Татарстан Республикасы



бет1/2
Дата17.05.2020
өлшемі1.41 Mb.
  1   2
Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасы

Татарстан Республикасы «Татмедиа» массакүләм коммуникацияләр агентлыгы

КОРРУПЦИЯГӘ КАРШЫ КӨРӘШ ТУРЫНДА
ГРАЖДАНГА БЕЛЕШМӘЛЕК

Казан шәһәре, 2009 ел

Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасы

Татарстан Республикасы «Татмедиа» массакүләм коммуникацияләр агентлыгы

Белешмәлек Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасының гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм Татарстан Республикасы «Татмедиа» массакүләм коммуникацияләр агентлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары департаменты тарафыннан әзерләнде.

Бастырып чыгару Татарстан Республикасының Коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру бүлеге, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан килештерелде.

Авторлар коллективы җитәкчесе – Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасының гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе В.Н.Шевчук.
Консультантлар:

юридик фәннәр кандидаты, Татарстан Республикасы «Татмедиа» массакүләм коммуникацияләр агентлыгы генераль директоры М.Я. Моратов,

юридик фәннәр кандидаты, Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасы әгъзасы С.Н. Дружков,

Татарстан Республикасының Коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру бүлеге баш киңәшчесе Е.Н. Гатцук,

Татарстан Республикасының Коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру бүлеге баш киңәшчесе А.Р. Батаршин,

Татарстан Республикасы Прокуратурасының Коррупциягә каршы көрәш турындагы законнарның башкарылуына күзәтчелек итү бүлеге башлыгы, юстиция өлкән киңәшчесе Р.Н. Латыйпов,

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Оештыру эшләре бүлеге башлыгы А.М. Чашин,

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе башлыгы урынбасары Р.В.Гайнетдинов


Рәссам – Вячеслав Бибишев
Белешмәлекне әзерләгәндә Россия Федерациясе Иҗтимагый Палатасының «Сездән ришвәт таләп итсәләр» («Если у вас вымогают взятку») (Мәскәү, 2006 ел) брошюрасын чыгару тәҗрибәсе, П.А.Кабанов редакциясендәге «Коррупция һәм коррупциягә каршы сәясәт» белешмә-сүзлеге материаллары (Мәскәү, МедиаПресс, 2008 ел) исәпкә алынды, шулай ук Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасы һәм Татарстан Республикасы «Татмедиа» массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан Татарстан Республикасының Коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру бүлеге, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы, иҗтимагый оешмалар һәм Татарстан Республикасының җирле үзидарә органнары белән берлектә Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнарында үткәрелгән «түгәрәк өстәл» тәкъдимнәре файдаланылды.

Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасы

Татарстан Республикасы «Татмедиа» массакүләм коммуникацияләр агентлыгы


КОРРУПЦИЯ НӘРСӘ УЛ?
Социаль-хокукый күренеш буларак, коррупция дигәндә дәүләт хезмәткәрләренең, вазыйфаи затларның, шулай ук гомумән җәмәгать һәм сәясәт эшлеклеләренең сатып алынуы һәм сатылуы аңлашыла. (Чит тел алынмалары сүзлеге. М.,1954. 369 б. )
«Коррупциягә каршы көрәш турында» 25.12.2008 елдагы 273-ФЗ номерлы Федераль законда коррупция төшенчәсенә түбәндәге рәсми бәян итүләр тәкъдим ителә:

Коррупция:

а) хезмәт урыныннан явызларча файдалану, ришвәт бирү, ришвәт алу, вәкаләтләрдән явызларча файдалану, коммерцияле сатып алу яисә физик затның иҗтимагый һәм дәүләт мәнфәгатьләренә каршы килеп акчалата, матди байлык, башка төрле мөлкәт яисә милек характерындагы хезмәтләр алу, үзләре яисә өченче затлар өчен бүтән мөлкәт хокукларын алу максатларында үз вазыйфаи урыныннан бүтән төрле законсыз файдалану, шулай ук күрсәтелгән затка әлеге керемне физик затлар тарафыннан законсыз бирү;

б) «а» пунктчасында күрсәтелгән гамәлләрне юридик зат исеменнән яисә аның мәнфәгатьләрендә кылу;

Коррупциягә каршы көрәш турында» Федераль законның 1 статьясындагы 1 пункт)
Коррупция: дәүләт вазыйфаларын биләүче, шулай ук дәүләт граждан хезмәте яисә муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләүче затларның, үз вазыйфаи вәкаләтләреннән һәм шул вәкаләтләргә бәйле мөмкинлекләрдән файдаланып, үз мәнфәгатьләрендә, шулай ук башка затлар мәнфәгатьләрендә, шәхсән үзләре яисә арадашчылар ярдәмендә законсыз рәвештә мөлкәти байлыклар һәм өстенлекләр алуы йә алардан файда күрүе, шулай ук әлеге затларны физик һәм юридик затлар тарафыннан шушы байлыкларны һәм өстенлекләрне законсыз бирү юлы белән сатып алу.

Татарстан Республикасында коррупциягә каршы көрәш турында» 2006 елның 4 маендагы 34-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 1 статьясындагы 1 пункт).

Коррупциячел хокук бозу: коррупция билгеләренә ия булган, гамәлдәге хокукый актлар белән граждан-хокук, дисциплинар, административ яисә җинаять җаваплылыгы каралган гамәл.

Татарстан Республикасында коррупциягә каршы көрәш турында» Татарстан Республикасы Законының 1 статьясындагы 2 пункт).
Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасы

Татарстан Республикасы «Татмедиа» массакүләм коммуникацияләр агентлыгы



КОРРУПЦИЯЧЕЛ ХОКУК БОЗУЛАРНЫҢ ТӨРЛӘРЕ
«Татарстан Республикасында коррупциягә каршы көрәш турында» Татарстан Республикасы Законында коррупциячел хокук бозуларның түбәндәге классификациясе бирелә:
Дисциплинар коррупциячел гамәлләр – коррупция билгеләренә ия булган һәм дисциплинар җаваплылык каралган җинаятьләргә яисә административ хокук бозуларга керми торган гамәлләр.
Административ коррупциячел хокук бозулар – коррупция билгеләренә ия булган һәм административ җаваплылык билгеләнә торган җинаятьләргә керми торган хокук бозулар.
Коррупциячел җинаятьләр – Россия Федерациясе Җинаять кодексының тиешле статьяларында каралган, әлеге Законның 1 статьясындагы 1 пунктында каралган коррупция билгеләренә ия булган һәм гаепләнә торган җәмгыяви куркыныч гамәлләр.
Коррупциячел җинаятьләргә бәйле җинаятьләр – Россия Федерациясе Җинаять Кодексы статьяларында каралган, коррупциячел җинаятьләр кылуда гаепле дип танылырга мөмкин булган затлар катнашында башкарылган теләсә нинди җәмгыяви куркыныч гамәлләр.

Татарстан Республикасында коррупциягә каршы көрәш турында» Татарстан Республикасы Законының 2 статьясындагы 5 пункт).


Төп коррупциячел җинаятьләргә түбәндәге җинаять җаваплылыгы каралган гамәлләр кертелергә мөмкин: вазыйфаи һәм башка вәкаләтләрдән явызларча файдалану; ришвәт алу һәм бирү; эш урынында алдашу.

Коррупциячел җинаятьләр төшенчәсенең киң мәгънәсендә әлеге характердагы җинаять җаваплылыгы каралган гамәлләр исәбенә түбәндәгеләрне кертергә мөмкин:

законлы эшкуарлык һәм башка эшчәнлеккә киртә кую; эшкуарлык эшчәнлегендә законсыз катнашу; җир белән законсыз килешүләр теркәү; ришвәткә этәрү яисә коммерцияле сатып алу.

Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасы

Татарстан Республикасы «Татмедиа» массакүләм коммуникацияләр агентлыгы

ВӘКАЛӘТЛӘРДӘН ЯВЫЗЛАРЧА ФАЙДАЛАНУ НӘРСӘ УЛ?
Россия Федерациясе Җинаять кодексы вәкаләтләрдән явызларча файдалану (201 статья), шәхси нотариуслар һәм аудиторларның вәкаләтләрдән явызларча файдалануы (202 статья) һәм вазыйфаи вәкаләтләрдән явызларча файдалану (285 статья) белән бәйле берничә төр җинаятьне күздә тота. 286 статьяда сүз вазыйфаи вәкаләтләрне арттырып җибәрү хакында бара.
Вазыйфаи вәкаләтләрдән явызларча файдалану – Россия Федерациясе Җинаять кодексының 285 статьясында җаваплылык каралган коррупциячел җинаять. Күрсәтелгән җинаятьнең асылы хезмәт мәнфәгатьләренә каршы килеп, файда күрү максатларында яисә шәхси мәнфәгатьләрдә гамәл кылган һәм бу гражданнарның яисә оешмаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен, яки җәмгыять һәм дәүләтнең закон тарафыннан саклана торган мәнфәгатьләрен бозган очракта, вазыйфаи затның үз хезмәт вәкаләтләреннән файдалануыннан гыйбарәт.
Вәкаләтләрдән явызларча файдалану – Россия Федерациясе Җинаять кодексының 201 статьясында җаваплылык каралган коррупциячел җинаять. Күрсәтелгән җинаятьнең асылы коммерцияле яисә бүтән оешмада идарәче функциясен башкаручы затның үз вәкаләтләрен әлеге оешманың законлы мәнфәгатьләренә каршы килеп, кылган гамәл гражданнарның һәм оешмаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яки җәмгыять һәм дәүләтнең закон тарафыннан саклана торган мәнфәгатьләрен бозып, үзенә яисә башка затлар өчен керем һәм өстенлекләр алу максатларында башкаруыннан гыйбарәт.
Шәхси нотариуслар һәм аудиторларның вәкаләтләрдән явызларча файдалануы – Россия Федерациясе Җинаять кодексының 202 статьясында җаваплылык каралган коррупциячел җинаять. Күрсәтелгән җинаятьнең асылын шәхси нотариус яки шәхси аудиторның үз вәкаләтләреннән эшчәнлек бурычларына каршы килеп һәм кылган гамәл гражданнар һәм оешмаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яисә иҗтимагый һәм дәүләтнең закон тарафыннан саклана торган мәнфәгатьләрен бозган очракта башка затларга зыян китереп үзләре яисә башка затлар өчен керем һәм өстенлекләр алу максатларында файдаланудан гыйбарәт.

Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасы

Татарстан Республикасы «Татмедиа» массакүләм коммуникацияләр агентлыгы

ВӘКАЛӘТЛӘРДӘН ЯВЫЗЛАРЧА ФАЙДАЛАНГАН ӨЧЕН ҖАВАПЛЫЛЫК
Россия Федерациясе Җинаять кодексының 285 статьясы
Вәкаләтләрдән явызларча файдаланган өчен сиксән мең сумга кадәр яки хөкем ителүченең алты айга кадәр хезмәт хакы яисә башка кереме күләмендә штраф, биш елга кадәр аерым вазыйфаларны биләү яисә аерым төр эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итү яки дүрт айдан алып алты айга кадәр арест салу яисә дүрт елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

Россия Федерациясе дәүләт вазыйфасын яки Россия Федерациясе субъектының дәүләт вазыйфасын биләүче зат, шул исәптән җирле үзидарә органы башлыгы тарафыннан кылынган шул ук гамәл өчен йөз меңнән алып өч йөз мең сумга кадәр яки хөкем ителүченең бер елдан алып ике елга кадәр хезмәт хакы яисә башка кереме күләмендә штраф, яки аерым төр эшчәнлек белән өч елга кадәр шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итеп (яисә мәхрүм итмичә), җиде елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

Аеруча авыр нәтиҗәләргә китергән шул ук гамәлләр өчен аерым вазыйфаларны биләү яисә аерым төр эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан 10 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.
Россия Федерациясе Җинаять кодексының 201 статьясы

Вәкаләтләрдән явызларча файдаланган өчен ике йөз мең сумга кадәр яки хөкем ителүченең унсигез айга кадәр хезмәт хакы яисә башка кереме күләмендә штраф, яки йөз сиксәннән алып ике йөз кырык сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр, яки бер елдан ике елга кадәр төзәтү эшләре, яки өч айдан алты айга кадәр арест салу яисә дүрт елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

Авыр нәтиҗәләргә китергән шул ук гамәл өчен бер миллион сумга кадәр яки хөкем ителүченең биш елга кадәр хезмәт хакы яисә башка кереме (яки ансыз) күләмендә штраф, яки биш елга кадәр аерым вазыйфаларны биләү яисә аерым эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итеп, ун елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасы

Татарстан Республикасы «Татмедиа» массакүләм коммуникацияләр агентлыгы

Россия Федерациясе Җинаять кодексының 202 статьясы
Шәхси нотариуслар һәм шәхси аудиторларның вәкаләтләрдән явызларча файдалануы

Шәхси нотариуслар һәм аудиторларның вәкаләтләрдән явызларча файдаланганы өчен йөз меңнән алып өч йөз мең сумга кадәр яки хөкем ителүченең бер елдан алып ике елга кадәр хезмәт хакы яисә башка кереме күләмендә штраф, яки өч айдан алты айга кадәр арест салу, яки өч елга кадәр аерым вазыйфаларны биләү яисә аерым төр эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итеп өч елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.
Балигъ булмаган яисә эшкә сәләтсез затка карата кылынган, яки бер тапкырдан артык кылынган шул ук гамәл өчен йөз меңнән алып биш йөз мең сумга кадәр, яки хөкем ителүченең бер елдан алып өч елга кадәр хезмәт хакы яисә башка кереме күләмендә штраф, яки дүрт айдан алып алты айга кадәр арест салу, яки өч елга кадәр аерым вазыйфаларны биләү яисә аерым төр эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итеп биш елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.
ЭШКУАРЛЫК ЭШЧӘНЛЕГЕНДӘ

ЗАКОНСЫЗ КАТНАШУ НӘРСӘ УЛ?
Эшкуарлык эшчәнлегендә законсыз катнашу  -   вазыйфаи зат тарафыннан эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешманы барлыкка китерү, яки әлеге гамәлләр мондый оешмага ташламалар һәм өстенлекләр яисә бүтән төрдәге яклаулар бирү белән бәйле очракта, законда билгеләнгән тыюга каршы килеп, мондый оешма белән идарә итүдә шәхсән үзе яисә ышанычлы зат аркылы катнашу.

ЭШКУАРЛЫК ЭШЧӘНЛЕГЕНДӘ

ЗАКОНСЫЗ КАТНАШКАН ӨЧЕН ҖАВАПЛЫЛЫК
Россия Федерациясе Җинаять кодексының 289 статьясы

Эшкуарлык эшчәнлегендә законсыз катнашкан өчен сиксән мең сумга кадәр яки хөкем ителүченең алты айга кадәр хезмәт хакы яисә башка кереме күләмендә штраф салып, биш елга кадәр аерым вазыйфаларны биләү яисә аерым төр эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итү, яки йөз сиксәннән алып ике йөз кырык сәгатькә кадәр мәҗбүри эш, яки өч айдан алты айга кадәр арест салу, яки ике елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.
Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасы

Татарстан Республикасы «Татмедиа» массакүләм коммуникацияләр агентлыгы




ХЕЗМӘТ УРЫНЫНДА АЛДАШУ НӘРСӘ УЛ?
Хезмәт урынында алдашу - вазыйфаи зат, шулай ук дәүләт хезмәткәре яисә җирле үзидарә органының вазыйфаи заты булмаган хезмәткәре тарафыннан рәсми документларга күрәләтә ялган мәгълүмат кертү, шулай ук әлеге документларга чынбарлыкка туры килмәгән төзәтмәләр кертү ул (әлеге гамәлләр явыз ният яисә шәхси мәнфәгатьләрдә кертелгән очракта).

ХЕЗМӘТ УРЫНЫНДА АЛДАШКАН ӨЧЕН

ҖАВАПЛЫЛЫК
Россия Федерациясе Җинаять кодексының 292 статьясы

Хезмәт урынында алдашкан өчен 80 мең сумга кадәр яки хөкем ителүченең 6 айга кадәр хезмәт хакы яисә башка кереме күләмендә штраф, яки 180 сәгатьтән алып 240 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш, яки 1 елдан 2 елга кадәр төзәтү эшләре, яки 3 айдан 6 айга кадәр арест салу, яки 2 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.


законлы эшкуАрлык эшчәнлегенә

киртә кую нәрсә ул?

Законлы эшкуарлык эшчәнлегенә киртә кую - вазыйфаи затның үзенең хезмәт урыныннан файдаланып түбәндәге гамәлләрне кылуы: индивидуаль эшкуарны яисә коммерциячел оешманы теркәүне хаксыз кире кагу яки аларны теркәүдән баш тарту, аерым төр эшчәнлекне гамәлгә ашыруга махсус рөхсәт (лицензия) бирүне хаксыз кире кагу яисә аны бирүдән баш тарту, оештыру-хокукый төренә һәм милек төренә карап индивидуаль эшкуарның яисә коммерциячел оешманың хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен чикләү, шулай ук индивидуаль эшкуар яисә коммерциячел оешманың мөстәкыйльлеген чикләү яисә аларның эшчәнлегенә бүтән төрле тыкшыну.

Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасы

Татарстан Республикасы «Татмедиа» массакүләм коммуникацияләр агентлыгы


законлы эшкуарлык эшчәнлегенә

киртә куйган өчен җаваплылык
Россия Федерациясе Җинаять кодексының 169 статьясы

Законлы эшкуарлык эшчәнлегенә киртә куйган өчен 200 мең сумга кадәр яисә хөкем ителүченең 18 айга кадәр хезмәт хакы яисә башка кереме күләмендә штраф, яки 80 мең сумга кадәр яисә хөкем ителүченең 6 айга кадәр хезмәт хакы яисә башка табышы күләмендә штраф салып 3 елга кадәр аерым вазыйфаларны биләү яисә аерым төр эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итү, яки 120 сәгатьтән 180 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш каралган.

Закон көченә кергән суд актларын бозып кылынган шул ук гамәлләр, шулай ук эре күләмдә зыян китергән гамәлләр өчен 80 мең сумга кадәр яисә хөкем ителүченең 6 айга кадәр хезмәт хакы яисә башка кереме күләмендә штраф салып 5 елга кадәр аерым вазыйфаларны биләү яисә аерым төр эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итү, 180 сәгатьтән алып 240 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш, 4 айдан 6 айга кадәр арест салу, яки 2 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

җир белән законсыз килешүләрне теркәү
Россия Федерациясе Җинаять кодексының 170 статьясы

Җир белән законсыз килешүләрне теркәгән, Дәүләт җир кадастрының учётка алу мәгълүматларын бозып күрсәткән, шулай ук җир өчен түләү күләмен явыз ният белән киметкән өчен әлеге гамәлләр явыз ният яисә вазыйфаи затның үз хезмәт урыныннан файдаланып һәм башка шәхси мәнфәгатьләреннән чыгып кылынган очракта, сиксән мең сумга кадәр яисә хөкем ителүченең алты айга кадәр хезмәт хакы яисә башка кереме күләмендә штраф, өч елга кадәр аерым вазыйфаларны биләү яисә аерым төр эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итү, йөз егерме сәгатьтән алып йөз сиксән сәгатькә кадәр мәҗбүри эш каралган.

Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасы

Татарстан Республикасы «Татмедиа» массакүләм коммуникацияләр агентлыгы

ришвәт нәрсә ул?

С.И. Ожегов сүзлегендәге билгеләмә нигезендә, ришвәт - вазыйфаи затка аны сатып алу, закон тарафыннан җәза бирелергә тиешле гамәлләрне йолып калу өчен бирелә торган акчалар яисә матди кыйммәтләр. Хәзерге вакытта ришвәт бирүче яисә ул тәкъдим иткән затлар файдасына мөлкәт характерындагы байлыкларны да өстәп була.

Ришвәтне шартлы рәвештә ачыктан-ачык һәм ябык төрләргә аерып карарга мөмкин.

Ришвәт бирүче вазыйфаи затка акча яисә матди байлыклар тапшырганда аның тарафыннан кичекмәстән яисә якын киләчәктә эшләнергә тиешле гамәлләрне әйткән очракта, әлеге ришвәтне ачыктан-ачык ришвәткә кертеп була.

Ябык ришвәт – ришвәт алучы һәм ришвәт бирүче бердәм җинаять эшчәнлеген үз-үзеңне тәртиптә тотуның хаклы акты буларак яшерү ситуациясе. Шул ук вакытта ришвәт бирүче тарафыннан турыдан-туры таләпләр (гозерләр) чыгарылмаска да мөмкин. Мисалга, хезмәт буенча гомуми яклау буенча.
Россия Федерациясе Җинаять кодексы ришвәт белән бәйле ике төр җинаятьне күздә тота: ришвәт алу (290 статья) һәм ришвәт бирү

(291 статья). Чынбарлыкта, әлеге бер җинаятьнең ике ягы бар:

аны алучы (ришвәт алучы) бар икән - димәк, аны бирүче (ришвәт бирүче) дә бар.


нәрсә ришвәт була ала?
Түбәндәгеләр ришвәт була ала:
Әйберләр – акчалар, шул исәптән валюта, банк чеклары һәм кыйммәтле кәгазьләр, кыйммәтле металлдан һәм асылташлардан эшләнмәләр, автомашиналар, фатирлар, дачалар һәм шәһәр яны йортлары, азык-төлек, көнкүреш техникасы һәм приборлары, башка товарлар, җир кишәрлекләре һәм башка күчемсез милек.
Хезмәтләр һәм файдалар дәвалану, ремонт һәм төзелеш эшләре, санаторлык һәм туристлык юлламалары, чит илгә сәяхәтләр, күңел ачу һәм башка чыгымнарны түләүсез күрсәтү яки арзанайтылган бәядән түләтү.
Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасы

Татарстан Республикасы «Татмедиа» массакүләм коммуникацияләр агентлыгы



Ришвәтнең ябык төре янәсе акчаны бурычка бирү, бурычка яки чынбарлыкта булмаган кредитны түләү йөзеннән банк ссудасы, товарларны арзанайтылган бәядән түләү һәм товарларны аерым сатучыдан кыйммәтләтелгән бәядән сатып алу, хезмәт хакын ришвәт алучы яисә ул күрсәткән кеше (туганнары, дуслары) файдасына бирү шарты белән фиктив хезмәт шартнамәләрен төзү, файдалы һәм ташламалы кредит алу, лекцияләр, мәкаләләр һәм китаплар өчен тиешле гонорарларны арттыру, карта, бильярд уеннарында алдан фаразлап оттыру, казинода «очраклы» оту, бурычны кичерү, аренда түләүләрен киметү, фиктив иминиятләштерү, ришвәт алучыга билгеләнгән банк кертеме буенча процент ставкаларын арттыру яки кредит буенча процент ставкаларын киметү һ.б.
Алдан бирелә торган ришвәт вазыйфаи затның эшкуар- ришвәт бирүченең табышыннан (кеременнән) даими чигерүләр рәвешендәге ришвәтне системалы алуы, ришвәт алучы һәр тапкыр аның яисә аңа карата гомуми яклау күрсәткән очракта.


ришвәт алган өчен кемнәр

җинаять җаваплылыгына тартыла ала?
Ришвәт алучы итеп бары вазыйфаи зат – оештыру-боерык бирү яисә административ-хуҗалык функцияләрен гамәлгә ашыра торган хакимият вәкиле яки түрә генә танылырга мөмкин.
Хакимият вәкиле – төрле дәрәҗәдәге дәүләт яки муниципаль

хезмәткәр – өлкә яки шәһәр администрациясе, мэрия, министрлык һәм ведомство, төрле дәүләт учреждениесе, хокук саклау органы, хәрби часть яисә хәрби комиссариат хезмәткәре, судья, прокурор, тикшерүче,

закон чыгару органы һ.б.
Оештыру-боерык бирү яисә административ-хуҗалык функцияләрен гамәлгә ашыра торган зат – дәүләт һәм муниципаль орган, торак-эксплуатация конторасы, ремонт-эксплуатация участогының финанс һәм хуҗалык бүлекчәсе җитәкчесе, дәүләт эксперт, хәрби хезмәткә чакыру яки имтихан комиссиясе әгъзасы, мәктәп директоры яисә уку-укыту бүлеге мөдире (завуч), югары уку йорты ректоры һәм факультет деканы, хастаханә һәм сырхауханә баш табибы һ.б.

Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасы

Татарстан Республикасы «Татмедиа» массакүләм коммуникацияләр агентлыгы

сатып алу нәрсә ул?
Сатып алу коммерцияле һәм коммерцияле булмаган предприятие һәм оешмаларда идарә итү функцияләрен гамәлгә ашыра торган затка коммерцияле фирма яки дәүләт унитар предприятиесе директорына, директор урынбасарына, акционерлык җәмгыятенең директорлар советы рәисе һәм әгъзасына, кооператив башлыгына, иҗтимагый яки дини берләшмә, фонд, коммерцияле булмаган партнерлык җитәкчесенә, сәяси партия лидерына һәм җитәкчелек функцияләрен башкаручы затка һ.б. бирелгән ришвәт.
Коммерцияле сатып алу (РФ ҖКның 204 статьясы) – коммерцияле яки башка оешмада идарә итү функцияләрен гамәлгә ашыра торган затка акчалар, кыйммәтле кәгазьләр, башка төрле мөлкәтне законсыз бирү, шулай ук ришвәт бирүче мәнфәгатьләрендә аңа гамәл кылу (гамәл кылмау) өчен мөлкәти характердагы хезмәтләрне законсыз күрсәтү.
Һөнәри спорт һәм ташламалы коммерцияле конкурсларда катнашучы һәм оештыручыларны сатып алу – сатып алуның аерым төре булып тора (РФ ҖКның 184 статьясы). Ул спортчылар, спорт судьялары, тренерлар, команда җитәкчеләре, шулай ук һөнәри спорт ярышларында катнашучылар яисә оештыручыларның, шул исәптән жюри әгъзалары тарафыннан законсыз бүләкләр бирү һәм алу очраклары белән бәйле.

Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасы

Татарстан Республикасы «Татмедиа» массакүләм коммуникацияләр агентлыгы

ришвәт алган яисә коммерцияле сатып алган өчен җаваплылык
Россия Федерациясе Җинаять кодексының 290 статьясы.  


  1. Әгәр мондый гамәл кылу (гамәл кылмау) вазыйфаи затның хезмәт вәкаләтләренә кергән очракта яисә ул вазыйфасы буенча мондый гамәл кылуга (гамәл кылмауга) ярдәм күрсәтү мөмкинлеге булган очракта, вазыйфаи затның шәхсән үзе яисә арадашчы аркылы ришвәт бирүче яисә ул тәкъдим итә торган затлар файдасына гамәл кылу (гамәл кылмау) өчен акча, кыйммәтле кәгазьләр, бүтән төрле мөлкәт яисә мөлкәти характердагы байлыклар кебек ришвәт алуы өчен, шулай ук гомуми яклау яки хезмәт урыны буенча ирек куючылык өчен

100 меңнән алып 500 мең сумга кадәр яисә хөкем ителүченең 1 елдан алып 3 елга кадәр хезмәт хакы яисә башка кереме күләмендә штраф яки 3 елга кадәр аерым вазыйфаларны биләү яисә аерым төр эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итеп 5 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

2. Законсыз гамәл кылу (гамәл кылмау) өчен ришвәт алган вазыйфаи затка 3 елга кадәр аерым вазыйфаларны биләү яисә аерым төр эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итеп 3 елдан 7 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

3. Әлеге статьяның беренче яисә икенче өлешләрендә каралган, Россия Федерациясе дәүләт вазыйфасын яисә Россия Федерациясе субъекты дәүләт вазыйфасын, шулай ук җирле үзидарә органы башлыгы тарафыннан кылынган гамәлләр өчен өч елга кадәр аерым вазыйфаларны биләү яисә аерым төр эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итеп 5 елдан 10 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

4. Әлеге статьяның беренче, икенче яисә өченче өлешләрендә каралган гамәлләр түбәндәгерәвештә:
а) бер төркем затлар тарафыннан алдан килешеп яисә оешкан җинаятьчел төркем тарафыннан;

б) ришвәт янап;


в) эре күләмдә
кылынган очракта – 1 миллион сумга кадәр яисә хөкем ителүченең 5 елга кадәр хезмәт хакы яисә башка кереме күләмендә штраф яисә ансыз 7 елдан 12 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.  
    

Искәрмә. Эре күләмдәге ришвәт булып 150 мең сумнан артып киткән акча суммасы, кыйммәтле кәгазьләрнең бәясе, мөлкәти характердагы башка милек һәм байлыклар санала.
 
Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасы

Татарстан Республикасы «Татмедиа» массакүләм коммуникацияләр агентлыгы




ришвәт бирү
Россия Федерациясе Җинаять кодексының 291 статьясы
1. Вазыйфаи затка шәхсән үзең яисә арадашчы аркылы ришвәт биргән өчен 200 мең сумга кадәр яисә хөкем ителүченең 18 айга кадәр хезмәт хакы яисә башка кереме күләмендә штраф, 1 елдан 2 елга кадәр вакытка төзәтү эшләре, яки 3 айдан алып 6 айга кадәр арест салу, яки 3 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.
 2. Вазыйфаи затка аның тарафыннан күрәләтә законсыз гамәлләр кылу (гамәл кылмау) өчен ришвәт биргән өчен 100 меңнән алып 500 мең сумга кадәр яисә хөкем ителүченең 1 елдан алып 3 елга кадәр хезмәт хакы яисә башка табышы күләмендә штраф яисә 8 елга кадәр иректән иәхрүм итү каралган.

Искәрмә. Ришвәт вазыйфаи зат тарафыннан янап алу яисә ришвәт бирергә мәҗбүр булган зат ришвәт бирүе турында җинаять эшен кузгату хокукына ия булган органга ирекле рәвештә хәбәр итсә, әлеге зат җинаять җаваплылыгыннан азат ителә.
КОММЕРЦИЯЛЕ САТЫП АЛУ
Россия Федерациясе Җинаять кодексының 204 статьясы

Акча тапшыру һәм мөлкәти характердагы хезмәтләр күрсәтү (РФ ҖКның 204 статьясындагы 1 һәм 2 өлешләр)
Бер төркем затлар тарафыннан алдан килешеп кылынган җинаять өчен:

4 елга кадәр иректән мәхрүм итү;

3 айдан 6 айга кадәр арест салу;

3 елга кадәр ирекне чикләү;

100 меңнән алып 300 мең сумга кадәр күләмдә штраф яисә хөкем

ителүченең 1 елдан алып 2 елга кадәр кереме күләмендә штраф каралган.
Бер зат тарафыннан кылынган җинаять өчен:

2 елга кадәр иректән мәхрүм итү;

2 елга кадәр ирекне чикләү;

200 мең сумга кадәр күләмдә штраф яисә хөкем ителүченең

18 айга кадәр кереме күләмендә штраф;

2 елга кадәр аерым вазыйфаларны биләү яисә аерым төр эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итү каралган.

Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасы

Татарстан Республикасы «Татмедиа» массакүләм коммуникацияләр агентлыгы
Акча алу һәм мөлкәти характердагы хезмәт күрсәтүләрдән файдалану (РФ ҖКның 204 статьясындагы 3 һәм 4 өлешләр)
Акча янамыйча бер зат тарафыннан кылынган җинаять өчен:

3 елга кадәр иректән мәхрүм итү;

3 елга кадәр ирекне чикләү;

100 меңнән алып 300 мең сумга кадәр күләмдә штраф;

хөкем ителүченең 1 елдан алып 2 елга кадәр табышы күләмендә штраф;

2 елга кадәр аерым вазыйфаларны биләү яисә аерым төр эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итү каралган.

Бер төркем затлар тарафыннан алдан килешеп яки акча янау белән бәйле рәвештә кылынган җинаять өчен:

5 елга кадәр иректән мәхрүм итү;

100 меңнән алып 500 мең сумга кадәр күләмдә штраф;

хөкем ителүченең 1 елдан алып 3 елга кадәр кереме күләмендә штраф;

5 елга кадәр аерым вазыйфаларны биләү яисә аерым төр эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итү каралган.

арадашчы аркылы ришвәт БИРҮ яки сатып алу
Ришвәт еш кына арадашчы аркылы тапшырыла һәм алына. Россия Федерациясе Җинаять кодексында арадашчылар җинаятьтә астыртын булышлык күрсәтүчеләр буларак карала.

Коммерцияле сатып алу шулай ук арадашчы аркылы да башкарылырга мөмкин. Әлеге арадашчылар ролендә кул астындагы хезмәткәрләр, бизнес буенча хезмәткәрләр, махсус ялланган затлар һәм Җинаять кодексы тарафыннан җинаятьтә астыртын булышлык күрсәтүчеләр буларак каралган башка затлар була ала.
Ришвәт биргән яки коммерцияле сатып алуны кылган граждан түбәндәге очракларда җинаять җаваплылыгыннан азат ителергә мөмкин:

акча янау факты билгеләнсә;

граждан кылган гамәле турында хокук саклау органнарына ирекле хәбәр итсә.

Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасы



Татарстан Республикасы «Татмедиа» массакүләм коммуникацияләр агентлыгы

Хокук саклау органнарына бу хакта башка чыганаклардан мәгълүм булса, ришвәт бирү яки коммерцияле сатып алу турындагы гариза ирекле була алмый.
Ришвәт янау яки коммерцияле сатып алу турындагы күрәләтә ялган әләк Россия Федерациясе Җинаять кодексында җинаять дип санала, 306 статья нигезендә моның өчен 6 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.
Ришвәт янау турыдан-туры һәм кыек таләп итү төрләрендә башкарылырга мөмкин.
игътибар!

Компрометацияләү максатында сезне ришвәт бирергә этәрергә мөмкиннәр!

Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасы

Татарстан Республикасы «Татмедиа» массакүләм коммуникацияләр агентлыгы
ришвәт янау яки ришвәт алу

(сатып алу) очракларында нишләргә?
Сезгә куелган шартларны (акча күләме, товарлар исемлеге һәм хезмәт күрсәтүләрнең характеры, ришвәтне бирү вакыты һәм ысулы, коммерцияле сатып алу төрләре, мәсьәләләрне хәл итүнең эзлеклелеге һ.б.) игътибар белән тыңларга һәм төгәл хәтерләп калырга.

Үзеңне сак, итәгатьле тотарга, ришвәтне бирүдән яисә коммерцияле сатып алудан баш тарту буларак кабул ителерлек кискен тискәре фикерләр белдерүдән сакланырга.

Ришвәтне тапшыру вакыты һәм урыны турындагы мәсьәләне дәүләт хезмәткәре белән чираттагы очрашуга кадәр күчерергә тырышыгыз, киләсе очрашу өчен үзегезгә яхшы таныш урынны тәкъдим итегез.

Ришвәт бирү яки коммерцияле сатып алуны гамәлгә ашырырга ризалыгыгыз булган очракта Сезнең мәсьәләләрегезнең хәл ителү гарантияләре белән кызыксыныгыз.

Әңгәмә барышында инициативаны үз өстегезгә алмыйча, ришвәт алучыга сөйләү, Сезгә мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат хәбәр итү мөмкинлеген калдырыгыз.
кылынган акча янау фактыннан соң нинди адымнар ясарга?
Сезгә үзегезнең гражданлык позициясе, әхлакый принципларыгыз, намусыгыз кушканча һәм тормыш тәҗрибәсенә таянып карар кабул итәргә кирәк. Ошбу сәбәпле Сезгә киләчәк гамәлләрнең ике варианты тәкъдим ителә:

Беренче вариант: акча янаучы белән барлык төр элемтәләрне туктату, җинаятькә барудан баш тартуыгыз турында белдерү һәм Сезнең мәсьәләгезнең хәл ителмәячәге, ә акча янаучының алга таба да җаваплылыкка тартылмыйча кешеләрдән көлүе, үз даирәсен шундый ук теләктәшләр һәм коррупциячел элемтәләр белән уратуына килешү.

Икенче вариант: әлеге явызлыкны һәр тәгаен очракта җиңүнең мөмкинлеген һәм әһәмиятен аңлап, төрле очракларда кешенең үзенең гомумкешелек сыйфатларын саклап калырга һәм җинаять юлына басмаска тиешлеген аңлап, коррупция алучыларга – ришвәт алучыларга һәм акча янаучыларга аяусыз көрәш юлына басарга.

Һәр кеше үз карашында ирекле. Ләкин, шулай да, ирекле шәхес буларак, ул явызлык өчен җәза бирелергә тиешлекне аңларга тиеш. Шуңа күрә икенче вариант әхлак һәм хокук нормалары белән килештерелә.

Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасы

Татарстан Республикасы «Татмедиа» массакүләм коммуникацияләр агентлыгы

Әгәр Сез коррупциягә каршы көрәш карарын кабул итсәгез,

сез эшләргә тиешле гамәлләр
Үз теләгегез белән Сез телдән мөрәҗәгать яисә язмача гариза белән яшәү урыныгыз буенча хокук саклау органнарына яки аларның югары инстанцияләренә мөрәҗәгать итә аласыз:

Эчке эшләр органнарына – район яки шәһәр милиция бүлекләренә (бүлекчәләре, идарәләре), икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш бүлекләре (идарәләре), оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш бүлекләре (идарәләре), Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы (420111, Казан шәһәре, Дзержинский ур., 19 йорт);

Прокуратура органнарына – район яки шәһәр прокурорына, Татарстан Республикасы прокурорына (420111, Казан шәһәре, Кремль ур., 14);

Россия Федерациясе прокуратурасы каршындагы Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсенә;



Куркынычсызлык органнарына – Татарстан Республикасы буенча Федераль Куркынычсызлык Хезмәте Идарәсенең район һәм шәһәр бүлекләренә;
Эчке эшләр, прокуратура, тикшерү комитеты, Федераль Куркынычсызлык хезмәте һәм башка хокук саклау органнары хезмәткәрләре ришвәт янап алганда Сез турыдан-туры аларның шәхси куркынычсызлык бүлекчәләренә яисә түбәндәге инстанцияләренә мөрәҗәгать итә аласыз:

Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгы

(Мәскәү, Житная ур., 16 йорт; Мәскәү, Садовая-Сухаревская ур., 11 йорт),

Россия Федерациясе Генераль прокуратурасына

(Мәскәү, Большая Дмитровка ур., 15А йорт),

Федераль Куркынычсызлык хезмәте (Мәскәү, Кузнецкий мост, 22 йорт)
РФ Генераль прокуратурасы, РФ Эчке эшләр министрлыгы, РФ Федераль Куркынычсызлык хезмәте, шулай ук РФнең наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча Федераль хезмәте һәм РФнең Федераль таможня хезмәтенең тиешле боерыклары белән гражданнардан җинаятьләр турындагы хәбәрләрне алганда аларга тиешле талон-уведомление бирү күздә тотыла.
Хокук саклау органнарына аноним мөрәҗәгать - коррупциячел характердагы хокук бозулар турында хәбәр итүнең бер төре. Бу очракта хәбәрнең аноним булуын исәпкә алып, мөрәҗәгать итүче җавап алуга өмет итә алмый, шулай ук җинаять турындагы аноним мөрәҗәгать җинаять эше кузгатылу өчен нигез була алмый (РФ Җинаять-процессуаль кодексының 141 статьясындагы 7 пункт), әмма шулай да аноним мөрәҗәгать мәҗбүри рәвештә тикшерелә.
Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасы

Татарстан Республикасы «Татмедиа» массакүләм коммуникацияләр агентлыгы



сезгә түбәндәгеләрне эшләү зарур
Сездән ришвәт янау турындагы хәбәр белән мөрәҗәгать иткән хокук саклау органы җитәкчесенә приёмга барырга.

Сездән ришвәт яисә коммерцияле сатып алу янау факты турында гариза язарга, гаризада түбәндәгеләрне күрсәтү зарур:

Сездән ришвәт янаган вазыйфаи затның фамилиясе, исеме, атасының исеме, вазыйфасы, учреждение исеме (яисә сезне сатып алырга теләк белдергән коммерцияле структура вәкиленең фамилиясе, исеме, атасының исеме);

Ришвәтнең (сатып алуның) суммасы һәм коррупция характеры;



Конкрет нинди гамәлләр кылу (гамәлләр кылмау өчен) сездән акча яныйлар яисә коммерцияле сатып алуны гамәлгә ашыралар;

Ришвәтне бирү яисә коммерцияле сатып алу кайсы вакытта, кайсы урында һәм ни рәвешле гамәлгә ашырылырга тиеш.
хокук саклау органнарына язылырга тиешле гариза тексты үрнәге
________ Эчке эшләр бүлеге

җитәкчесе Иванов И.И.га

Энск шәһәре, Энск урамы, 1 йорт

1 фатирда яшәүче граждан

Петров П.П.дан


Гариза
Мин, Петров Петр Петрович, түбәндәгеләр турында хәбәр итәм: 2008 елның 13 маенда район хастаханәсе баш табибы Сидоров С.С. минем бертуган абыем Петров Михаил Петровичны дәвалаган өчен 20 майга кадәр 20 мең сум күләмендә акча тапшыру шарты куйды. Әлеге таләп үтәлмәгән очракта минем абыемны стационарга кабул итүдән һәм операция ясаудан баш тартачаклар. Таләп ителгән акчаны тапшыру Сидоровның эш кабинетында башкарылырга тиеш. Моңарчы мин аңа шалтыратырга һәм очрашу вакыты турында килешергә тиеш.

2008 елның 17 мае
Мин Петров Петр Петрович күрәләтә ялган хәбәр өчен РФ ҖКның 306 статьясы буенча җинаять җаваплылыгы турында хәбәрдар.

(имза) Петров П.П.
Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасы

Татарстан Республикасы «Татмедиа» массакүләм коммуникацияләр агентлыгы




боларны белү зарур
Коррупциячел җинаятьләр турындагы телдән мөрәҗәгатьләр һәм язма гаризалар, җинаятьнең кылыну урыны һәм вакытына карамастан, хокук саклау органнарында тәүлек буе кабул ителә.
Сезне эчке эшләр органының кизү бүлегендә, прокуратура органнарының кабул итү бүлмәсендә, тикшерү комитетында, Федераль куркынычсызлык хезмәтендә тыңларга һәм телдән яисә язмача мөрәҗәгатегезне кабул итәргә тиешләр. Шул ук вакытта Сез гаризагызны кабул иткән хезмәткәрнең фамилиясе, вазыйфасы һәм эш телефоны белән кызыксынырга тиеш.
Сез үз гаризагызның хокук саклау органнарында кабул ителүен һәм теркәлүен раслаган күчермәсен яисә гаризагызны кабул иткән хезмәткәр турындагы мәгълүматлар, аның имзасы, теркәлү номеры, хокук саклау органы исеме, адресы һәм телефоны, гаризаны кабул итү көне күрсәтелгән талон-хәбәрнамә алу хокукына ия.
Хокук саклау органнарында Сездән кабул ителгән мөрәҗәгатьне (гаризаны) кичекмәстән теркәргә һәм РФ Җинаять-процессуаль кодексы таләпләре нигезендә процессуаль гамәлләр башкару өчен югары җитәкчеләргә хәбәр итәргә тиешләр.
Сез үзегезнең гаризагызны тикшерү йөкләнгән хокук саклау органында күрелә торган чаралар характеры турында белешү, шулай ук тиешле бүлекчә җитәкчесенең Сезне кабул итү, яисә Сезнең хокуклар һәм законлы мәнфәгатьләргә кагылышлы мәсьәләләр буенча тулырак мәгълүмат алу хокукына ия.
Сездән коррупциячел җинаять турында мәгълүмат (гариза) алудан баш тарткан очракта, Сез әлеге законсыз гамәлләр өчен югары (район, шәһәр, республика, федераль) инстанцияләргә шикаять бирү, шулай ук хокук саклау органнары хезмәткәрләренең законсыз гамәлләре өчен хокук саклау органнары һәм көч структуралары хезмәткәрләре эшчәнлегенә прокурор күзәтчелеген гамәлгә ашыручы Татарстан Республикасы прокуратурасына, Россия Федерациясе Генераль прокуратурасына шикаять бирү хокукына ия.
Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасы

Татарстан Республикасы «Татмедиа» массакүләм коммуникацияләр агентлыгы



Казанда коррупциягә каршы көрәш буенча

«Кайнар ЛИНИЯ» телефоннары

Татарстан Республикасы Прокуратурасы

(843) 291 19 25
Татарстан Республикасы Прокуратурасының Коррупциягә каршы көрәш турындагы законнарның башкарылуына күзәтчелек итү бүлеге

(843) 291 19 36
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы

(843) 291-32-17
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе

(843) 291-20-02, (843) 291-32-60
Татарстан Республикасының Коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру бүлеге

(843) 567 88 69
Татарстан Республикасы «ТАТМЕДИА» массакүләм коммуникацияләр агентлыгы

(843) 570 31 05
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча тәүлек буе эшли торган «ышаныч телефоны»

052

Коррупциягә каршы нәтиҗәлерәк көрәшү өчен Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгында даими яңартылучы

(www.mvd.tatar.ru) сайтта Интернет-кабул итүгә, гражданнар коррупциячел җинаять турында (шулай ук аноним да) үзләренә мәгълүм фактларны хәбәр итә алалар.

Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасы

Татарстан Республикасы «Татмедиа» массакүләм коммуникацияләр агентлыгы

Татарстан республикасы шәһәр һәм районнарында коррупция белән көрәшү буенча «КАЙНАР ЛИНИЯ» ТЕЛЕФОННАРЫ



Әгерҗе районы


Прокуратура – (85551) 2-18-40

(85551) 2-18-53





Азнакай районы


Прокуратура – (85592) 7-14-00

Район эчке эшләр бүлеге – (85592) 7-02-02

Икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе – (85592) 7-02-33



Аксубай районы


Хакимият – (84344) 2-85-04

Исполком - (84344) 2-86-51

Прокуратура - (84344) 2-72-62

Район эчке эшләр бүлеге - (84344) 2-74-53




Актаныш районы


Прокуратура - (85552) 3-15-44




Алексеевск районы


Хакимият – (884341) – 2-42-50

Прокуратура – (884341) 2-49-43

Район эчке эшләр бүлеге – (884341) 2-43-98



Әлки районы


Хакимият - (84346) 2-17-56

Прокуратура – (84346) 2-07-39

Район эчке эшләр бүлеге - (84346) 2-01-02



Әлмәт районы


Прокуратура – (8553) 32-59-43, (52)

Икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе – (8553) 32-61-11 (15, 17)





Апас районы


Хакимият – (84376) 2-14-55

Прокуратура – (84376) 2-16-76

Район эчке эшләр бүлеге – (84376) 2-15-75



Арча районы


Хакимият – (84366) 3-10-44

Прокуратура – (84366) 3-16-80

Район эчке эшләр бүлеге – (84366) 3-12-02



Әтнә районы





Хакимият – (84369) 2-10-60

Прокуратура – (84369) 2-15-71




Баулы районы





Райиcполком – (85569) 5-51-00

Район эчке эшләр бүлеге – (85569) 5-71-05




Балтач районы


Хакимият – (84368) 2-51-37

Прокуратура- (84368) 2-62-44

Район эчке эшләр бүлеге - (84368) 2-53-42



Бөгелмә районы




Прокуратура – (85594) 6-77-14, 6-90-53

Район эчке эшләр бүлеге - (85594) 9-62-71,

6-94-30



Буа районы


Прокуратура – 3-20-62

Район эчке эшләр бүлеге - 3-16-81





Югары Ослан районы


Хакимият – (84379) 2-23-15; 2-12-67

Прокуратура - (84379) 2-12-46

Эчке эшләр бүлеге - (84379) 2-12-64



Биектау районы





Хакимият – (84365) 2-30-85

Прокуратура – (84365) 2-35-36




Чүпрәле районы


Район эчке эшләр бүлеге – (884375) – 2-20-45; 2-27-44


Алабуга районы


Хакимият – (85557) 3-86-33

Прокуратура (85557) - 4-55-72

Эчке эшләр бүлеге (85557) – 7-84-09, 7-84-08

Икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш идарәсенең районара бүлеге (85557) -7-84-38




Зәй районы


Район эчке эшләр бүлеге – (85558) 7-14-78,

7-15-37


Ышаныч телефоны (85558) 7-28-50



Зеленодольск районы


Хакимият – (84371) 4-30-00

Икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе – (84371) 4-41-05

Ышаныч телефоны – (843) 292-00-17



Кайбыч районы


Прокуратура – (84370) 2-10-64

Район эчке эшләр бүлеге – (84370) 2-11-40, (41)




Кама Тамагы районы


Хакимият (84377) 2-11-51

Прокуратура – (84377) 2-13-73

Район эчке эшләр бүлеге – (84377) 2-14-71



Кукмара районы





Прокуратура – (84364) 2-65-51

Район эчке эшләр бүлеге – (84364) 2-70-80




Лаеш районы


Хакимият – (84378) 2-51-42

Прокуратура – (84378) 2-55-49

Район эчке эшләр бүлеге – (84378) 2-52-74



Лениногорск районы


Хакимият - (85595) 5-18-61, (67)

Прокуратура – (85595) 5-15-04;5-59-59

Район эчке эшләр бүлеге – (85595) 2-72-21

Суд - (85595) 5-33-87, (88)




Мамадыш районы


Прокуратура - (85563) 3-46-87

Район эчке эшләр бүлеге - (85563) 3-13-76,

3-11-83



Менделеевск районы


Ышаныч телефоны – (85549) 2-24-00


Минзәлә районы


Прокуратура – (85555) 3-10-80, 3-23-07

Район эчке эшләр бүлеге – (85555) 3-18-08




Мөслим районы


Хакимият - (85556) 2-45-00

Эчке эшләр бүлеге – (85556) 2-42-02

Редакция - (85556) 2-55-00



Түбән Кама районы


Прокуратура - (8555) 44-70-42,

Эчке эшләр идарәсе (8555) 31-96-96,

Икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе (8555) 38-26-45, 89274755903



Яңа Чишмә районы


Прокуратура - (84348) 2-31-80

Район эчке эшләр бүлеге – (84348) 2-26-73

Редакция - (84348) 2-21-46




Нурлат районы


Район эчке эшләр бүлеге - (84345) 2-46-47,

2-11-25


Икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш бүлеге - (843) 291-20-02




Питрәч районы


Хакимият - (84367) 3-02-02

Прокуратура - (84367) 3-26-00

Район эчке эшләр бүлеге - (84367) 3-03-03



Балык Бистәсе районы


Хакимият - (84361) 2-21-13

Прокуратура - (84361) 2-26-92

Район эчке эшләр бүлеге - (84361) 2-21-02



Саба районы





Хакимият - (84362) 2-34-09

Прокуратура – (84362) 2-32-80






Сарман районы


РТ буенча РФ Прокуратурасы - (843) 291-19-25

Икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш бүлеге – (85559) 2-48-91

Район эчке эшләр бүлеге – (85559) 2-44-39



Спас районы


Хакимият - (84347) 3-10-28

Прокуратура - (84347) 3-09-42

Район эчке эшләр бүлеге – (84347) 3-00-18



Тәтеш районы





Хакимият - (84373) 2-62-72

Прокуратура – (84373) 2-83-11

Район эчке эшләр бүлеге – (84373) 2-87-28



Тукай районы


Хакимият - (8552) 70-13-97,70-36-50

Прокуратура - (8552) 71-38-94

Район эчке эшләр бүлеге – (8552) 71-44-81

Икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе – (843) 291-32-60; 291-56-06




Теләче районы


Хакимият - (84360) 2-16-07

Прокуратура – (84360) 2-12-46

Район эчке эшләр бүлеге - (84360) 2-13-57



Чирмешән районы


Хакимият - (84396) 2-58-42

Прокуратура - (84396) 2-57-70

Район эчке эшләр бүлеге – (84396) 2-54-39



Чистай районы


Хакимият - (84342) 5-05-36

Прокуратура – (84342) 5-07-65




Ютазы районы


Район советы - (85593) 2-81-30,

Прокуратура - (85593) 2-67-29, 2-69-79

Район эчке эшләр бүлеге - (85593) 2-66-02

Иҗтимагый совет - (85593) 2-78-17



Редакция - (85593) 2-76-65, 2-80-69



Каталог: file
file -> Шығыс Қазақстан облысындағы мұрағат ісі дамуының 2013 жылдың негізгі бағыттарын орындау туралы есеп
file -> Анықтама-ұсыныс үлгісі оқу орнының бланкісінде басылады. Шығу n күні 20 ж
file -> «Шалғайдағы ауылдық елді мекендерде тұратын балаларды жалпы білім беру ұйымдарына және үйлеріне кері тегін тасымалдауды ұсыну үшін құжаттар қабылдау» мемлекеттік қызмет стандарты
file -> «Наркологиялық ұйымнан анықтама беру» мемлекеттік көрсетілетін қызмет стандарты Жалпы ережелер «Наркологиялық ұйымнан анықтама беру»
file -> Регламенті Жалпы ережелер 1 «Мұрағаттық анықтама беру»
file -> «бекітемін» Шығыс Қазақстан облысының тілдерді дамыту жөніндегі басқармасының басшысы А. Шаймарданов
file -> «бекітемін» Шығыс Қазақстан облысының тілдерді дамыту жөніндегі басқармасының бастығы А. Шаймарданов
file -> Шығыс Қазақстан облысының тілдерді дамыту жөніндегі басқармасының 2012 жылға арналған операциялық жоспары
file -> Тарбағатай ауданының ішкі саясат бөлімі 2011 жылдың 6 айында атқарылған жұмыс қорытындысы туралы І. АҚпараттық насихат жұмыстары


Достарыңызбен бөлісу:
  1   2


©netref.ru 2019
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет