Катмыш авыл җирлеге башлыгының 2013 елга еллык отчеты һәм 2014 елга яңа эш планнары



Дата17.05.2020
өлшемі106.43 Kb.
Катмыш авыл җирлеге башлыгының 2013 елга еллык отчеты һәм 2014 елга яңа эш планнары.

Хөрмәтле Анатолий Петрович, катнашучы районыбыз җитәкчеләре, Катмыш авыл җирлеге халкы!

Катмыш авыл җирлеге районыбызның көнбатыш чигендә, Бүрсет елгасы буенда урнашкан. Җирлек аша М-7 федераль юлы үтә, район үзәгеннән 45 км, Казан шәһәреннән 119 км ераклыкта. Җирлеккә 3 авыл: Еники Чишмә, Баскан, Катмыш авыллары керә. Катмыш авыл советы буларак берләшеп 1952 елдан эшләп килә.

Авыл җирлегендә барлыгы 295 хуҗалыкка – 860 кеше яши.



Еники Чимшмәдә : 58 хуҗалыкта – 115 кеше, шуларның мәктәпкәчә яшьтә - 7, уку яшендә - 11, студентлар – 7, пенсионерлар – 60, туучылар 0, улучеләр – 4, өйләнмәгән – 3, кияүдә тугел – 1, эш яшендә - 58, 35 яшкә кадәр – 19, авыл хуҗалыгында – 27, бюджет оешмасында – 1, төрле эшләрдә - 26, район эшендә - 30, Мамадыш шәһәрендә - 2, районнан читтә - 23.

Басканда: 81 хуҗалыкта – 252 кеше, шуларның мәктәпкәчә яшьтә - 21, уку яшендә - 35, студентлар – 17, пенсионерлар – 81, туучылар 1, улучеләр – 3, өйләнмәгән – 2, кияүдә тугел – 0, 35 яшкә кадәр – 22, авыл хуҗалыгында – 49, бюджет оешмасында – 9, төрле эшләрдә - 40, , Мамадыш шәһәрендә - 2, районнан читтә - 22.

Катмышта: 156 хуҗалыкта – 368 кеше яши, шуларның мәктәпкәчә яшьтә - 29, уку яшендә - 41, студентлар – 19, пенсионерлар – 149, туучылар 4, улучеләр – 8, өйләнмәгән – 6, кияүдә тугел – 0, 35 яшкә кадәр – 101, авыл җирлегендә – 133, авыл хуҗалыгы пред-дә - 3, бюджет өлкәсендә – 43, төрле эшләрдә - 87, авыл хуҗалыгыннан читтә - 91 , Мамадыш шәһәрендә - 8, районнан читтә - 78 исәпләнә.

Җирлек территориясендә бер урта мәктәп, бер башлангыч мәктәп, бер балалар бакчасы, өч мәчет, ике мәдәният йорты, почта бүлекчэсе, өч ФАП, ике китапханә, “Җиде күл” авыл хуҗалыгы тармагының бер терлекчелек фермасы(бозаулар), ике Райпо кибете, алты шәхси кибет, җиде фермер хуҗалыгы, ике такта яру цехы, ике ягулык салу станциясе, бер кафе-гостиница стоянка(“ЮСИЛ”) комплексы, Татавтодор Мамадыш филиалының Катмыш участогы, Союздор берләшмәсенең СДС-7 филиалы урнашкан.



Җирлекнен икъдисади күрсәткечләре

Җирлек территориясендә: 209 кеше хезмәт белән шогыльләнә, шуларның авыл хуҗалыгында – 3, сәүдә эшендә - 15, белем биру системасында -31, авыл җирлегендә - 5; авыл җирлегендә эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы – 11700 сум; авыл хуҗалыгында эшләүчеләрнен – 7500; сәүдәдә - 7600; белем бирү системасында – 171200; кулҗтурада - ; уртача бер кешегә хезмәт хакы – 7686 сум.

Сәүдәдә еллык 6855000 сумлык товар әйләнеше булган.

Авыл хуҗалыгы бюджеты

Авыл җирлегенең 2013 елга бюджет 17 декабрь 2012 елда расланган.

2013 елның керем олеше – 3128,50/3136,6 мең сум(106,3%).

Үз кертемнәребез түбәндәгеләрдән җыелган:



  • Физик затларның салымнан – 177,8/177,90(101,1%) мең сум.

  • Физик затларның милеккә салым – 133,6/133,9(100,2%) мең сум.

  • Җир салымы – 221,8/228,4(103%) мең сум.

  • Җирне арендага бирүгә түләү – 45,5/45,6(100,2%) мең сумю

  • Җирлек милкен эксплуатацияләгән өчен керем – 191,0/191,1(100,2%) мең сум.

  • Муниципаль милекне арендага бирүдән түләү – 3,0/3,6(120%) мең сум.

  • Бердәм авыл хуҗалыгы салымы – 6,0/0,2(0,0%)

  • Дәүләт пошлинасы – 18,5/18,5(100%) мең сум.

  • Җир участогы сатудан – 19,0/19,10(100,5%) мең сум.

  • Милекне арендага биргән өчен – 3,0/3,6(120%) мең сум.

  • Штрафлар(благоустройство) төзекләндерүне бозган өчен – 18, 00(100%) мең сум.


Кире кайтарылмый торган керемнәр

  • Җирлеккә бюджетны тигезләү өчен бирелә торган дотацияләр – 1451,70(100%) мең сум

  • Җирлекнең бюджетын баланслау өчен бирелә торган дотацияләр – 0,90(100%) мең сум

  • Гражданлык хәле актларын дәүләт теркәве өчен субвенцияләр – 8,40(100%) мең сум

  • Хәрби учетны алып бару өчен субвенцияләр – 58,00(100%) мең сум

  • Өстәмә чыгымнарны компенсацияләү өчен бюджетара трансфертлар – 781,30(100%) мең сум

Салым инспекциясе буенча түләнеп җыелып бетмәгән:

    • Физик затларның милеккә салымы – 27,70 мең сум

    • Җир салымы – 53,8 мең сум


Халык почтасы, гражданнарның мөрәҗәгатьләре һәм халыкның җирлек проблемаларын хәл итүдә катнашуы.

Гражданнарны кабул итү график буенча алып барыла, аерым журналда исәпкә алына:

13.09.2013 – 01.01.2014 кадәр 22 мөрәҗәгать булган, шуларның 16 сы хәл ителгән. 4 се районда җаваплы оешмаларга махсус хат-мөрәҗәгать итеп җибәрелгән.

2сенә үти алмау турында кире кагылган (өстәмә кешеләрнең җирләрен рәсмиләштерү буенча)

Район башлыгының мәгүлүмәт хезмәтенә ике мөрәҗәгать булды (урам яктылыгы һәм юлларны кардан чистарту буенча). Мөрәҗәгатькә махсус хат-җавап бирелде һәм 10 көн эчендә булган проблема хәл ителде.
Авыл хуҗалыгы.

2013 елга авыл хуҗалыгы территориясендә барлыгы 2578 га авыл хуҗалыгы җирләре исәпләнә. Шуларның 2372 га чәчүлек җирләр, 206 га көтүлекләр, шуларның 48% яисә 1247 га зур авыл хуҗалыгы тармагында файдаланылмый, бары 15% яисә 377 га гына КФХ тарафыннан эшкәртелә, 32% яисә 748 га “Җиде күл” ҖЧҖ тарафыннан эшкәртелә. КФХ – 7, аларның – 5 игенчелек, 1 – мөгезле эре терлекләр асрау-үрчетү белән шөгыльләнә. КФХ тарафыннан - продукция . Шәхси хуҗалыкларда Мөгезле эре терлекләр барлыгы – 367 баш, шуларның сыерлар – 208, атлар – 8; шулардан барлыгы - сөт , шуның 182,9565 . Уртача 14,61 барлыгы 2672987 сум 16 тиенлек.

Баскан авылы буенча – 82361 кг, Катмыш авылы буенча – 75775 кг, Еники Чишмә авылы буенча – 24880 кг.

Авыл хуҗалыгы буенча Баскан авылыннан иң куп сөт җитештергән кешеләр: Мисбахова Рәсилә( елга – 5561 кг*14,61=81246 сум 21 тиенлек, уртача бер айга 6770 сум 52 тиен); Габидуллина Наилә ( елга – 4760 кг*14,61=69543 сум 60 тиен, бер айга – 5795 сум 50 тиен)

Катмыш авылы буенча иң куп сөт җитештергән кеше: Нигъматжянова Гөлсинә (елга 4507 кг*14,61=65847 сум 27 тиенлек, уртача бер айга 5487 сум 27 тиен акча гаилә бюджетына керткән.

Еники чишмә авылы буенча: Хасанова Гүзәлия – 3140 кг*14,61=45875 свм 40 тиен, уртача бер айга – 3823 сум гаилә бюджетын тулыландырган.

2013 елда шәхси хуҗалыкларда барлыгы 2940 кг ит җитештерелде, уртача 1 кг – 220 сумнан барлыгы 646800 сумлык.

Катмыш авылында үз хуҗалыгында Шамсутдинов Хәйдәр Кыям улы тулысы белән үз хисабына 50 баш мөгезле эре терлек асрау өчен керамзит блоктан ферма җитештерде. Аны гаилә фермалары район-республика программасына кертеп хуҗалыгына кадәр юл кертү буенча сөйләшуләр алып барыла. 2013 елда 2 гаилә шәхси хуҗалыкларын үстерү өчен 750 мең сумлык кредит алдылар һәм терлек асрау сарайларын яңарттылар.

Барлыгы районда – 4 ярминкэдэ, Казан шәһәрендә язгы-көзге ярминкәләрдә катнашып яшелчә, җиләк-җимеш кайнатмалары, бәрәңге, ит, сөт продуктлары, кул эшләнмәләре сатылды. Барлыгы 62150 сулык продукция сатылды.
Авыл җирлегендә җир һәм милек буенча эшчәнлек.

Җирлектә барлыгы – 441 пай җирләре, шуларның - КФХ , 29 дәүләт теркәвен узмаган, калган 310 пай җире белән яисә 1147 га җир хуҗасы белән килешү төзелмәгән.

Җирлектә җир участогы 2013 елда сату теркәлмәгән.

Күп балаллы гаиләләрдән барлыгы гаилә, шуларның җирләрен тулысынча теркәлү утәсе бар.


Җирлектә электр энергиясен сакчыл файдалану буенча:

Җирлек буенча барлыгы 98 яктырткыч куелган.

Катмыш авылында урамнарны яктырту тулысынча бишенче уткәргеч аша ярдәмендә яндырыла-сүндерелә, тәлап буенча нормада хәл ителә, барлыгы 42.

Еники чишмәдә 21 баганада яктырткычлар урнаштырылган.

Баскан авылында бүгенге көндә 35 баганада яктырткыч бар, 8,73квт исәбеннән хисаплана, тәлап буенча 50 вт артырга тиеш тугел, шуның өчен хәл итү төп максат булып тора, алга таба дәүләт программасына керер мөмкинлегеннән чыгып авыл эчендә 4200 м бишенче үтуәргеч сузып исәпләгеч һәм фоторам урнаштыру тора.

Гайфутдинов Я. А. Һәм шәхси эшмәкәр Мотигуллин Х ның такта яру цехында 2013 елга 1020 м3 агач ярылган, төрле калынлыктагы такта-борыс материаллары әзерләнгән; Гайфутдиноы Я.А. – 504м3*3000=1512000 сум, Мотигуллин Х. – 200м3*3000=636000сумлык.

Җирлек территориясендә республика программасы буенча Баскан авылында 200 урныга исәпләнгән күп функцияле үзәк төзелеп куллануга тапшырылды, анда авыл клубы, медпункт, китапханә урнашкан, халкыбыз, районыбыз җитәкчесе Иванов Анатолий Петровичка һәм төзүчеләргә бик зур рәхмәт!

Авыл хуҗалыгында халыкка ике райпо, алты шәхси кибет хезмәт күрсәтә. Еники Чишмәдә - 1 шәхси кибет, Катмышта – 1 Райпо, 2 – шәхси, Басканда – 1- Райпо, 3 – шәхси кибет эшли.

Халыкка торак-коммуналь хезмәт күрсәтү буенча апрель-ноябрь айларында атнага бер мәртәбә килешенгән график нигезендә каты калдыкларны җыю оештырыла(бер кешегә 15 сум исәбеннән), район “Халыкны тәэмин итү үзәк” аша, ә декабрь-март айларында бу халыктан җыелган акча хисабына килешү буенча шәхси трактор ярдәмендә авыл урамнары юллары кардан чистарту оештырыла. Барлыгы бер айга халыктан 8835 сум җыелырга тиеш. Декабрь 2013 елга 5642,96 сум җыелган.

Трактор арендалау өчен, авыл урамнарын бер кат чистарту өчен 3000 сум, кышкы ягулык өчен 2100 сум акча кирэк.

Авыл җирлегендә рәсмиләштерелгән каты калдыкларны саклау урыны хәзерге көндә юк. Шуңа 2014 ел яз башы белән рәсмиләтерелгән җир участогына тиешенчә тәлапләргә туры килә торган каты калдыкларны саклый торган полигон һәм яңа үләт базы төзисе бар.

Авыл җирлегеге территориясендә Еники Чишмә авылы аша Берсут поселогына үтүче юлдан мәчеткә кадәр авыл урамына таш юл җәелде, авыл эче юлларын һәм өске урамдагы инеш аша салынган күпергә дамба өеп(300 м) юлны ныгытып көйләү алдагы елга бурыч булып тора, шулай ук күпер һәм койма тоткан эшчеләргә хезмәтләре өчен 15000 сум акча тулисе бар.

Катмыш авылының аскы урамы яныннан шулай ук М-7 – Берсут поселогына үтүче асфальт юл уза, ә үзәккә килүче 1,5 км юл һәм авыл эчендәге юллар таушаган хәлдә. Киров урамныда 650 м урам эчендәге юл нигезен ныгытып авылдашыбыз Яр Чаллыда “Автотехник” ҖЧҖ генераль директоры Хазиев Рамзиль Нурмөхәммәт улының матди ярдәме белән вак таш җәелде, аңа бик зур рәхмәт. Алга таба республика һәм федераль авыл юллары һәм мәктәп автобуслары юллары төзү программасына керү өчен 2.5 км М-7 – Берсут юлыннан мәктәпкә кадәр һәм Шамсутдинов Х.К. гаилә фермасыннан М-7 – Берсут юлына 850 м юл салуны программага кертү өстендә эшләү максат булып тора, шулай ук авыл урамнарын ныгыту, вак таш җәю өчен булган мөмкинлекләрне эшләү, иганәчеләрне җәлеп итү.

Баскан авылына М-7 юлыннан 2011 елда 1,8 км юл вак таш җәелде, алга таба авылга юлны асфальтлау һәм зиратка кадәр җиткерү өстендә республика юллары программасына кертү һәм авыл урамнарына вак таш җәю өчен шулай ук булган мөмкинлекләрне эзләп хәл итәсе бар.

Авыл җирлеге халкының физик культура- спорт белән шөгыльлләнүе: төп укучы яшьләрнең мәктәптә һәм дәрестәнтыш спорт чараларында,төрле түгәрәкләрдә, кыш айларында хоккей, яз-көз футбол, волейбол мәйданчыкларында һәм Катмыш авылының иске мәдәният йортында урнашкан физик һәм атлетик күнегүләр залында башкарыла. Залны җиһазлау өчен спорт инвентарьләре белән Катмыш авылыннан “Автотехник” ҖЧҖ генераль директоры Хазиев Рамзиль Нурмөхәммәт улы ярдәм итте, аңа зур рәхмәт.

Авыл җирлегендә Катмыш һәм Баскан авылларында мәдәният йортлары һәм китапханәләр эшләп килә. Кадрлар белән тәэмин ителгән. Катмышта мәдәният йорты бугенге көндә авария хәлендә булу сәбәпле вакытлыча капиталь ремонтка кадәр мәдәни чараларны иске клуб бинасында үткәрелеп килә. Мәдәният йортына капиталь ремонт үткәрү өченпроект-смета документлары Казанга республика программасына кертү өчен җибәрелгән. Ике авылда да мәдәни чараларда авыл халкы, мәктәп укучылары актив катнаша. Традицион бәйрәмнәр: Ватанны саклаучылар көне, 8 март Халыкара хатын кызлар көне, Яңа ел бәйрәме оешкан төстә бөтен халык катнашында үтте. Өч авылда да зур оешканлык белән Сабан туе бәйрәмнәре үткәрелде. Дини һәм әхлакый тәрбия бирү буенча өч авылда да мәчетләребез эшләп килә, Дини-әхлакый тәрбия бирүдә җирлегебезнең Катмыш авылы имам-хатыйбы Шарифуллин Вакыйф хәзрәтнең өлеше зур. Җирлек халкын, яшьләрнең ватанпәрвәрлек хисләрен тәрбияләүдә Катмыш һәм Баскан авылларында урнашкан “Каһарман авылдашларыбыз” истәлегенә төзелгән һәйкәл-комплексларының роле зур. Һәйкәлләр мәктәп укучылары тарафыннан карап, чистартып торыла, чәчәкләр-гөлләр утыртыла. Җиңү бәйрәменә багышланган чаралар ике авылда да һәйкәл-комплекслар янында зур оешканлык белән бөтен авылхалкын җәлеп итеп мәктәп коллективлары белән бергә үткәрелә.

Катмыш авыл җирлегендә 2013 елда:

Бер мәчет, бер куп функцияле үзәк, ике зират коймасы, бер күпер,680м авыл урамы юлы, бер чишмә, 15 угез һәм 50 баш сыер маллык сарай төзекләндерелде, салынды. Өч шәһси яңа йорт хуҗалыгы җиткерелде, умарта кирәк яракларын ясау оештырылды.

Еники Чишмә авылы буенча:

1)Шәмсетдинов Нияз Габделхай улы матди ярдәме белән төзелгән “Шәмсетдин мәчете”

2)Район хакимияте башлыгы Иванов Анатолий Петрович, “Төзү-сервиз” ЯАҖ генералҗ диреторы И.Ф. Хазиев һәм авыл халкының матди ярдәме белән авылның өске зираты коймалары яңартылды(Миннегалиев Габделхак абый башлап йорде)

3)Шакирҗанов Газизҗанның матди ярдәме белән авылның аскы зиратының койма- капкасы яңартыла башлады.

4)Инеш аша күпер салынды, 300м дамба йеп юлын ясап бетерәсе бар.
Катмыш авылы буенча:

1)“Автотехник” ҖЧҖ генераль директоры Хазиев Рамзиль Нурмөхәммәт улының матди ярдәме белән Киров урамының 680м нигезен ныгытып вак таш җәелде һәм “Кашай коесы” чишмәсе хәзерге заманча итеп үзгәртеп, матурлап төзекләндерелде.

2)Шамсетдинов Хәйдәр Кыям улы үзенең хуҗалыгында 50 баш мөгезле эре терлек тоту өчен керамзит блоктан үз көче белән сарай җиткерде.

2)Шарифуллина Ленар Фоат улы үз хуҗалыгында умарта оялары һәм аңа кирәк-ярак ясауны оештырды.


Баскан авылы буенча:

1)Республика программасы буенча 200 урынга исәпләнгән күп функцияле үзәк(авыл клубы, ФАП һәм китапханә) төзелеп хезмәт күрсәтә башлады.

2)Авыл халкының матди ярдәме һәм көче белән зират коймасы яңартыа тотыла башлады.

3)Гафиятов Илсур Гарифулла улы үз хуҗалыгында 15 мөгезле эре терлеккә яңа сарай җиткерде.

4)Гафиятов И.Г, Шарифуллин Вакиф Г., Хабибуллин Рафат Г. яңа йорт җиткерделәр.
2014 елга җирлек территориясендә:

1. Баскан, Еники Чишмә авылларында зиратларныә койма-капкаларын яңартып бетерү

2. Унсигез урында рөхсәтсез ясалган чүплекләрне бетерү.

3. Яңа каты калдыкларны саклау полигоны һәм мал зираты ясау.

4. Еники Чишмә авылында 300м купергә килер өчен дамба салу(Депутатыбыз Хазиев И.Ф. ярдәме белән), су җыемы(25т) урнаштырып бетерү, үткәргечкә тоташтыру, “Авыл каһарманнары” на һәйкәл-комплекс булдыру, “Зират асты” чишмәсен төзекләндерү(Шамсетдинов Н.Г. ярдәме белән)

5. Катмыш авылында “Урам чишмәсе”н төзекләндерү, Киров урамында урам юлын төзекләндерүне дәвам итү. Авылга килүче М-7_Берсут юлыннан 2,5 км юлын мәктәпкә кадәр яңарту өчен федераль һәм республика авыл юллары программасына кертү, авыл мәдәният йортына капиталь ремонт программасы ярдәмендә ремонтлауны оештыру, Шамсетдинов Х.К. “Гаилә фермасы”н ачу.

6. Баскан авылында М-7 федераль юлыннан керүче 2 км юлның Зират капкасына кадәр асфальтлау өчен федераль һәм республика авыл юллары программасына кертү. Башлангыч мәктәп-балалар бакчасы салуны авылны үсетрү программасына кертеп төзү, Яңа мәдәни үзәк янында “Спорт һәм ял итү паркы” ясау,Акчура, Таш һәм Тегермән чишмәләрен төзекләндерү, ике гаилә фермасы, такта яру цехы ачу.

7. Өч авылда да сыер көтүенә берәр үгез чыгаруны оештыру.



Бу эшләрне башкаруда районыбыз хакимияте Иванов А.П., авылдаш эшмәкәрләребез: Хазиев И.Ф., Хазиев Р.Н.,Шамсетдинов И.Г., Шакирҗанов Г.Г., Сибгатуллин Ф.М., Галимов М.М., Шарифуллин А.Г., Галимов Х.Х. белән киңәшләшеп һәм аларның матди ярдәменә таянып авылдашлар белән бергә башкарып чыгарбыз дип уйлыйбыз. Җирлегебез тормышында, аны төзекләндерү, яшьләндерүдә ярдәм иткән, булышкан барлык җитәкчеләргә, эшмәкәрләргә, авылдашларга без чиксез зур рәхмәтле.

Аларга бик зур рәхмәт, алдагы тормышларында саулык-сәламәтлек, озын гомер, бәхет һәм уңышлар насыйп итсен!


Достарыңызбен бөлісу:


©netref.ru 2019
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет