибәргәли, вакыты белән өче иттереп агаларча каты иттереп тә әйтеп куя. Шулай да аны яратмаска мөмкин түгел. Чөнки анда үч алу, төртү, чәнчү кебек вакчыллыклар юк, андый эгоистлыклардан ул югары. Ачы әйтсә дә хак, чын дусларча әйтә, көлсә дә дусларча киң күңелдән көлә, акыл бирсә дә коры үгет сатмый, ул аны кызыклы һәм тапкыр мисаллар белән мәгънәле иттереп әйтә белә. Үзенең шундый дусларча, агаларча сүзләре һәм киңәше белән ул безнең тормышның авырлыгын җиңеләйтергә, кайгы-сагышын, мәшәкатьләрен җиңәргә, тормышыбызны баерак, күңеллерәк итәргә омтыла, көрәшкә җегәрлек уята һәм бәхеткә-моратка ирешергә, моның өчен нинди холыклар белән холыкланырга өйрәтә.

Мәкальләрнең тел культурасын тәрбия итү ягыннан әһәмияте зур. Мәкальләр мәңге яшь һәм тирән тормышлы халыкның үз йөрәгеннән, аның тел очыннан атылып чыккан шигъри хикмәтле, афористик әсәрләр булганга, туган телнең матурлыгын, тирән мәгънәләрне юраучанлык сәләтен үстерә. Ул аваз матурлыгы, ритм сизгерлеген үстерә, поэтик һәм тапкыр образлар сизү зәвыгын уята, тормыш өчен дә кирәк булган кайбер кагыйдәләр үрнәге алырга, сүзләргә дәлил һәм мисаллар китерә белергә, ата-баба мирасына хөрмәт белән карарга өйрәтә.

Тугызынчы әһәмияте — мәкальләрнең аңны һәм тормышны үзгәртү коралы булуында. Югарыда санап үтелгәнчә, мәкальләр гомумиләштерелгән мәгънә-хикмәт юралышы (тәгъбире) һәм шуның белән бергә халыкның социаль-тарихи тәҗрибәсенең, ышану һәм хыял байлыкларының шигъри сурәтләмәсе төсендә телдә гомумиләшүе булганга, алар безнең фикер һәм дөньяга карашыбызны үзләренчә көйләп, үзләренчә оештырып һәм калыплап кына калмыйлар, бәлки үзләренең күп мәгънәле һәм мисаллы булулары белән яки трибунлык һәм тәрбияви-әхлакый карашлары белән безгә тормышны да үзебезчә эшкәртергә, төзергә, үзгәртергә корал булып хезмәт итеп киләләр һәм киләчәкләр. Аларның төп мәгънә һәм хикмәт көчләре тормышта әйтелгән урыннарында ачылганга, төп рольләре дә гамәлдә, иҗтимагый чара һәм корал буларак, кулланышта үзләрен күрсәтәләр. Кыскасы, мәкаль тормышта актив сөйләм һәм иҗат әсәре буларак, тере бер организм шикелле яши. Шуның аркасында, ул тормыш белән өзлексез мөнәсәбәттә булып торган кебек, аның сурәтләү чаралары да формаль катып калган калыплар түгел. Шунлыктан мәкальләрнең тормыштагы роле һәм әһәмияте болар белән генә чикләнми. Тормышта мәкальнең очраклары бик төрле һәм үзенчәлекле

Халык тормышында шундый бер заманнар булган ки, анда аның басма китаплары да, газет-журналлары да, радио-телеграфлары да булмаган. Татарның элек заманда бердәнбер закон-шәригать китабы Коръән булса, ул да — гарәп телендә. Шундый заманнарда халык үзенең тормыш- көнкүрешен уртак бер фикергә, кагыйдәгә салып эш итүендә үзенең акыл-тәҗрибә хикмәте булган мәкальләреннән башка нәрсәгә таяна алсын соң? Димәк, мәкальләр, җәмәгать фикере буларак, ул заманнарда безнең халыкның матбугаты да, закон һәм фән китаплары, иҗтимагый учреждениесе дә, Коръәне дә, хикмәте дә булып яшәгән. Шунлыктан мәкальләрнең тормышта тоткан роле дә, аңа әһәмият бирү дә хәзергегә башка булып, аны хөкем, дәлил, йә тезмә шигырь хәлендә төзеп әйтә белүче профессиональ шагыйрь, сынчы-күрәзәчеләрнең дә әһәми-ятләре бик зур булган. Димәк, тормыш һәм заман кебек, мәкальләрнең роль-ләре, әһәмиятләре дә үзгәрә, алмашына. Хәзер алар, югарыда әйткәннәребез-дән күренүенчә, күбрәк шигъри мисал, хикмәтле сүзләр һәм хис-тойгылары-ның тапкыр тәгъбир табу очраклары төсендә куллану ягына таба баралар.

Мин үзем дә сизмәстән сөйләмемдә бик күп мәкальләр кулланам. Чөнки минем туганнарым, әти-әниләрем, әби-бабайларым да сөйләмнәрендә мәкальләр, әйтемнәр кулланып сөйләшәләр. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә дә бик күп мәкальләр өйрәнелә. Татарча әдәби әсәрләр уку миңа мәкальләрне дөрес, кирәкле урында кулланырга ярдәм итә.

Мәкальләрдә ана телебезнең матурлыгы һәм камиллеге, төгәллеге һәм байлыгы гәүдәләнә. Халык үзе болай ди: “Әйтем– сүзнең бизәге, ә мәкаль– сүзнең җиләге”.

Бездә телебезгә, динебезгә, халкыбызга, ата– анага, туган илгә, туган туфракка ихтирам хисе, мәхәббәт хисе тәрбияләүдә халкыбызның гасырлар буе сакланып, тупланып килгән халык авыз иҗатын куллануда. Ул акыл сәләтен үстерүдә дә төп чара булып тора. Халык авыз иҗаты әсәрләрендә кешенең зирәклегенә югары бәя бирелә. Аларда акыллы булырга өндәү, шуңа омтылуга чакыру көчле. Моны “ Акылның бәһасе, белемнең чиге юк”, “Акыл диңгездән тирән, белем таудан биек” кебек мәкаль- әйтемнәрдә ачык күрәбез.

“Ана сөте белән кермәгән, тана сөте белән кермәс”, дип, халык кешегә кече яшьтән үк тиешле тәрбия бирү идеясен алга сөргән. Халык мәкале юкка гына “Кечкенәдән алган белем ташка уеп язгандай”, димәгән. “

“Кош- очар өчен, кеше бәхет өчен яратылган” диелә татар халык мәкалендә. Бәхетле булу өчен кеше хезмәтне яратырга, белемле булырга һәм шуның белән бергә кеше өчен кирәк булган иң күркәм сыйфатларга ия булырга тиеш. Тирә- юньдәгеләргә һәрчак игътибарлы, шәфкатьле, ярдәмчел булырга тырышырга кирәк. “Яхшылык җирдә ятмас”,- ди халык. Миңа һәрвакыт туганнарым, укытучыларым, әти-әниләрем, әби-бабайларым, дусларым тарафыннан мондый мәкальләрне еш ишетергә туры килә: “Теләгең саф булса, тормышыңда тап булмас”,

“Тәүфыйкъ- изге юлдаш”,

“Кешегә кое казыма, үзең төшәрсең”, яки “Күлгә төкермә, үзең эчәрсең”, “Әдәп- әхлак көзгесе” ,

“Тырышлык– зурлык ,ялкаулык- хурлык.”,

“Тимерне кызуында сук”,

“Тәмле сүз- җан азыгы”,

“Саф һава- тәнгә дәва ”,

“Яхшы булсаң- даның чыгар,яман булсаң - җаның чыгар”,

“Кешегә чокыр казыма, үзең төшәрсең”,

“Кеше тавыгы күркә булып күренә ”,

“Агачны үстерергә илле ел, кисәргә биш минут кирәк”,

“Эшчән бәхетне эштән эзләр, ялкау бәхетне читтән эзләр”,

“Үзеңне үзең мактама, кеше сине мактасын”,

“Кешенең сүзенә генә карама, эшенә дә кара”,

“Хезмәтнең тире ачы булса да, җимеше татлы”,

“Батыр кеше үлсә дә, исеме үлмәс.”,

“Куркак кеше үз күләгәсеннән дә курка.”

“Язгы көн ел туйдыра.”

“Сүзең көмеш булса, эндәшмәвең алтын булыр.”,

“Сүз иясе белән йөрми.”

“Белемле кеше югалмас.”

“Белем белен ашата.”

“Өйрәтсәң, аю да биергә өйрәнә.”

“Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс.”

“Эшлекленең кулы алтын, акыллының сүзе алтын.”

“Яхшы сүз балдан татлы.”

“Көч беләктә түгел-беләктә.”

“Ялгыз агачны җил сындыра.”

“Яхшы кеше эштә беленер.”,

“Сүз канатсыз булса да оча.”

“Алтын җирдән табыла, белем-китаптан.”,

“Өйрәнергә бервакытта да соң түгел.”.

Халкыбызның мәкаль һәм әйтемнәрдә башкаларның сиңа кылган яхшылыгы өчен рәхмәтле, алардан акыллы, итагатьле, яхшы күңелле, ягымлы, әдәпле булу кебек сыйфатлар өстен куела. Дорфалык, усаллык, гайбәт сөйләү, кеше яманлау- кеше булган кешегә хас сыйфатлар түгел. Без саф күңелле, сабыр, ярдәмчел, хезмәт сөючән булырга, омтылырга тиешбез

Файдаланылган әдәбият исемлеге.

1. Исәнбәт, Н. Балалар фольклоры/ Н. Исәнбәт— Казан: Татар. кит. нәшр.1941.—188б.

2. Исәнбәт, Н. Татар халык иҗаты. Мәкальләр / Н. Исәнбәт. – Казан: Татар. кит. нәшр. 1977 ел

3. Исәнбәт, Н. ”Мәкальләребез турында. Мәкаль дип нәрсәгә әйтәбез?” ”Казан утлары” журналы № 10-12, 1999ел

4. Миңнегулов, Х., Гыймадиева, Н. Татар Әдәбияты / Х. Миңнегулов, Н. Гыймадиева. – Казан: «Мәгариф» нәшрияты, 1996 ел.

5. Миңнегулов, Х., Садретдинов, Ш / Әдәбият, 9 класс. Х. Миңнегулов, Ш. Садретдинов. Казан: «Мәгариф» 1994

6.Татар халык иҗаты.// Йола һәм уен җырлары— Казан: Татар. кит. нәшр. 1980.—319б.

7. Яхин, А. Г., Бакиров, М .Х. Фольклор жанрларын система итеп тикшерү тәҗрибәсе/ Яхин А. Г., Бакиров М. Х. — Казан: КДУ нәшр., 1979.—198б.




Каталог: download -> version
version -> Оқушылардың орта буынға бейімделуі барысында жүргізген жұмыстар туралы анықтама. қазан 2014ж
version -> Қазақстан тарихы бойынша Ұбт шпаргалкалары а а. Иманов көтерiлiс отрядтарын қаруландыру үшiн – қару-жарақ шығаруды ұйымдастырды
version -> Дома на окне пылился светильник со сломанным абажуром
version -> Қыс Қыстың ақ бояуы Көрпеге жер оранды Балалар ойнап далада Сырғанаққа тояды Ақ мамық қарды жер Балалар ойнап күлуде Мұзайдында сырғанап Астана
version -> Абай Құнанбайұлы
version -> Mұхтар Омарханұлы Әуезов
version -> Сабақ Қазақтың ұлттық ою түрімен құрлық суын бейнелеу
version -> Қазақ әдебиеті пәнінің негізгі мектепте оқытылу нысаны қазақ әдебиетінің үлгілері Басқа ұлт өкілдерінің қазақ халқының мәдениетін, әдебиетін, өнерін, тілін т б


Достарыңызбен бөлісу:


©netref.ru 2019
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет